|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.02.2014 Сәясәт
Татарстан үз фикерен белдерү өчен, Кырымга делегация җибәрә (ИСЕМЛЕК)Татарстан Дәүләт Советы делегациясе Кырым Автономияле Республикасы Югары Советына җибәрелә. Делегациясе составына ТР Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, ТР ДСның закон һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Рафил Ногуманов, ТР ДС депутатлары Виктор Бударин, Роберт Миннуллин кергән.
Нәкъ менә алар республика парламенты позициясен Кырым Автономияле Республикасы Югары Советы парламентарийларына җиткерергә тиеш була. Делегация, ТР Дәүләт Советында чираттан тыш утырыш тәмамлангач та, һава юлы белән сәфәргә чыгарга җыена.
Алия ҖАМАЛИЕВА |
Иң күп укылган
|