23.02.2014 Мәдәният
Дәниф Шәрәфетдинов: "Мин беркая да югалмадым!"
Дәниф Шәрәфетдинов сәхнәне үзәкләрне өзәрлек моңлы тавышы белән яулады. Ул тамашачыны ачыклыгы, намуслы булуы белән дә әсир итте. Беркайчан да фонограммага җырламадым һәм җырламаячакмын, диде ул. Бүген дә шул сүзләренә тугры кала. Без Дәниф Шәрәфетдиновның Хәния Фәрхи белән җырлап йөргән вакытын хәтерлибез. Аннан соң ул кинәт юкка чыкты. Җырчы белән ни булган? Сәхнәдән китү сәбәпләре нидә – әңгәмәдә әнә шул сорауларга ачыклык кертергә тырыштык.
– Дәниф, иң популяр вакытта кинәт юкка чыктыгыз. Сәбәбе нәрсәдә?
– Кызыксынган кеше белә инде аны. 2003 елга кадәр җырладым. Аннан соң Себергә киттем, Нижневартовск шәһәрендә ярты елдан артыграк милли-мәдәни үзәктә эшләдем. Аннан соң кире Татарстанга кайттым. Монда миңа шактый җитди сынау үтәргә, урын өстендә ятарга туры килде. Әти-әни, хатыным, балаларымның миңа мөлдерәп карап торулары ихтыяр көчен арттырды. Акрынлап тормышка кайта башладым. Барысын да яңадан өйрәнергә туры килде. Өч елга якын кабат сәхнәдә мин. Чаллыда “Кыйбла” дигән җыр студиябез бар. Район буйлап концертлар куябыз, елга бер мәртәбә Чаллыда сольный концерт оештырабыз. Быелгысы 3 апрельгә туры килә.
– Шундый сынаулар үткәч, репертуар да үзгәргәндер инде. Студиянең исеме дә шуңа ишарәли кебек.
– Юк, бернәрсә дә үзгәрмәде. “Кыйбла” бит инде ул туры юл дигәнне аңлата. Мин аны тамашачыга бернинди алдаусыз бәйрәм бүләк итү дип аңлыйм. Фонограммага авыз ачып торуны күз алдына да китермим. Репертуарда онытыла барган халык җырлары байтак. Аны үсеп килүче буын кызыксынырлык итеп җиткерергә тырышырга кирәк.
– Гадәттә, сәхнәгә чыгарга кем дә булса этәргеч бирә. Ә сезнең остазыгыз кем булды?
– Актаныш районының Киров дигән бәләкәй генә авылында туып үстем. Әтием Данил белән әнием Зәмфирә бик матур җырлый иде. Шуңа күрә укытучылар кечкенәдән сәхнәгә тартты. Халык җырларына мөкиббән идем. Иртәнге алтыда Башкортстан радиосын тыңлап була иде. Кинәнә идем башкорт җырларын тыңлап! Шулай да, кечкенәдән җырчы булу турында хыялландым, дисәм, дөрес булмас. Дүртенче сыйныфта укыгандамы икән, Актанышта фестиваль узды. Анда авылыбызның фольклор ансамбле белән чыгыш ясадым. Шунда Мингол Галиев күреп алган, сиңа бу тавышны әрәм итәргә ярамый, Казанга укырга кил, диде. Бу киңәшне гаиләдә дә хупладылар. Шулай итеп Казан мәктәбе укучысы булып киттем. Өч атна түздем дә, сагынып, кире авылга кайттым. Шуннан бирле гел сәхнәдә мин. Күбрәк юмористик номерлар белән чыгыш ясадым. Хәтта музыка көллиятенә укырга кергәч тә, баянчы булу турында уйладым. Акрынлап җырлый башладым.
– Таныла башлагач кына Себергә китеп баруыгыз аңлашылмый.
– Хезмәт хакы бик аз вакыт иде ул. Мин училище дипломы белән генә чикләнгән җырчы, гаиләле булгач, вузда укуны дәвам итү мөмкинлеге булмады. Дуслар музыкант кирәк дип чакырды да, тәкъдимне кабул иттем. Аннан салкын тидереп, күңел төшенкелеге белән кайттым. Яңа елда 52 градус салкын булуы истә. Без бит андый шартларга ияләшмәгән. Кайту белән хастаханә юлын таптау башланды. Диагноз куя алмыйлар гына бит. Ике ел шулай үтте. Гәүдәм авырлыгы 68 килограмм иде, 38гә калды. Аңа кадәр машина белән һәлакәткә очраган идем. Күрәсең, вакытында бөтен җәрәхәтне дә күреп бетерә алмаганнардыр. Чөнки һәлакәттән соң “Бәйрәм” ансамблендә дә эшләдем, үз төркемем белән дә концертлар куеп йөрдем. Сызлансам да, хәл түзәрлек иде. Баксаң, умыртка сөягендә өч җирдә җәрәхәт булган икән. Мин шул килеш эшләп йөргәнмен.
– Авыр вакытта кемнәр ярдәм итте?
– Иң төп терәгем гаиләм булды. Иң якын дустым Илдар Гадиев ташламады. Зур сынау булды ул. Күп кенә дус дип йөргән кешеләр буш куык булып чыктылар. Ләкин берсенә дә үпкәм юк. Иң авыры дусларны югалту да түгел, авыруны ачыклап, пенсиягә чыгарулары булды. Үземне кулга алып иң беренче кылган гамәл – улыма дигән булып, гантельләр алып кайту. Балалар өйдә булмаганда үзем шөгыльләндем. Икенче адым – тавышны көйләү. Күрше авылда клубта танышым эшли иде. Бер ел буе шунда йөреп, тавышны үз урынына утырттым. Өчәр сәгать, хәлдән тайганчы җырлый идем.
– Сез һәр эшегезне Алланы телгә алудан башлыйсыз. Дин юлына кердегезме әллә?
– Диннән беркайчан да йөз чөергәнем булмады. Ул бәләкәй чактан ук канга сеңгән. Иман күңелдә булырга тиеш. Аны күрсәтеп, сөйләп йөрергә кирәк түгел.
– “Кыйбла” студиясе белән якыннанрак таныштырыгыз әле.
– Хореография, җыр буенча белгечләребез бар. Төп кешеләр дүртәү. Чулпан Әдиятуллина белән дуэт җырлыйбыз. Фәнзирә Арсланова дигән оста биючебез бар. Җитәкчебез Илдар Гади – менә дигән алып баручы да.
– Ихтыяр көчен ничек туендырып торырга?
– Кем ничектер, мин авылга кайтам. Һич югы ярты гына сәгатькә булса да туган нигезгә кереп чыгам. Авылда онытылып торасың, яңадан туган кебек буласың. Анда зарлануның үзеңә никадәр зыян китергәнен аңлыйсың. Бүген исән-сау килеш күземне ачам икән, ул үзе бәхет бит инде. Нигә шуңа шөкер итмәскә?
– Татар эстрадасы бер урында таптана дигән фикер белән килешәсезме?
– Сүгәргә яратабыз инде без. Ә бит беркем дә шуннан чыгу юлын күрсәтми, өйрәтми. Сүгәргә җиңел бит ул. Чаллыда яшь җырчылар еш кына киңәш сорап килә. Аңлатам, төшендерергә тырышам. Ләкин сүкмим. Мине дә сүгәләр. Тик нигәдер тәнкыйтьне үземә җиткермиләр. Урынлы тәнкыйть булса, ул бит камилләшергә ярдәм итә. Дөрес, эстрадада сәхнәне дискотека мәйданы белән бутыйлар. Димәк, укыганда сәхнә телен шулкадәр генә төшендергәннәр. Эстрадада җырчы күп дигәне белән дә килешеп бетеп булмый. Вакыт барыбер иң-иңнәрен генә калдыра. Без артка тәгәрәмибез. Татар эстрадасында алга китеш бар, безнең аны күрәсе генә килми. Ел ярым эчендә күп кенә җырчының фонограммадан баш тартуы гына да алга китеш бит инде.