24.02.2014 Спорт
Эссе, кышкы һәм безнең Олимпиада!
Олимпиада тәмам. Кышкы Уеннар Россия җыелма командасының ышанычлы җиңүе белән тәмамланды. Димәк, ярышлар юкка гына үзебездә узмаган булып чыга.
«Руслар озак җигәләр, ләкин бик тиз баралар». Спорт ярышлары вакытында Отто фон Бисмаркның әлеге гыйбарәсен еш кулланырга туры килә. Быелгы Олимпия уеннарының беренче яртысы да Россия җыелмасы өчен эчпошыргыч булды. Германия, Норвегия, Голландия спортчылары бер-бер артлы алтын медальләр яулый торгач, безнекеләр өчен чыннан да борчылу барлыкка килде: спортчыларыбыз Ванкувер белән чагыштырганда да начаррак чыгыш ясамасмы соң? Дүрт ел элек безнекеләр нибары 3 – алтын, 5 – көмеш һәм 7 бронза медаль белән командалар беренчелегендә унберенче урынны гына яулаган иде.
Озаграк «җиксәк тә», ахыр чиктә, ярышлар тәмамланганда бик тиз бара башладык. Нәтиҗәдә, спортчыларыбыз Сочида 33 медаль яулауга иреште. Шуларның 13 – алтын, 11 – көмеш, 9 – бронза медаль. Россия спортчылары Ванкувер күрсәткечләрен бермә-бер арттыру гына түгел, хәтта ки Россия-СССР тарихларындагы рекордларны да узып китә алды. 1988 елда Калгарида совет спортчылары барлыгы – 29 медаль яулый, шулардан 11 алтын. 1992 елда Лиллехаммерда исә ватандашларыбыз исәбендәге 23 медальнең 11е алтын була. Дөрес, ул чакларда Олимпия уеннарында бермә-бер азрак сандагы медальләр өчен көрәш барган.
«Легионер» гаепле түгел
Әлбәттә, күпләр Россия спортчылары дигәч, елмаер. Янәсе, икесенә бергә биш алтынга ия булган Виктор Ан һәм Виктор Уайлдны россиялеләр дип санап буламы соң? Үз спортчыларыбызга таянырга кирәк дигән фикердә торсам да, башка илләрдән безгә күчүчеләр турында начар сүз әйтәсем килми. Үз илләрендә аларны бәяләгән булсалар, моңарчы да Олимпия чемпионы булып танылган Анны җыелма командадан төшереп калдырмасалар, алар безгә күчәр идеме икән? Аннан килеп, мондый күчешләр спорт дөньясында адым саен, моңа гаҗәпләнергә дә, тискәре фикер белдерергә дә кирәкмидер. Әйтик, Германия футбол җыелмасында барысы да алман футболчылары түгел бит: кемдер – төрек, кайсыдыр – швейцарияле, хәтта Бразилиядән күчеп немецка әйләнгәннәр дә бар.
Ә Кузьмина, Домрачевалар? Заманында әлеге спортчыларны да безнең функционерлар бәяләмәгән, аларга өмет багламаган. Бүген исә алар Словакия һәм Белоруссия җыелмалары өчен алтын медаль яулый. Шуңа да без аларны үзебезнеке дип санаудан туктамадык.
Олимпиадада көчлеләр җиңә
Гомумән алганда, Олимпиадага битараф калучылар бик аз иде. Моңа социаль челтәрләрдә барган фикер алышулар буенча да инанырга була. Спортны бөтенләй аңламаучылар да, бераз чамалаучылар да нидер әйтергә, үз фикерен генә дөрес дип санарга, «эксперт» булырга омтылды. Кайберәүләр Плющенко (инвалид коляскасына утырып яшәргә теләмәүне ничек гаепләп буладыр – аңламыйм), Россия хоккейчылары турында моңарчы ишеткәне булмаса да, спортчыларны тиргәде, каргады. Жириновский, Зюганов кебекләр исә утка май өстәп торды.
Көрәшкә, каршылыкка корылган теләсә кайсы чараның төп кануны – аларда көчлеләр һәм лаеклылар җиңә. Әйтик, беренче көннәрдә биатлонда Антон Шипулин, чаңгыда узышуда Максим Вылегжанин кебекләрнең дүртенче урыннары үкенечле булды, әлбәттә. Әмма дүртенче икән – димәк син әле шушы көнне, шушы вакытта беренче-икенче булырга бөтенләй үк лаек түгел. Димәк, синнән дә көчлерәкләр бар. Хоккейчыларыбызның уңышсыз чыгыш ясавын шулай бәялим: безнекеләр Сочида Словения һәм Словакия командаларын гына җиңәрлек дәрәҗәдә әзер иде. Димәк, шушы вакытта без Финляндия җыелмасын да җиңә алмыйбыз. Ниндидер тискәре фикер уйлап табарга тырышу – кирәксез гамәлләр. Гыйбрәт алырга гына кала.
Шул ук Шипулин, Вылегжаниннар барыбер үз көчләрен күрсәтте. Димәк, бездә биатлон да, чаңгы спорты да бөтенләй бетмәгән. Спортчыларыбызны тиргәүчеләр Россия биатлончыларының эстафетада җиңүгә һәм чаңгычыларыбызның тарихта тиңе булмаган җиңүгә ирешкәннән соң да начарлык эзләде, гаепләргә сәбәп уйлап чыгарды. Хәер, шатланучылар барыбер күбрәк.
Буыннар алмашы – уңышка ишарә
Россия җыелмасы Сочида иң яшь командаларның берсе иде. Спортчыларыбызның уртача яше 22,4кә тиң (Ванкуверда безнекеләр дүрт яшькә «олырак» иде). Команда составында мәктәп укучылары да, студентлар да чыгыш ясады. Ванкувердагы командабыз белән чагыштырганда, бу юлы состав 63 процентка яңарды. Димәк, алдагы елларга да өмет бар әле. Ләкин буыннар алмашы һәрчак булып торсын иде. Шул чакта гына Россия спортының якты киләчәге хакында фикер йөртергә мөмкин булачак.
...Теге яки бу спорт төрендәге чыгышлар буенча төпле анализ булыр әле. Нәтиҗәләр ясалыр, гаеплеләр эзләнер һәм табылыр. Кемгәдер урынын бушатырга туры килер, яңа тренерлар алыныр. Ни генә булса да, Сочи Олимпиадасы безнекеләр өчен гаять уңышлы булып чыкты. Универсиада, Олимпиада кебек планетар масштабтагы чараларга киткән акчалар киләчәктә меңе белән әйләнеп кайтыр дигән өметтә калабыз.
Сау бул, Олимпиада! Тагын дүрт елдан Көньяк Кореяда, Пхенчханда очрашканга кадәр!..