поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
26.02.2014 Юмор

Бәйрәм белән, гүзәл затлар!

Игътибарсызлыгым (бәлки артык игътибарлылыгым) аркасында, беркөн автобуста барганда, бер ханымны үпкәләттем. Шактый кабарынкы корсагына ымлап:

- Сез бик бәхетле. Сизеп торам: әйләнә-тирәдәге бөтен кыз-кыркын сезгә көнләшеп карый, - дидем ихлас елмаеп.

Минем сүздән соң ханым як-ягына каранып алды. Йөзеннән елмаю качты. Бит алмалары күзгә күренеп кызарды һәм, ниһаять, кара төскә керде.

- Хайван! – диде ул, тешен кызып һәм көрәк кадәр учы белән минем яңакка чылтыратты.

Нинди гаебем бар?! Мин аны йөкле хатын дип уйлаган идем бит...

Әйе, үпкәләде. Хатын-кызлар, гомумән, бик нечкә күңелле, тиз үпкәләүчән җан ияләре инде алар.

Бер-бер ялгыш гамәл кылып аларның хәтерен калдырмас өчен, ир-атлар берөзлексез баш вата. Менә тагын 8 нче март бәйрәме якынлаша. Нәрсә бүләк итәргә соң хатынга? Бизәнгечләрне яки кием-салымны үзләреннән башка алып кайтып кулларына тоттыру – мәгънәсезлек. Иманым камил, бүләгең хәтәр матур, моданың соңгы “чиелдавы” булса булсын, ләкин ул синең хатыныңа бөтенләй ошамаячак! Йорт кирәк-ярагы алып кайтасаң да, “үзең теләгән нәрсәне алырсың” дип, кулына күпмедер күләмдә акча тоттырсаң да шул ук хәл булачак. “Син моны болай да эшләргә тиеш идең! Башка хатыннарның ире кебек елга бер тапкыр бүләк тә бирә белмисең инде”, - дип, елап ук җибәрәчәк.

Аларга рәхәт. 23 нче февральгә бер трусик яки бер пар оекбаш алып кайтып тоттыралар да вәссәлам! Алар да зур чыгымнардан котыла, без дә канәгать (Иренә ни кирәген ничек белә диген әле син аны! Ул оекбашларның, чынлап та, һәрвакыт кирәге чыга. Аяк тырнагын кисәргә иренеп йөргәч, кибет оекбашлары баш бармак турыннан бик тиз тишелүчән бит).

Һәм безне, ир затындагыларны, алар “көчле зат” дип йөртә. Безгә шул җитә кала. Әй, борыннарыбызны чөябез инде шушы сүзне ишеткәч. Күкрәкләребезне киереп, буй җитмәгән нәрсәгә үрелгән булабыз, кулдан килмәгән эшләрне башкарырга алынабыз. Ә бит аларның безне “көчле зат” дип атауларының төп максаты бөтенләй башкада. Бу һич кенә дә “сез - физик яктан да, рухи яктан да безгә таяныч” дигәнне аңлатмый. Безне, ирләрне шулай атап, алдап, үзләренең коллары иттеләр хатын-кызлар.

Чынлыкта, бөтен тормыш-көнкүрешкә алар хуҗа! Ирләр, туган көннән башлап вафатына кадәр аларның күзәтүе астында. Якты дөньяга чыгып беренче аваз салуыңны иң тәүдә кем күрә? Акушер хатын-кыз һәм әниең! Тәпи йөреп, телең ачылганчы кем кул астында гомер кичерәсең? Әниең кул астында. Ул сине иркәли, назлый, гел үз сәясәтен тагу өчен күкрәк сөтен эчертә.

Шифаханәдә кемнәр эшли? Кем синең бөтен серләреңне, чирләреңне, кимчелекләреңне белеп тора? Табиблар. Ә алар кем? Хатын-кызлар! Мәктәптәге укытучыларның да 99 проценты, әлбәттә, хатын-кыз. Безнең нәрсә өйрәнүебезне, ни дәрәҗәдә белемле булуыбызны алар хәл итә.

Кибетләрдә сатучы булып кем утыра? Хатын-кыз! Алар безнең нәрсә сатып алуыбызга хәтле контрольдә тота!

Инде эшли башлагач, хезмәт хакларын кем бирә? Әйе, бухгалтер. Алары да хатын-кызлар. Банкта да кассир-оператор булып эшләүчеләр арасында ир затыннан булганнарны очратуы авыр.

Үсеп җиткәч, гаилә корырга кирәк. Үз күңелеңә ошаган чибәркәйне сайлап аласың да өйләнәсең. Һе, ир-атлар шулай дип уйлый. Хыялларны бер читкә куеп, җиргә төшик инде. Чынлыкта алар безне сайлый бит. Алар теләмәсә, син хет кырыкка өзел, шартла, бернинди гаилә кора алмыйсың! “Өйләнмибез без, кияү итеп алалар безне”, - дигән иде бер аксакал. Иллә дә дөрес сүзләр инде...

Әти-әниләре картая башлагач, мәңге алар җилкәсенә генә таянып яшәү мөмкин түгеллеген төшенеп, үзләренә “таяныч” сайлап алалар хатын-кызлар. Һәм, “Син - минем терәгем, син - көчле зат, син мине ашатырга, киендерергә, бөтен-кирәк-ярак белән тәэмин итәргә тиеш, ә мин сиңа, шуның өчен, бәби алып кайтып бирәм”, - дигән булып, безнең зиһенне томалыйлар. “Мин чынлап та дөньяның кендегедер инде, шулай ди бит, нәсел дәвамы бүләк итте”, - дигән уй безне, ирләрне коллыкка этәрә. Һәм, шунысы гаҗәп, безгә башка юлны сайлау мөмкин дә түгел! Кирәге дә юк кебек!..

“Нәсел дәвамы бүләк итә” дигәннән... Бүләк булгач, син аны үзең теләгәнчә файдаланырга хокуклыдыр бит инде. Балаңны үзең теләгәнчә тәрбияләп, үзең теләгәнчә ашатып, үзең теләгәнчә киендереп, үзең теләгәнчә укытып кара әле син! Бирер сиңа хатының мондый хокукны, көтеп тор! Гаиләдәге тавыш-гауганың зур күпчелеге шушы “бүләк” аркасында чыга да инде. Һәм, хатын-кызның күз яшьләренә яшеренгән мәкере һәрвакыт җиңеп чыга! Хәтта үзеңнең 250 процентка хаклы икәнлегеңне ап-ачык белгән очракта да (ышан, аны хатының да белә), син акны кара, караны ак дип әйтергә мәҗбүрсең. Алай гынамы?! Бик зур гөнаһ кылган кебек, көннәр-атналар буе гафу үтенеп йөриячәксең әле. Ул сине бераздан гафу итәчәк, билгеле. Затлы бүләк яки күп итеп акча алып кайтып бирсәң!..

Минем мондый тупас шаяртуыма ачуланмагыз, гүзәл затлар. Бәйрәм белән сезне! Якынлашып килүче 8 нче Март белән!

Тормышыгыз шатлык белән тулсын, якын кешеләрегез сезнең кадерегезне белеп яшәсен. Без сездәй гүзәл затлар алдында баш иябез. Имәслекмени? Сез бит гаилә учагын сүндермичә, безне, “көчле зат”ларны иркәләп-назлап тәрбиялисез. Һәм, ниһаять, сез безгә нәсел дәвамыбыз буласы балаларны бүләк итәсез. Ничек инде сезгә рәхмәтле булмаска?!
 


Амур ФӘЛӘХ
Матбугат.ру
№ |
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»