поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
26.02.2014 Мәдәният

Әхәт Гаффар: "Туктатырсың мине, бар!"

Сүз юктан сүз булсын, исәнме, кодагый, дигән­дәй, Әхәт абый Гаффардан: “Һаман язасызмы?” – дип сорап куйдым. Ни дип җавап бирде дисезме? “Туктатырсың мине, бар!” Нәкъ Әхәт абыйча, көлем­серәп, әмма йомры итеп. Ул юк-юкта редакциягә мыегын кабартып килеп керә дә, безне күчтәнәче – саллы киңәшләре белән “сыйлап” китә. Бүген дә безгә сүз тәмен татып карарга тәкъдим итте.

– Әхәт абый, сүз куәте турында ни әйтерсез?

– Борынгы сүзләрнең куә­те егәрлерәк, яшәү көче күб­рәк. Миңа сүзләр дөнья, кеше барлыкка килгәнче яратылган кебек тоела. Изге китап­ларда шулай язылган да: “Әүвәл Сүз булган”. Яисә изге тел әлифбасындагы беренче хәреф аталышы әлифнең чиксезлекне, саф Аллалыкны – Ән-сафны белдерүе дә шуны аңлата. Илләр бетә, кешеләр үлә – сүзләр кала. Сүзләрнең хәтере юк, алар вакыт агышына бирешми. Чөнки алар Хә­тер һәм Вакытка мохтаҗ тү­гел. Алар – мәңгелек. Хәтер белән Вакыт фәкать кеше­ләргә генә хаҗәт. Билгеле бер күләмдә сүзләрнең терек­лек­кә, җан ияләренә дә бәйлә­неше бар. Ләкин, кеше­ләрдән аермалы буларак, тереклек ияләре – үлемсез, чөн­ки алар үлемнең ни икәнен белми. Шуңа күрә аларның сүзләргә ихтыяҗы юк. Ник дигәндә, үлем кебек үк, үлемсезлек тә – телсез. Әйе, сүз – фәкать яшәүнең генә көч чыганагы. Кеше дөньяга яратылып җан­га гына түгел, ә бәлки акылга да ия булгач, беренче сүзләре итеп үзенә ден иңдергән һәм яшәү биргән затларны атый: ба­ланың елавында “Алла” сү­зе чалымлана, теле ачыла баш­лаганда “Әннә”, “Әттә” сүзлә­ре китә. Адәм баласы үзенең яшим дип яшисе ки­лүен “Мәм-мә” дип игълан итә. “Мәм-мә” – икмәк сүзенең “мә” иҗегеннән, күрәсең.

– Шулай. Тик менә сүз тәмен тою бөтен кешегә дә бирелми.

– Аллаһы Тәгалә бүләге ул. Әти-әни, туганнар, авыл халкы, гомумән, татар халкы тәрбиясе... Әмма туксан тугыз проценты үзеңнән тора. Заманында минем хакта бер тәгъбир чыккан булган: “Әхәтме? Ишектән кертмә­сә­ләр, тәрәзәдән үтәр, тәрәзә­дән кертмәсәләр, морҗадан төшәр!” Хактыр инде. Миңа гелән теш үтмәс диварларны газиз маңгаем белән бәреп тишәргә туры килде. Хәер, шәһре Казан университетындагы остазым Гази ага Кашшаф минем язмышымны язучылык үнәре белән бәйләде. Бәйләп кенә калмады, ә бәл­ки, казыгын үзе кагып, мине шунда арканлап ук куйды. Менә шуннан мин язу дигән тышауда инде.

– Шул тышауның җи­меш­ләрен барласак...

– Хуш. Теге заманнарда 15 китап чыгарганмын, җиде ел дигәндә тугыз пьесамны сәх­нәгә куйдырырга иреш­кән­мен, Мәскәүдә яшьләр өчен Максим Горький исе­мендәге Бөтенсоюз конкурсы премия­сенә лаек булган, чит телләр­дә шактый басылган, җөмһү­риятебез, Мәскәү матбугатында меңләп мәка­ләм чыккан икән, шуннан соң беренче Президентыбыз, оч­раклы рәвештә очрашкан мәлебез­дә: “Әхәт, синең мы­егың ка­барганнан-кабара бара әле”, – дигәннән соң, мин аңладым: туктарга вакыт. Бигрәк тә памфлетлар сыр­лау­ны. Тукта­тыр­сың мине, бар! Әйе. Ни өчен­ме? Чөнки! Романнарымда, хикәялә­ремдә, кыйссаларымда әйтеп бетер­мә­гәннәремне мин заманга алдан күзәтү ясау сыйфатында памфлетларда сынап карый торган булып киттем җүләр. Әнә шулай итә торгач, әлеге памфлетларда сурәт­ләнгән хәл-әх­вәлләрне җый­нап, то­ра-бара “Богау” дигән роман да язып ташлаганмын. Дөре­сен, сер итеп кенә әйткәндә, памфлет – язучы өчен пычак кайрый торган кайрак ише бер нәрсә инде ул. Чар­лый­сың да – әйдә, алга. Гел алга таба!

– Язучылык һәм журналистика. Бер караганда, капма-каршы “үнәрләр”, икенче яктан, бер-берсенә ярдәм дә итә кебек.

– Журналистика ничек язарга, нәрсә язарга икәнен өйрәтә. Университетны тә­мамлагач, “Яшь ленинчы” газетасына эшкә алдылар. Әле диплом алганчы ук Гази ага Кашшаф кулына тапшырдылар. Ул сүз тәмен белергә, балаларга аңлаешлы итеп язарга өйрәтте. Бераз мөгез чыгара торган гадәт бар минем. Кыска җөмләләр арасына озын җөмлә кыстырып куям.

– Ә ни өчен шулай эшлисез?

– Укырга кызык булсын дип. Кеше әзрәк башын ватсын, уйланып ятсын дип. Кайберәүләр: “Әхәтнең кайбер җөмләләрен яңабаштан укыйсың”, – дип әйтәләр иде. Ә мин махсус шулай язам. Күңеленә, аңына, зиһененә сеңеп калсын дип.

– Үз иткән татар язучыларыннан бүген кемне әй­тер идегез?

– Татар халкы мәнфәгате хакына йөрәк кайнарлыгын, иҗат ялкынын, җанын-тәнен дигәндәй мәңгелеккә омтылышлы һәркайсын.

– Шулай да...

– Мәшһүрләр Гази Кашшаф, Рафаэль Мостафин, кү­ренеклеләрдән – Азат Әхмә­дуллин, Хатыйп Миңнегулов, Фоат Галимуллин, Рифат Сверигин...

– Болар әдәби тәнкыйть­че­ләр бит!

– Минем хәл кадәри иҗатым хакында язган булса, Тукайны да әйтер идем әле.

– Тукай. Аның хакында күп яздыгыз, Әхәт абый.

– Әз дә түгел, күп тә түгел, аның бала чагыннан алып соң­гы сәгатен дә тасвирлап, “Дәрья башы” дигән повесть, “Соңгы сәгать” дигән драма. Ә мәкаләләр – гомерем буена.

– Бер нәрсә аңлашыл­мый: саллы-саллы әсәрләр иҗат иткәнсез, Тукайның тор­мышын, иҗатын баш­тан­­аяк өйрәнгәнсез, ә әдә­би­яттагы иң зур бүләк – Г.Ту­кай премиясен алмагансыз.

– Мәдәният министрлыгында тәмәке пыскытып торам. Кайсыдыр пьеса өчен кесә тутырып акча биргәннәр иде. Күрәм, Мансур Хәсәнов килә. Котлыйм мин сине, Әхәт, ди. Минәйтәм, нәрсә бе­лән, Мансур абый. Тукай премиясен аласың быел, ди. Тә­мәкене аз гына суырып алдым да, бер адым алга атлап: “Мансур абый, әйдә болай итик әле, әбиләр алсын. Без әле яшьләр, өлгерербез”, – дим. Мансур абый, аптырап: “Беренче тапкыр ишетәм мондый сүзне”, – ди. Шуннан премия Гөлшат апага булды. Ул: “Миңа Тукай премиясен хөкүмәт тә бирмәде, Союз да бирмәде. Миңа Тукай пре­мия­сен Әхәт алып бирде”, – дип үлгәнче сөйләп йөрде.

– Ә сезгә кем алып бирер?

– Әй, кем белгән инде аны!

– Әхәт абый, әсәрлә­ре­гездә туган авылыгызны бигрәк тә сагынасыз инде.

– Язу эше ерак балачак белән язмыш язган гомернең тузанлы олы юлында очраган бер салкын чишмәгә ятып су эчкән кебек нәрсә ул. Әгәр берничә юл кисешкән урынга туры килсәм, мин туган авылыма, бала чагыма алып кайта торганын сайлар идем. Бер заманны, инде әллә кайчан, майка белән трусиктан гына килеш биек ярлы инеш буйлап сузылган тугайның бик ерак төшләренә кереп киткә­нем истә тора. Япа-ялгызым гына. Бу минем зур дөньяга беренче сәяхәтем булган, кү­рәсең. Аңынчы да, әти җиккән “Күгәрчен” кушаматлы ат арбасына утырып, ерак басуларга чыкканмындыр инде. Тик нигәдер әнә шул беренче ялгыз сәяхәтем хәтергә тирән уелып калган. Хәтеремдә ге­нә түгел, ә аермачык шул тар, җәйге кояш астында изрәп яткан тугайдан үзенә тыеп булмастай төстә әйдәгән офыкка каршы барганымны күргәндәй булам. Әти-әни ге­нә түгел, ә үз-үзеңне дә табалмаслык ераклыкка киткәч, кемнеңдер “инде кайт” дигә­нен ишет­кәндәй, кире боры­ласың да кайтыр юнәлешне иң элек мәктәп юкәләре ябалдашларына, аннан зират каеннары башларына, ахырда туган йортыңны уратып алган тупылларга карап табарга кирәклеген сизәсең. Мин әнә шул әллә кайчангы беренче сәяхәтемне бик сагынам.

– Язудан башка тагын нишләргә яратасыз?

– Мин яшәүне яратам.

– Яшәү, сезнеңчә, нәрсә эшләү соң ул?

– Чагыштырып әйткәндә, болайрак шикелле. Балачакта безгә тигән иң авыр эш­ләрнең берсе тезмәгә кипкән печән тутыру иде. Әти, ул вафат булгач, бер-бер артлы өлкән абыйлар астан биреп тора, син дыңгычлый-дың­гычлый тутырасың. Тузан, бөркү, шабыр тиргә батасың. Печән вагы тәнгә ябыша, тузаны тамакка утыра, камыллар тәнне тырнап бетерә. Әмма бер дә бер заманны шул тезмәнең печән белән шыплап тулуыннан да рәхәте булмый. Эш эшләнгән, җан тыныч. Яшәү – менә шулай бушлыкны җан рәхәте белән тутыру инде ул.

P.S. Чаллыда КамАЗ отличникларына багышланган стела төзергә уйлыйлар. Анда Әхәт Гаффарның да исеме уелачак. Менә нинди кеше ул безнең Әхәт абый! 


Гөлинә ГЫЙМАДОВА
Ватаным Татарстан
№ 29 | 26.02.2014
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»