27.02.2014 Авыл
Сыеры ачлы-туклы, сөте барлы-юклы
Алты елның дүртесендә корылыктан зыян күрсәк тә, терлек азыгын әзерләргә өйрәнеп киләбез бугай. Һәрхәлдә, печән, сенаж, силос һәм башка төр терлек азыгын җәйге чорда күп хуҗалыклар ел ярымга җитәрлек запас белән әзерләде. Тик ни өчендер яз ишек шакырга да өлгермәде, фермаларда инде катнаш азык, фураж җитмәү үзен сиздерә башлады.
Дөрес, киләчәкне кайгыртучылар алдан күрә белә. Андый хуҗалыкларда савым күләме арта баруы да шуны раслый. Россиядәге уңдырышлы җирнең 2,3 процентын биләп торучы республика узган ел 150 миллиард сумлык, ягъни илдәге тулаем авыл хуҗалыгы продукцияләренең 5 проценттан артыгын җитештерә алган икән, моңа сөенерлек. Шул исәптән мөгезле эре терлекнең баш саны буенча да Татарстан Россиядә иң алдынгы урыннарның берсен алып тора. Тик 2014 елга терлекчеләребез тагын да зуррак бурычлар куя. Аерым алганда, сөт җитештерү быел 2 миллион тоннадан артып китәргә тиеш. Моңа ирешү өчен бүгеннән җиң сызгану кирәк.
Кемдә – бүре, кемдә – шүре
Сыерның сөте – телендә дип тикмәгә генә әйтмиләр шул инде. Тәрбиягә карап малкайлар сөтне кызганмый анысы. Моның шулай булуына Әтнә, Саба, Балтач, Кайбыч, Буа һәм республиканың башка кайбер район хуҗалыкларының терлекчелек комплексларында булганда күп тапкыр инандым. Алдынгы хуҗалыкларда малкайлар турында тәүлек буена кайгырталар. Хуҗалык җитәкчеләренең эше дә көн саен терлекчелек комплексларында башлана. Сыер торакларындагы тәртипкә сокланмый мөмкин түгел. Азык рационына килгәндә, сыерның җаны ни тели, алларында шул. Ферма тирәсенә онытылганда бер килеп чыгучыларның эше әллә ни алга китми шул инде.
Андый җитәкчеләрне аңларга да була. Хәл ителмәгән проблемалар белән терлекченең күзенә ничек күренәсең ди? Бүген Чистай районы “Вамин Чистай”, “Сарсаз” агрофирмаларында, Аксубай районы “Вамин Аксу”, “Алтэкс”, Алексеевск районы “Ясная Поляна”, “Кызыл Шәрык-Агро”, “Нива”, Яңа Чишмә районы “Татарстан”, Нурлат районы “Нурлат сөте” хуҗалыкларының терлекчелек комплексларында рационны баету түгел, малларны ничек итеп язга кадәр асрап чыгу турында баш ватарга туры килә. Сыерны такы-токы гына ашатканнан соң, мул сөт тә көтеп булмый. Сөт булмагач, акча да юк шул инде.
Хәер, язга таба малларны ничек тукландырырбыз дигән сорау югарыда исемнәре чыкканнарны гына түгел, республиканың байтак хуҗалыкларын борчуга сала. Ел нәтиҗәләре буенча узган коллегиядә дә шул турыда сүз булды. Әле кайчан гына терлек азыгын күпләп әзерләдек дип үз-үзләрен юаткан, югарыга берсеннән-берсе зуррак саннар юллаган кайберәүләр бүген хафага калган. Язгы чорда малларга “кәгазь” ашатып булмас шул. Югыйсә 337 мөгезле эре терлеге булган Мамадыш районы “Шакирҗанов” крестьян-фермер хуҗалыгы кыш уртасында бер терлеккә 2,4 центнер азык белән ничек тыныч яши ала икән? Алабуга районы “Колос” хуҗалыгының да 4,9 центнер азык күрсәткече белән 478 баш малкайны язга кадәр исән-сау алып чыгуына ышануы авыр.
Данлы Актаныш районының кайбер хуҗалыклары да тыштан ялтырый, эчтән калтырый бугай. 1146 баш мөгезле эре терлеге булган “Саф” хуҗалыгында бер терлеккә нибары 4,9 центнер азык калып бара. “Чиялек” һәм “Нур” хуҗалыкларында да терлек азыгы белән хәлләр шәптән түгел. Бигрәк тә 1230 баш терлеге булган “Нур” хуҗалыгына язгы чорда кыенга туры килер, мөгаен.
Терлек азыгы буенча проблемалы хуҗалыклар буенча “рекорд” Лениногорск районында – 9 хуҗалыкта терлек азыгы бетүгә таба бара. Югыйсә 743 баш мөгезле эре терлеге булган “Ленин”, “Йолдыз” (615 баш), “Спартак” (798), “Сатурн-Урал”(493), “Чулпан” (455), “Маркс” (867), “Восходящая Заря” (456), “Союз-Агро” (402) һәм башка кайбер хуҗалыкларда ачлы-туклы сыердан мул продукция өмет итеп булмый. Бигрәк тә язгы чорда Лениногорск районы буенча сөт җитештерү күләме түбән тәгәрәве бер хәл, бу бит әлеге хуҗалыкларда хезмәт хакын вакытында бирү, язгы кыр эшләренә тулы әзерлек белән килү һәм башка бик күп мәсьәләләрдә төрле авырлыклар килеп чыгарга да мөмкин дигән сүз.
Булганының бәрәкәте бармы?
Республика хуҗалыкларында соңгы елларда гына да 300дән артык яңа терлекчелек биналары төзелде, искеләрендә төзәтү эшләре башкарылды. Федераль һәм республика программалары нигезендә дә бу юнәлештә зур эшләр башкарыла. Фермалар югары җитештерүчән заманча җиһазлар белән тәэмин ителә. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, якын араларда бу юнәлештә аеруча зур үсеш көтелә. Терлекчелек комплексларында 2013 елда 962 заманча саву җайланмалары булса, киләсе елда фермаларга тагын 450 шундый саву аппаратлары урнаштыру карала. Шулкадәр күләмдә танк-суыткычлар кайтартыла. Терлек азыгын төрле катнашмалар белән баланслап ашату өчен фермаларда булган азык әзерләү техникасына тагын шундый 450 җайланма өстәләчәк. Нәтиҗәдә савым сыерлар гына түгел, мөгезле эре терлекнең 50 проценттан артыгы төрле файдалы өстәмәләр белән баетылган азыклы булачак, диләр министрлыкта.
Республикада кайсы гына хуҗалыкны алсак та, терлеге барның – хөрлеге бар. Дәүләт тарафыннан ярдәм күләме әллә ни булмаса да, сөткә бәянең азмы-күпме арта баруы моңа уңай тәэсир ясамый калмыйдыр. Хәл итәсе мәсьәләләр дә бар. Коллегия утырышында Россия Дәүләт Думасы депутатларының иң беренче рәттә утыруын искә алыптыр, чыгыш ясаучылардан, “бездә дә, алга киткән чит илләрдәге кебек, җитештерүче, эшкәртүче һәм сатучы арасындагы мөнәсәбәтләрне гаделләштерүче закон кабул итәсе иде”, дигән тәкъдим яңгырады. Җитештерүченең кереме эшкәртүче һәм сатучыныкыннан бермә-бер артык булганда гына сөт җитештерү табышлы була ала. Бездә әле моның киресе күзәтелә...