поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
25.02.2014 Җәмгыять

Укытучыларны бай диләр

Байлар, урта катлау һәм ярлылар заманында яшәгәнгә, үземнең нинди катлаудан икәнлегемне төгәл генә әйтә дә алмыйм: ярлылар рәтендә дә түгел, урта катлауга да керә алмый торганмындыр инде. Байлар елына икешәр тапкыр чит илгә ял итәргә барганда, мин туган шәһәремә 35 елдан артык бара алмый интегәм. Алар өчен 200 доллар бер атналык көндәлек кесә акчасы булса, минем өчен 3 айлык хезмәт хакым. Шул акчага гаиләмне ашатасы, киендерәсе, ай саен фатир өчен, ипотека түлисе бар...

Укытучының хезмәт хакы дигәннән, хисап бирүчеләр каян ала торгандыр ул уртача 30 меңне. Ничек кенә санап карасам да, минем хезмәт хакым, 20 елдан артык укытучы булып эшләсәм дә, 30 мең булганы юк. Ә ул акчаны алу өчен, бик күп укытырга кирәк, дөресрәге, гади эшчегә бик күп өстәмә эш эшләргә кирәк. Әйдәгез, бергәләп, СССР заманында һәм бүгенге көндә укытучы хезмәт хакын якынча нәрсә өчен алганны санап карыйк әле. Остазларымның сөйләүләре буенча, укытучының төп бурычы белем һәм тәрбия бирү булган. Тәрбия, дигәннән, анысын башлангыч сыйныфта – октябрят, уртанчыда – пионер оешмасы, югары классларда комсомол «тәрбияләгән». Укытучының бурычы бары тик шул оешмаларны гына искә төшереп тору булган... Хезмәт хакы да укытучыларныкы иң югарыдан саналган. Бүгенге укытучы күрсәткеч өчен эшләргә тиеш, ә ул күрсәткеч – олимпиада һәм БДИ нәтиҗәсе. Бер-ике укучыны ел буе олимпиадага әзерлисең дә, призер буласың һәм иң яхшы укытучылар сафына басасың, бигрәк тә бу алым БДИ бирми торган фәннәргә хас. Ә менә башка укучыларның белеме ни дәрәҗәдә булуы беркемне дә кызыксындырмый. Ә мин әлегә алай булдыра алмыйм, минем өчен һәр укучы кадерле. Математика, рус теле һәм физика фәннәре укытучылары ел буена БДИга укучыларны әзерли. Ни өчен физика укытучылары, диярсез. Соңгы елларда барлык ВУЗлардагы бюджет урыннары бары тик физикадан БДИ тапшыручылар өчен генә... Укытучының хезмәт хакына әйләнеп кайтсак, ул берничә өлештән тора хәзер. Беренче өлеше 18 сәгать өчен (төп өлеше) – 8 мең сумга якын. Яңа гына югары уку йортын тәмамлап, мәктәпкә эшкә урнашучы яшь белгечкә әнә шул хәтле хезмәт хакы түләячәкләр. Ә инде теге меңнәргә якынаясың килсә, өстәмә эшләр аласың. Беренчедән, авыр фән белгече булуың хәерле (математика, рус теле, физика, химия, чит тел, татар теле, география, җәмгыять белеме, башлангыч сыйныф, биология һәм информатика). Бу фәннәр буенча дәфтәр тикшергән өчен бераз өстәмә акча каралган (6-20 процент). Икенчедән, 2 елдан 6 елга кадәр эшләсәң, тагын 3 процент акча өстәлә, 6-10 ел – 4,5, 10-15 ел – 5,5 процент, ә менә 15 елдан югарыга киткәч, ул 6,5 проценттан артмаячак. Тагын бераз акча кирәк булса, түләүле кабинетлы булуың да сорала, анысы өчен 8дән 15 процентка кадәр өстәмә каралган. Вакытыңны кызганмасаң, методик берләшмә җитәкчесе булып эшлисең дә 5 процентлык «призга» ия буласың. Бу гына аз булса, 3 ел саен аттестация узып, беренче һәм югары категория дәрәҗәсенә ирешәсең дә синең хезмәт хакың 20-40 процентка артачак. Ә менә тагын 25 процент өстәмә акча кирәксә, авыл мәктәбенә эшкә кайтасың, йә булмаса, 9 процентка лицей, гимназия статусы булган белем учакларын сайлыйсың. Өстәмә акча эшләү мөмкинлекләре болар белән генә тәмамланмый әле: кварталга бер тапкыр премия һәм ай саен, хезмәтеңнең нәтиҗәсе буларак, баллар системасы булдыру да бар әле (биредә аңлату бик катлаулы процесс)... Шулай итеп, теге 30 меңне алу өчен, укытучыга тәүлек әйләнәсе тир түгәргә туры киләчәк. СССР заманында мәктәпләр күп вакыт сәгать икедә бикле була иде... Хәзер исә иң иртә кайтып китүче укытучылар (җиңел фән сайлаучылар) сәгать өчтә булса, иң соң дигәне исә кичке алтыда...

Хисап тотучылар укытучыларның иң түбән һәм иң югары хезмәт хакы турында әйтергә онытмасыннар иде. Билгеле ул: 8 меңнән алып 40 мең сум аралыгында тибрәлә. 40 мең сумга ия булучылар ул – мәктәп директорлары. Ә менә бернинди өстәмәләрсез, гади генә 18 сәгать өчен укытучыга 20 мең түләсәләр, мәктәпләрдә яшь белгечләр бермә-бер артыр иде. Ә ир-ат укытучыларга башлангыч хезмәт хакы 25 мең сум булса, бу проблема да читтә калыр иде...

Берәр иганәче ярдәме белән туган шәһәремә барып, туганнарымны күреп кайту, дөрестән дә, 18 сәгать өчен 20 мең түләү, укытучының күрсәткеч өчен генә түгел, ә тәрбия һәм белем бирү өчен эшләве һәм башкалар әлегә минем хыялларым гына шул... 


Хәлим АЛИМОВ
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»