03.03.2014 Мәдәният
Раушания Фәйзуллина – 50 яшь (ФОТО)
Халыкчан, чын мәгънәсендә халык артисты Раушания Фәйзуллина декабрь аенда 50 яшен билгеләп үткән иде. Театрда юбилей тантанасы У.Шекспирның “Ромео һәм Джульетта” спектакле белән үтте.
30 елга якын Әлмәт татар дәүләт драма театрының әйдәп баручы актрисасы бай иҗади тормыш белән яши. Аның уенында халыкчан рух, самимилек, җанлылык, юмор байлыгы, хисләр гадилеге, тулылыгы, киеренкелеге өстенлек ала. Фәтхи Бурнашның “Яшь йөрәкләр”ендәге Мәфтүхә, Ибраһим Абдуллинның “Тиле яшьлек”тәге Шифабикә, Сайдә, Сандугач, Галимҗан Ибраһимовның “Татар хатыны ниләр күрми?”дәге Сабира, Нурихан Фәттахның “Сармат кызы Сәринә”дәге Сәринә, Мирхәйдәр Фәйзинең “Ак калфак”ындагы Җиһан, Фоат Садриевнең “Безнең авыл кызлары”ндагы Бибинур, Флорид Бүләковның “Әбиләргә ни җитми?”дәге Әкълимә, Мостай Кәримнең “Кыз урлау”дагы Уңганбикә һәм башка күп кенә образлары тамашачы күңеленә үтеп керде һәм уены белән аның исендә калды. Кәрим Тинчурин исемендәге республика театр фестивалендә “Банкрот” (Г.Камал) спектаклендәге Гөлҗиһан, Кама аръягы төбәгенең театр фестивалендә “Кодача”дагы (З.Исмәгыйлов) Шәмсия образлары “Иң яхшы хатын-кыз образы” номинацияләрендә билгеләнде. Табигыйлык, үзенчәлекле, аеруча кәмиткә тартым таланты, һәр роленә күңел биреп уйнавы Татарстанның халык артисты Раушания Фәйзуллинаны популяр итә, таныта да инде. Аннан куәт, көр күңел бөркелеп тора.
Күптән түгел Раушания Фәйзуллинаның халыкка якынлыгын раслаучы тагын бер фактка тап булдым. Менә өч ел инде ул ике бүлмәле фатирының бер бүлмәсенә әллә нинди музейлар кызыгырлык экспонатлар туплый башлаган. Дөресе кунак бүлмәсендә урын шактый тарайган инде. Биредә халык тормышын, борынгыларның яшәешен, көнкүрешен тасвирлаган экспонатлар тупланган. Тарихи ядкәрләр сакланган бүлмәдә заман әсбапларыннан плазма телевизор да, диварга эленгән Коръән сүрәсе. Кандилләре дә заманныкы, ләкин стиле барыбер “теге” вакытларны хәтерләтә.
- Электән килгән чигү, тегү кебек һөнәрләр белән мәшгуль булганга 3 ел элек шундый “тарихлырак” экспонатлар җыеп, кызык ясау фикере туды. Борынгы әйберләр белән мавыга башлавымны белгән дусларым, танышларым, шәһәр күршеләрем, авылныкылар (Арча районының Симетбаш авылы) бик кадерле әйберләрен дә кызганмады, - дип таныштыра башлады “музей мөдире”.
Чигү дигәннән, бүлмә тәрәзәләрендә кыйммәтле челтәрләр түгел, ә ак тукымага җете төсләр белән оста чигелгән кашагалар. Кул җылысы, самимилек сәбәпче - затлылыгы өрфиядән ким түгел. Кызыксынучыларның күзе бер әйбердән икенчесенә күчә. Түрдә ак мич тора. Мич авызында чүлмәкләр, чабагач. Янына ипи көрәге сөялгән.
-Элек әбиләр-әниләр менә шундый агач күәс чиләгендә ипи баса торганнар иде. Әнә тегесен таныйсызмы, - дип хуҗабикә иләккә тартым, ләкин төбе юан җептән эре челтәрле формага күрсәтте. – Баскан камырны шушында салып күперткәннәр инде. Аннан соң көрәккә салып мичкә тыкканнар.
Ул төрткән почмактагы “экспозиция”дә авылдашлары, әтисе ясаган чиләкләр, ике латунь самавыр, чуен чәйнек, җиз тәлинкә, примус урын алган.
-Менә бу примусны - керәчинкәне авылдагы күрше бирде. Моннан да борынгырагы бар, бирми бит, торсын әлегә, ди.
Монда шулай ук май яза торган гөбе, катык ясый торган савыт, төрле зурлыктагы җилпучлар, кул тегермәне, биек кенә үрелгән кәрҗин эчендә әллә ничә дистә литрлы пыяла шешә (керосин, я кислота салына торган), чабата, бишек, тал читән (радиаторын капларга ясаткан булган), казык башында балчык чүлмәк, коелган бала кровате күзгә ташлана.
-Минем хыялым - элеккеге туку станогы. Менә без аны җыеп бетерә яздык, бер нәмәрсәсе генә җитми, - дип аңлатма бирде Раушания ханым. Станок астындагы үргән кәрҗиндә төрле җепләр, бәйләнгән башмаклар да бар. “Йөрегән аякка йон иярә” диләрме? Яшел җирлеккә ал һәм сары төсләрдән чәчәкләп бәйләнгән бер башмакны минем аякка да “ияртте” хуҗабикә.
Икенче бер почмакта сәнгать белән бәйле экспонатлар урнашкан. Гармун, патефон, скрипкә, кубыз, авыз гармуны, читек-кәвешләр, өлкән буын актриса Диләрә Хисаметдинова бүләк иткән сәхнә күлмәге, чигүле алъяпкычы, калфаклар коллекциясендә “Банкрот”, “Ак калфак” спектакльләре өчен үзе чиккәннәре дә, якташлары бүләк итеп биргәннәре дә бар.
Игътибар тартканы – йозаклы, өсте пыяла тартма. Бирегә экспонатларның тагын да затлылары җыелган.
-Безнең нигез урынында элек Кадыйр исемле бай ихатасы булган. Бакча казыганда әледән-әле менә шундый тәңкәләр чыга, - дип йозакны ачып җибәрде коллекционер. - Ике туган абый белән ярыша-ярыша җыябыз. Арада 1848, 1757 елда сугылганнары бар.
Спектакльләр өчен үзе ясаган чулпылар арасында әбисе Нәфисә истәлеге көмеш чулпы ята. Актриса Диләрә Хисаметдинованың ире, зәрканчылар нәселеннән булган Кави абый көмеш белән никель эретмәсе – мельхиордан ясаган брошьне да ядкарь итеп саклый. Хезмәттәшләре әйткәнчә, гомумән, көмеш эшләнмәләр – аның тагын бер мавыгуы. Төрле беләзекләр, алкалар моңа дәлил. Бу тартмада шулай ук кызы (Камал театры актрисасы Ләйсән Фәйзуллина. Л.М.) белән Италиядән, Әдрән диңгез буеннан җыйган гаҗәеп формадагы кабырчыкларны да күрергә мөмкин.
Бу көннәрдә Раушания Фәйзуллина туган ягы Арчага гастрольгә җыена. Театр репертуарындагы иң халыкчан һәм моңлы “Кызлар килде авылга” комедиясен артистлар 2 мартта Ташкичү авылында, 3есе көндез Арча педагогия көллиятендә, кичен Яңа Кенәр сәхнәсендә, 4енче мартта Арча мәдәният сараенда, 5есе көнне көндез Раушаниянең туган авылы Симетбашта, кичен Шушмабашта, 6ысы Яңа Кишеттә уйныйлар. Бу сәфәреннән Раушания буш кул белән кайтмас, Әлмәттәге фатир муззе тагы бер кызыклы экспонат белән баер, дип уйлыйм. Уңышлы сәфәрләр Сезгә!
1
2
3
4
5