поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
25.02.2009 Хатлар

МЕНӘ ШУНДЫЙ ТАТАР ЕГЕТЕ-2, яки “Татар башын татар ашау” шушымы?

“Ватаным Татарстан”ның 26 номерында басылган “Менә шундый татар егете” мәкаләсенә карата язылган фикерләрне укыгач, дәшми кала алмадым. Мин чагыштырмача яшь буын әле, шуңа да татар яшьләре көннәренә кемнәр нигез салуын, башлап йөрүчеләрнең кемнәр булуын чыганаклардан танышып кына беләм. Ничек кенә булса да, без бүген аларга рәхмәтле. Әлеге кешеләр зур эш башкарган. Билгеле андый эшләр аерым кеше генә башкарып чыга алмый. Шулай да башлап йөрүче кирәктер. Мин мәкаләдә күрсәтелгән депутат Илдар Гыйлметдиновны күкләргә чөеп мактарга, идеаллаштырырга җыенмыйм, бары тик үзем белән чынбарлыкны гына язам.

Мин Илдар абый белән бер авылдан. Аны кечкенәдән беләм. Аны күпме генә тәнкыйтьләсәләр дә мин үз фикеремдә калам. Чөнки ул безнең авыл өчен бәяләп бетергесез эш эшләде. Авылыбыз уртасында Илдар абый тырышлыгы, инициативасы белән шәһәр мәктәпләренә биргесез заманча мәктәп сафка басты. Билгеле инде, ул мәктәпне дә кайтып Илдар абый үзе төзеп йөрмәде. Әйткәнемчә, мондый эшләр бер генә кеше кулыннан башкарылучы гамәл була алмый. Ләкин авылдашлар телендә ул “Илдар мәктәбе” булып йөри. Бу мәктәп безнең өчен гади  бина гына түгел, ә теләк һәм тырышлык  булганда, хәтта иң зур хыялларның да чынга ашуына бер дәлил, ышаныч.  Ышаныч дигәннән, кешенең үз көчен тоюы зур фактор. Ул вакытта без гади авыл укучыларын нәкъ менә үз көченә ышандырды ул. Сер түгел, биш-алты ел элек күпчелек авыл мәктәпләрендә спортка мәхәббәт коридорда эленгән стендлардан узмый иде. Кыш җитсә, тимераяк, чаңгыга кытлык кичерә мәктәп. (Үз эшенә мөкиббән булып рәхәтләнеп эшләп яткан физкультура укытучыларын да беләм, алар миңа үпкәли күрмәсен. Сүзем алар хакында түгел). Башта чаңгылар, аннары тимераяк, хоккей тартмасы кайтарды ... һәм, ниһаять, мәктәп үзе. Укуда, спортта уңышлары өчен мәктәпнең иң яхшы укучысы аның депутат премиясен ала. Ул һәр елны (быел бишенче тапкыр) Келәнчедә авыллар арасында хоккей турниры үткәрә. Бу исә мәктәпләр, укучылар  өчен стимул булып тора.

 

11 класста  аның белән беренче әңгәмәм район газетасында басылды. “Тырыш, белемле, эшчән, сәламәт яшәү рәвеше алып барган кеше уңышка барыбер ирешәчәк”, - дигәне исемдә.  Фикер белдерүчеләр арасында “повезло Келәнче егетенә” диюүче дә бар. Русларча әйтсәк, “везёт сильнейшим”.

 

Илдар абый белән яшьләр эше, илдә яшьләр проблемалары, спорт, милләт, тел турында   еш сөйләшәбез. Универсиада, Сочидагы Олимпиада, илдә Яшьләр елы... Болар алга куелган планнар дип сөйли иде Илдар абый. Бер-бер артлы боларның тормышка аша баруын күрәбез. Ул Мәскәүдәге татарлар белән аралашып торуын, Равил Гайнетдин белән элемтәдә булуын сөйләде. Улы Марат та, Мәскәүдәге Физкультура институтының икенче курс студенты, үз телебездә бик чиста сөйләшә. Гап-гади укытучылар гаиләсеннән чыккан гап-гади авыл егетенең үз тырышлыгы белән РФ Дәүләт Думасы депутаты дәрәҗәсенә ирешүе без татарлар өчен сөенеч булырга тиеш. Анда татар Илдар Ирек улы түгел, ә теләсә кайсы Иван Иванович та булырга мөмкин иде бит. Менә ул Иван Ивановичның милли компонентны алып атуга каршы чыгуына шигем зур. Бөтен кешегә дә ярап булмый, эшләмәүчеләр генә хаталанмый. Халык мәкалендәгечә, “татар башын татар ашамасын” иде, җәмәгать.

 

Фотода: Келәнчедә авыллар арасында хоккей турниры

 

Автор фотосы.

 

Шушы ук темага: "Менә шундый татар егете" язмасы.

 


Лилия КАДЫЙРОВА
Матбугат.ру
№ --- | 25.02.2009
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»