поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
24.02.2014 Җәмгыять

Бәхетле картлык – балалар кулында

Ни чәчсәң, шуны урырсың, ди халык мәкале. Гомере буе педагогика фәнен өйрәнгән, шул өлкәдә эшләгән кешеләр дә үз балаларын тәрбияләгәндә еш кына ялгышалар бит хәтта. Әллә үз балаларына вакытлары аз кала, белмәссең. Укытучылар гаиләсеннән дә адәм актыклары чыкканын күреп, кешеләр: «Яхшыдан яман туган», «Аттан ала да туа, кола да туа», – диешәләр.

Ә менә гади генә гаиләләрдә бөтен көчен балаларын тәэмин итүгә багышлаган, кешечә киендерү, ашату, укыту өчен көнен-көнгә ялгап эшләгән әти-әниләр каян белеп бетерсен картлыгыңда таяныч булырдай балалар үстерер өчен аларны ничегрәк тәрбияләргә икәнен? Кечкенәдән үз үрнәгендә эш сөяргә өйрәтә, мәрхәмәтле, намуслы булырга да өнди балаларын әти-әни. Теләгәннәренә ирешәләр дә кебек. Күр, нинди булып үстеләр! Һәрберсенең менә дигән һөнәре, үз куышлары бар, гөрләтеп балалар үстерәләр. Безне дә онытмыйлар. Хәл белеп, кайтып ярдәм итәргә дә әзерләр, бүләк-күчтәнәчтән дә өзмиләр, дип куана бәхетле ата-ана. Тик балаларының шәп сыйфатлары янына кечтеки генә бер аламасы да сыенганын абайламый алар. Чөнки анысы – эгоизм дигәне, җай чыкканын көтеп, посып кына ята шул әле...

Үзем белгән берәүнең тормышының бер өземтәсен бәян итәсем килә. Венера ханымга 58 яшь. Ире моннан 12 ел элек йөрәк өянәгеннән дөнья куйган. Ул вакытта бердәнбер кызлары институтта укыган. Венерага кызын укытып бетерү, эшкә урнаштыру, кияүгә бирү, фатирлы итү бик авырга туры килгән. Тик тора-бара барысы да җайланган. Бөтен дөньяны ямьләп, оныгы туган. Кияве дә бик ипле, бик итагатьле кеше икән. Венера балаларының тормышына шатланып туя алмый. Пенсиягә чыкса да, сменалы эштә эшләп йөри, чөнки балаларының ипотека кредитын түләшергә кирәк. Сәламәтлеге бик какшау, тик зарланып ни файда? Кирәк, кирәк дип, һаман йөгерә үзе. Дус хатыннары, хезмәттәшләре: “Гомереңә бер санаторийга барып кайт ичмасам!” – дип сүгәләр. Кая инде ял йортына акча түгү, балаларга булышырга кирәк бит! Аннан, вакытын каян аласың, эштән бушаган арада оныкны карашырга йөгерәсе. Шулай ыгы-зыгы арасындарак яшәсәң, ялгызлык та бик интектерми дип фикер йөртә Венера.

Күптән түгел, оныгын бакчадан алып кайтып килгәндә, урамда элеккеге хезмәттәшен очраткан. Камил исемле бу ир өч ел элек – хатыны вафатыннан соң авырып китеп инвалидлыкка чыккач, эштән киткән булган. Бергә эшләгән чакларын искә төшереп, сөйләшеп киткәннәр. Ир элегрәк тә Венерага бик яхшы мөгамәләдә икәнен сиздергәләп торган икән. Ә бу юлы турыдан ярып: “Ике ятим бит без, бәлки бер-беребезне ялгызлыктан йола алырбыз?” – дигән. Пөхтә итеп киенгән, мөлаем ирнең боз каткан тайгак юлда хатын егылмасын өчен сак кына терсәгеннән тотып баруы, аннан “әби, күтәр!” дип еламсырый башлагач, баланы кулына алуы, ягымлы итеп сөйләшүе күптәннән ихтирамлы мөгамәләдән мәхрүм хатынның күңелен җилкетеп куйган, күрәмсең, Камил: “Иртәгә дә очрашыйк әле?” – дигәч, каршы килә алмаган, ризалашкан.

Кызы әнисенең Камил белән очраша башлавын ишеткәч, ничектер, сәер итеп көлемсерәгән.

Ә беркөнне, ир кулына билетлар тотып концертка чакыра килгәндә, кызының да Венераның фатирында чагына туры килгән. Камилнең тәкъдименә иң элек кызы җавап биргән: “Гафу, бабай (бабай сүзен кычкырыбрак, басым ясап әйтте ди), әнинең иртәгә оныгы белән утырасы бар шул!” – дигән. Венера кызының тупаслыгыннан бик уңайсызланган. Юкса, бер көнгә баланы үзләре дә алып кайта алырлар иде бит! Камил әлеге киеренкелектән чыгу юлын тиз тапкан: “Ә без баланы да үзебез белән алып барыйк!” – дигән. Бу юлы кыз ризалашкандай иткән, әмма яңадан әнисенә бик дорфа итеп Камилнең килеп йөрүен өнәмәвен әйткән: “Син сукырмы әллә?! Күрәләтә торып, яныңа альфонс ияләштерәсең!” – дигән. Камил белән очраша башлагач, әнисенең үз-үзен карап йөрергә, яңа киемнәр алырга тырышуына: “Синдә яңа пәлтә кайгысы, ә без бу айда кредитны ничек түләрбез дип баш ватабыз!” – дигән. Әнисенең: “Ялгызлыктан бик ардым бит, бәбкәм”, – диюенә: “Ә без?! Без генә җитмибезмени?! Сиңа шушы яшеңдә ир кирәкмени?!” – дип рәнҗеткән.

46 яшеннән тол калып, тормыш шактый каккан-суккан әнисенең бәхеткә хакы бар икәнен, кешенең 58 яшьтә шәхси тормышы әле тәмамланмаганын эгоист кыз аңларга да теләмәгән. Венера: “Мин бәлки баламның бу кадәр каршы торуына сынар, ул теләгәнчә генә яшәргә күнәр идем. Әмма Камил бик катгый итеп, балаларда гап-гади эгоизм хисе көчле икәнлеген, һаман-һаман алар җырын җырламаска кирәк икәнлеген әйтеп, бераз үзебез өчен дә яшик инде дип үгетләде”, – дип сөйләгән иде.

Менә өч ел инде алар бергә яшиләр. Бергәләп ял йортына барырга да өлгергәннәр. Җәй көне Камилнең бакчасында яшиләр. Онык та шунда, саф һавада үсә.

Балаларның үз тормышы. Тик никтер бик күп балалар сыңар канаты каерылган әти-әниләренең дә гаилә җылысына тартылганнарын аңлап бетермиләр. Өлкән кешеләрнең парлашырга омтылышын үз каланчаларыннан торып хөкем итәләр. Имеш, гаилә мәхәббәт, җенси мөнәсәбәтләр, балалар үстерү өчен корыла. Карт-корыга боларның берсе дә кирәк түгел ич, шулай булгач ник кирәк әле безгә әти, яисә әни йортында чит кеше дип фикер йөртәләр. Картаеп барган әти-әниләренең кабат никахка керүләренә каршы әле тагын бер, иң-иң саллы аргументлары була балаларның – әти-әни малы чит кешегә кала дип куркалар алар.

Венера ханым мисалында балалар эгоизмы өлкәннәр тормышын агулый алмаган. Әмма икенче бәянның азагы бик аянычлы...

Гомер иткән карчыгы үлгәндә Госман абыйга 67 яшь булган. Ирне ир иткән дә, юк иткән дә хатын, дип юкка әйтмиләр бит. Бәхетле ир хатыныннан озак яшәми, дигәне дә бар. Яшь чагында салгаларга яраткан Госман абзый ялгыз калгач дөньяның ямен тәмам югалтып, шешәдән юаныч эзли башлаган. Ялгызлыгының беренче елында шәһәрдә яшәүче кызы белән улы атна саен кайтып, әтиләренең өстен-башын юып, өен пөхтәләп, каралты-кура, мал-туар карашырга ярдәм итәргә тырышканнар. Әмма тора-бара әллә туйганнар, әллә вакыт җиткерә алмый башлаганнар – кайтулары сирәгәйгән. Госман картның мал-туарын бетереп, пенсиясен бары тик аракыга гына тотуыннан, үгет-нәсыйхәтләренә колак салмавыннан чарасызланып, мәрхүм әниләренең сеңлесе Нәсимә апалары әйткән белән ризалашканнар. Нәсимә апа җизнәсенә бер ялгыз апаны димләгән икән.

Әлбәттә, чит авылга, эчкечелек чоңгылына төшеп барган абзыйга өйдәш булып килергә рәхәт тормыштан ризалашмаган Гөләндәм апа. Килене белән улы янында артык кашыкка әйләнгәнен белеп, калган гомерен кадерсезлектә үткәрәсе килмәүдән шул карарга килгән икән. Гөләндәм апа белән яши башлагач, Госман абзый да алама гадәтен ташлаган. Йортка кабат ямь иңгән. Балалар да җылы, чиста, кайнар ашлы өйгә кайтып йөри башлаганнар. 3 онык җәйге каникулларын әби-бабай янында үткәргәннәр. Гөләндәм әбинең шәһәрдәге улы белән килене дә ике балалары белән сирәк-мирәк кайткалаганнар. Ә бер җәйдә балаларын берничә атнага кайтарырга рөхсәт итүләрен үтенгәннәр картлардан. Гөнаһ шомлыгы, шул вакытта Госман картның кызы да ике баласы белән җәйге ялын авылда үткәрү нияте белән кайтып төшкән. Бала-чага ызгышсыз гына торамыни инде?!

Госман карт оныгы белән Гөләндәм карчык оныгы канга батып сугышканнар беркөнне. Госман карт кызы, үз улын яклап, әбинең оныгына ямьсез сүзләр әйткән, авызына сугып та җибәргән хәтта. Әби, бичара, оныгын яклап бер сүз әйтергә дә кыймаган. Әмма бу хәл берничә тапкыр кабатлангач, Гөләндәм әби белән үги кыз арасында әйткәләшү килеп чыккан. Кыз әтисен 7 ел буе тәрбияләп торган өлкән апага ямьсез сүзләр ычкындырудан да тайчынмаган: “Килмешәк икәнеңне, безнең әнинең корган оясында яшәп ятканыңны онытма!” – дип кычкырган.

Шул рәвешле балалар һәм үги ана арасыннан кара мәче узган. Өйдә тынычлык югалган. Госман карт үз балаларының сүзен тыңлап, карчыгының оныкларына, балаларына эзләрен суытырга боерган. Гөләндәм апага рәнҗешен эчкә йотып елаудан башка чара калмаган. Әмма кыз болай гына тынычланмаган, кайткан саен карчыкның монда чит-ят кеше икәнлеген искәртеп торган. Ә бер юлы, ике бала да кайтып, әтиләреннән йортны үзләре исеменә күчереп яздыруын таләп иткәннәр. “Әни малына өмет сузып йөрүчеләр күп монда алайса!” – дип тә өстәгәннәр. Әлбәттә, үз дигәннәренә ирешкәннәр һәм шул көннән Гөләндәм апага бөтенләй рәт калмаган бу йортта. Карт тагын шешәгә үрелгән. Ә көннәрдән бер көнне әбекәйне кара кисәү итеп кыйнап та ташлаган.

Гөләндәм апа ике кулына ике төенчеген тотып, туганнан туган апасы яшәгән авылга юнәлгән. Апасы – аяклары авыртып көчкә генә йөри торган карчык, үзенә тәрбияче һәм иптәш табылуга куанып, бик шатланып кабул иткән аны.

Госман карт карчыгы ташлап киткәч бөтенләй төшенкелеккә бирелгән. Тик кайгысын аракы белән дә юып бетерә алмаган. Күршеләренә кереп елый-елый: “Карчыгым, Гөләндәмем кайтсын иде бер генә көнгә”, – дия торган булган. Моның 40 ел гомер иткән беренче хатынын түгел, 7 ел бергә яшәгән әбине юксынганына бөтен авыл халкы гаҗәпләнгән.

Төне буе яуган кар бөтен сукмакларны күмеп киткән беркөнне, картның капка төбендә ярты көн үткәнче бер эз дә салынмаганын күреп алган күршеләре, эчтән бикле ишеген каерып ачып кергәч, Госман картның идәндә бөгәрләнеп яткан үле гәүдәсенә тап булганнар...

“Ятим калган нигез дә бик тиз биреште. Йортларда да кеше язмышлары бит. Җылытып, карап торганда гына ныклыкларын югалтмыйлар алар. Госман агайның өе дә ятимлегеннән кимсенеп, вакытыннан алда үзеннән ямь качырганнарга рәнҗеп янтаеп утыра. Үз әтиләренең картлык көнендәге аз гына бәхетен дә күпсенгән балаларының да үзләре хыялланганча бу йорттан “дача” ясап торырга хәлләреннән килмәде. Елга бер – сабантуйга гына кайталар. Тик ятим йортта кунарга шикләнеп, шул ук көнне кич белән китеп тә баралар”, – дип әлеге кыйссаны тәмамлады бер белешем.

Дөрес, тормышта бүтән төрле мисаллар да бихисап. Картларның һәртөрле алдакчылар, шул исәптән мәкерле кияү-кәләшләр капкынына эләгүләре бик еш. Шуңа да балалар өлкәннәр тормышына тыкшынуларын хикмәт эгоизмда түгел, ә самими картларны бәладән йоларга кирәк дип аңлаталар. Әмма дөнья артыннан куып үз балаларыбызга да игътибар җиткерә алмаганны, гомер көзендәге өлкәннәрне ялгызлыктан йоларга хәлебездән киләме соң безнең? Картлык янәшәсендә ялгызлык йөри диләр. Тегесе дә, монысы да һәркемгә киләчәк...  


Раушания ШӘЯХМӘТОВА
Татарстан яшьләре
№ 22 | 20.02.2014
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»