|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.02.2009 Интернет
АЗАТ СӘЙФЕТДИНОВ (БЫЛТЫР) БЕЛӘН ИНТЕРВЬЮАзат Сәйфетдинов интернетта Былтыр исеме белән билгеле. Дөнья челтәрендә үзенә кызык өчен генә сайтлар оештырып ята ул. Аның тырышлыгы белән Башкортостан татарлары, аннары Пермь краендагы бардалылар интернетта сәхифәле булдылар. “Татарская рассылка” аша татарларга кагылышлы кызыклы мәгълүматлар, мәкаләләр җибәрүне дә Азат оештырды. Дистәләгән сайтлар булдырган егет ул. Аның татар зиратлары, кабер ташлары турында tashlar.narod.ru сәхифәсе эшли. “LiveJournal.com” да кызыклы блоглар алып бара. – Азат, бүгенге татар интернеты торышын ничек бәялисең?
– Татар интернеты үсештә, ләкин әллә ни актив түгел. Урыс, чит илләрнеке белән чагыштырганда, эшләр сүлпәнрәк, әлбәттә. 90 нчы елларда бәйсезлек алган элекке союздаш республикаларда, Төрекмәнстаннан кала, интернет үсә. Кызыклы сайтлар байтак. Милли мәдәният, мәгариф юнәлешендә эшләүче сәхифәләр игътибарга лаек. Ләкин анда да урыс телле кулланучылар күбрәк кебек.
Башкортлар белән чагыштырсак, алар бездән калыша. Сан ягыннан сәхифәләр дә, кулланучылар да азрак. Сыйфат буенча да алдарак барабыз. Интернетта утыручы татар белән башкорт гадәттә бер-берсен сүгә, мәнфәгатьләр бер, шуңа да берләшергә кирәк.
Чуваш, мариларда эшләр тагын да аянычрак. Чеченнар, ингушларда кызыклы гына милли сайтлар бар, ләкин халык саны ягыннан әллә ни зур булмаганга күрә, аларда интернет зур үсеш алмаган дип саныйм. Ләкин сайтлары исламлашкан. Дини тәгълимат бик күп, динилек миллилекне күмеп китә. Татарларда киресенчә, бу интернетта да чагыла.
– Римзил Вәлиев безгә биргән интервьюсында, татарлар интернетын актив кулланучылар саны 300 дән артмый, дип борчыла. Башкалар исә аның белән килешми. Син ничек уйлыйсың?
– Интернет – бүгенге тормышның көзгесе, җәмгыять нинди, интернет та шундый. Барлык татарлар да дөнья челтәре белән кызыксынмый, көндәлек эшендә кулланмый. Татар телле, милләт белән кызыксынучан кешеләрнең күпчелегенә интернет һаман ят булып кала бирә. Ә аның белән җенләнгәннәр татар сайтлары, форумнарында активлык күрсәтми.
Төгәл саннарны атап булмый. Бездә актив өч-дүрт форум бар: tatforum.info, forum.tatar.info, duslar.ru. Mtss.ru вакытында бик актив иде, ләкин ул да сүлпәнәя бара.
Сан дисәк, vkontakte.ru сайты бар, шаккатам, татар төркемнәре үсә дә үсә. “Вконтакте татар телендә” дигән төркем барлыкка килде, 7 мең кеше теркәлгән. Даими утыручылар саны аз, күбесе кергән, теркәлгән һәм бүтән керми. Анда шул бер үк кешеләр утыра дип уйлыйм.
Ләкин 7 мең кеше үзен татар дип саный икән, бу да ниндидер күрсәткеч. Актив интернет кулланучы, бәлки, 100 яисә 200 кешедер. Римзил Вәлиев сүзләрендә хаклык та бардыр. Актив интернет кулланучыларны иң кызыксындырган темалар – ул тарих, сәясәт.
Һичшиксез, танышу сайтлары популяр. Анда шактый халык утыра, ләкин татарча аралашмый. Шулай да, татарлар бер-берсе белән таныша, аралаша, татар гаиләләре барлыкка килә.
– Социаль челтәр сайтлары хәзер бик популяр. “Вконтакте.ру”, “Одноклассники.ру” дип халык үлә. Аерым эшләп килүче интернет сәхифәләргә алар йогынты ясамый калмады. Татар веб-мастерлары сайтларга халык аз керә дип зарлана. Ничек уйлыйсың, социаль челтәр чыннан да милли интернет үсешенә тискәре йогынты ясадымы?
– Аларның йогынтысы булды, әлбәттә. Халык “Вконтакте.ру”га кереп оялады, чөнки бик уңайлы сайт ул. Кеше үз төркемен булдыра, үзен веб-мастер итеп хис итә ала. “Булмас.ру” сайтында утыручылар хәзер шул ук исемдә “Вконтакте.ру”да үз төркемнәрен булдырдылар. Әстерханнан дустым Ринат Батыршин Xajitarhan.narod.ru сайтын ясаган иде. Хәзер аны сатарга мәҗбүр. Ул да моның сәбәбен “Вконтакте.ру” белән аңлата. Әстерхан татарлары анда үзләре оешкан, бер-берсе белән аралаша. Сайтның кирәге юк булып чыга.
Бу, чыннан да, татар сайтларының үсешен тоткарлый. Ләкин моны бик үк начар күренеш дип зар еларга кирәкмидер, социаль челтәрләрнең уңай яклары бар. Алар татарларны бер тирәгә туплый, аралаштыра, халык үзара мәгълүмат алыша. Безгә моны үзебезнең файдага куллану гына кирәк. Татарча, татарларга тәгаенләнгән социаль челтәрләр дә барлыкка килер. Андый берәү бар. “Дуслар.ру” дип атала.
– Кабер ташлары турындагы сәхифәңне нинди максат белән эшләдең?
– Аның максаты гади. Безнең тарихи биналар җимерек, кулъязмалар бик аз сакланган. Татар зиратлары да – татар тарихы. Туган як, татар шәхесләре, шәҗәрәләрне өйрәнгәндә алар бик булыша.
Бу эш белән кызыксынуым профессор Марсель Әхмәтҗанов белән аралашудан башланып китте. Материаллар да тупланды, соңыннан шуларны кулланып сайт ясадым. Бу сәхифә аша кызыклы шәхесләр белән таныштым, хәзер чит төбәкләрдән материалларны үзләре җибәреп торалар. Сәхифәмдә Әстерхандагы борынгы татар зираты турында фотолар, мәгълүматлар урын алган. Япониядә эмиграциядәге татарларның каберстаны, Пенза, Касыйм зиратлары хакында укып була. Әле яңа гына Лениногорск ягыннан XIV гасырга караган кабер ташларының фотоларын җибәрделәр.
Русиядә урыс зиратлары белән кызыксынучылар шактый, үз оешмалары бар, интернетта да алар бик актив. Ә менә төрки халыкларның зиратлары турында сәхифәләрне әлегә кадәр очратканым юк. Бу проект кызык, үстерергә кирәк. Аның кыйммәте шунда: сайт башка төбәкләрдә яшәүче татарларда үзләренең төбәк зиратларына кызыксынуын арттырды. Мәсәлән, хәзер Екатеринбургта татар зиратында өмәләр оештыралар. Кешеләр авылларына кайтып, борынгы ташлар, зират күренешләрен фотога төшереп җибәрә башлады. Кайбер кешеләрдә татарларның кабер ташларына кызыксыну уята алдым дип саныйм.
– Сине “Татарская рассылка” аша беләбез. Соңгы арада ул бик сирәк килә. Нәрсәгә бәйле бу?
– “Татарская рассылка” 2003 елдан бирле эшли. Эштә интернетны чикли башлагач, хезмәттәшләрем үзләренә кызыклы булган мәгълүматны туплап җибәрүче “Subscribe.ru” рассылкасын куллана башлады. Мин дә язылдым. Үземә дә шундый рассылка эшләп булмасмы дип өйдә маташып карадым. Татарларга кагылышлы төрле мәгълүмат җибәрергә мөмкин дигән нәтиҗәгә килдем. Дуслар һәм танышларга башта җибәреп карадым, аннары берничә көн эчендә абунәчеләр 200 гә кадәр җитте. Кеше саны үскәч, эшли башладым.
Хәзерге вакытта абунәчеләр саны 1200 дән артык. Иң күбе Мәскәү, аннары Казан һәм башка төбәкләр. Чит илләрдәге абунәчеләр элекке союздаш республикалардан, АКШ, Германия, Финляндиядән. Экзотик илләр, хәтта утраулар бар. Бразилия, Сейшель утрауларыннан “Татарская рассылка”га язылучылар бар.
Рассылка урысча, шулай да андагы мәгълүмат тулысынча татарларга кагыла. Татарчаны да эшләп булыр иде, ләкин барлык электрон почта да татар хәрефләрен укымый, шуның белән авырлыклар тудыра. Шулай да, сирәк булса да, татар материалларын урнаштырам.
Элек “Восточный экспресс” газетасының үз сайты юк иде, ләкин татарлар өчен кызыклы мәкаләләр еш бастырды. Татар тарихы, мәдәнияте, шәхесләр турында кызыклы итеп җиңел тел белән яздылар. Шундагы материалларның кайберләрен күчереп алып, абунәчеләргә җибәрә идем. Кешегә бу кызыклы булды. Ул чакта “Восточный экспресс” мөхәррире Ринат Билалов интернет аша минем белән танышып, тагын да күбрәк материаллар урнаштырырга рөхсәт бирде. Әмма газетаның җитәкчелеге алмашынды, милли темаларга язылган мәкаләләр дә азайды һәм үз сайтлары барлыкка килде. Шуңа да аларның материалларын интернетта җибәреп утыруның мәгънәсе, калмады.
“Звезда Поволжья” газетасының рассылкасын да “Татполит.ру” җибәрә. Шуңа да “Татарская рассылка” сирәгрәк килә башлады. Ләкин бу эшне ташларга җыенмыйм.
– Узган ел интернетта “Алга!” радиосы эшли башлады. Башта халык бик күп керә иде, хәзер сүлпәнәйде кебек. “Татар радиосы”н дөнья челтәре аша тыңлап була. Аның каравы урыс радиостанцияләре бик күп. Интернетта татар радио һәм видео жанры үсеш алырмы?
– Һичшиксез, бу юнәлеш үсеш алачак. Сәясәт, тарих, милли проблемалар белән кызыксынучылар әллә ни күп түгел, ә җыр, сәнгать, сәхнә кешеләре яңалыклары белән мавыгучылар буа буарлык. Яңа җырларга, клипларга ихтыяҗ зур.
Мин, Казанда яшәүче татар буларак, татар радиоларын, җырларын тыңлый алам Ә менә чит төбәкләрдә бу проблема. Радионы интернеттан тыңлау бик кулай, шуңа да татар радиосы жанры популяр булачак. “Алга!” радиосын да табышлы итәргә мөмкин. Музыка, телефоннар өчен рингтоннар сатуны оештырсалар, чыгымнарны каплый алачаклар һәм бераз керем дә булачак. Тагын да зирәкләр башка ысуллар табар дип уйлыйм.
CD дигән әйбер хәзер үлеп бара. Урыс җырларын сатып алу кичәге көн булып санала, кинолар, клипларны интернеттан табалар. Тиздән җырчылар: “Шулкадәр дискымны сатып алдылар!” – дип түгел, ә “Интернетта минем яңа җырны фәлән кеше тыңлап, үзенә күчереп язып алды”, дип мактаначак. Интернет аша җырларны сата башлауга озак вакыт калмады дип уйлыйм. Шул ук видеолар. “Youtub.com”ны чит ил татарлары бик актив куллана, анда алар татар клипларын урнаштыра, мәгълүматлар, телефон камерасына төшергән төрле татар җыеннары видеосын урнаштыра. Бездә бу юнәлеш әле үсмәгән, ләкин бу вакытлыча күренеш. Һәр кеше интернетны куллана башласа, бу жанрлар үсәчәк.
– Бездә интернет башка төбәкләргә караганда кыйммәтрәк. Мәсәлән, Мәскәү белән чагыштырганда, интернет Татарстан кулланучылары өчен бик чыгымлы.
– Әлбәттә, хаклар арзанайса, татар интернеты гына түгел, гомумән интернет үсеш алачак. Дәүләт программасы буенча авыл мәктәпләрендә компьютерларны интернетка тоташтырдылар, ләкин тизлеге начар, диләр. Шулай да, мәктәпкә интернет кертү ул фәлән җирдә дөнья челтәрен кулланучылар артты дигән сүз түгел. Авылның һәр йортында интернетны куллану мөмкинлеге булса, милли интернет үсәчәк, татар сайтлары да артачак.
Бездә бәяләр чыннан да зуррак. Ләкин конкуренция аны төшерәчәк. Татарстанда хәзер чит төбәкләрдәге “Дом.ру”, “Голден телеком” эшли башлады.
– Син дә башка татар веб-мастерлары кебек Татарстанның үз доменын булдыру яклы. Бу фикердән кире кайтмадыңмы әле?
– Домен булгач, татарча сайтлар 10, 100 тапкырга үсәчәк дигән сүз түгел. Милли доменсыз яшәргә мөмкин, әлбәттә. Ләкин мин Татарстанны яратучы һәм аны алдынгы илләр рәтендә күрергә теләүче гади бер кеше.
Домен – Татарстан дәрәҗәсенең бер күрсәткече. Дөнья аренасында републиканың нинди урын биләвен әйтеп тора. Домен ул фәлән сайт фәлән дәүләтнеке дигәнне генә аңлатмый. АКШның кайбер штатлары да үз доменнарын терки. Русия дә үзенә тагын “rf” дигән домен ала. Аны хәтта кирилл хәрефләре белән язып булачак. Универсиада үткәрәбез дип мактанабыз, зур чара алдыннан сайтларны үз доменыбыз белән теркәсәк, безгә бонус булыр иде. Чит ил кешеләре алдында үзебезне күрсәтү өчен менә дигән форсат. Домен татарга табыш китерә ала. Монда бернинди сәяси сепаратизм юк.
Римма БИКМӨХӘММӘТОВА |
Иң күп укылган
|