• 23.10-24.10 "Хыялый" спектакле премьерасы. Тинчурин театры. 18:30 да
  • 25.10-28.10 Ришат Төхвәтуллин. УНИКС. 18:30
  • 26.10-27.10 "Сәлам, Актәпи!" спектакле премьерасы. Кариев театры. 13.00 һәм 17.00
  • 26.10-27.10 "Сәлам, Актәпи!" спектакле премьерасы. Кариев театры. 6+
  • 11.11-12.11 "Казан" бию ансамбле концерты. Камал театры. 19.00
  • 23.11 "Тәртип"радиосының 5 яшьлегенә багышланган концерт. Филармония. 18:00
  • 02.12 "Кем кемне?!" Резидә Шәрәфиева һәм Рафаэль Якупов концерты. Филармония.18.30
  • 03.12 "С чего начинается Родина..." Марина Карпова концерты. Филармония.18.30
Туган көннәр
  • 23 Октябрь Марсель Зарипов
  • 23 Октябрь Дания Гыймранова
  • 23 Октябрь Ленар Сәйфиев
  • 24 Октябрь Софья Гобәйдуллина
  • 24 Октябрь Рәис Шәйхелисламов
  • 26 Октябрь Резидә Галимова
  • 26 Октябрь Раил Өметбаев
  • 27 Октябрь Шамил Садыйков
  • 27 Октябрь Фәрит Таишев
  • 27 Октябрь Рөстәм Вәлиев (1961-2014)
  • 40лет ищу работу Апастово Казань Апастово 89297268953
  • Балагызга вакытлыча тэрбияче(няня) була алам.Студентка Медицинского колледжа. После обеда свободна до вечера. (цена по договорённости) г. Казань Тел: 89393397826
  • Сдается однокомнатная на Бр.Касимовых. 16 тыс, все включено.Собственник. 89196255266
  • Идел буе районында урнашкан 55 балалар бакчасына тэрбиячелэр кирэк. 89276753413
  • песоктан 50кг бушаган капчыклар сатабыз бик яхшы хэлдэ .КАЗАН 8950-314-35-17
  • Актаныш.Продается 1 комнатная квартира,есть погреб.В центре Актаныша,рядом парк,рынок,магнит,дом культуры ,детские сады и школы .Вопросы по тефону.Торг 850.тел.89375814252
  • Актанышта йорт сатыла .ут су газ кергэн.Белешмэлэр очен тел 89600697344
  • Актаныш.Продается 1 комнатная квартира,есть погреб.В центре Актаныша,рядом парк,рынок,магнит,дом культуры ,детские сады и школы .Вопросы по тефону.Торг 850
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • Бергэ квартира снимать итергэ иптэш егет эзлим Казанда,89506660021

 

 

 
Архив
 

21.02.2014 Милләт

Татар теле - йөрәк теле

Ана теле – зур хәзинә, дип күп сөйлибез без. Ә шушы хәзинәбезне саклап, балаларыбызга тапшыру өчен ни дә булса эшлибезме соң?!

Тарих битләренә күз салсак, җир йөзендә барган сугышларның күпчелегенең максаты җир биләмәләрен киңәйтү булса да, яулап алучылар килгәч, төп халыкның тел, иман, милләт проблемалары өскә калка.

Ә бүгенге тормышта ана телебезне саклап калу өчен беренче чиратта гаилә җавап бирергә тиеш. Бу бик дөрес. Ләкин балалар бакчасы да, мәктәп тә, җирле халык ихтыяҗларын үтәп, милли телләрдә укытуга игътибарын арттырырга тиеш.

Миңа татар авылларына барырга еш туры килә. Берничә ел элек Похвистнево районы Иске Мәчәләй авылында Татарстанның “Юлдаш” газетасы хезмәткәрләре белән танышырга туры килде. Алар татар авылларында телнең ни дәрәҗәдә булуы, халкыбызның тормыш рәвеше, гореф-гадәтләребез сакланышы белән кызыксынып килгәннәр иде. Авыл халкы алар белән дә, минем белән дә русча сөйләшә башлагач, аптырап: “Әллә сез руслармы?” – дип сорадык.
“Юк, без татарлар, тик телебездән хурланабыз, чөнки “ч” хәрефен “ц” дип әйтәбез. Мишәрләр без”, - диештеләр. Берничә урында шул ук хәл кабатланды.

Бу хәлгә берничә ел үтеп китсә дә, һаман хәтеремнән чыкмый әле. Кызганычка, бу тенденция елдан-ел арта гына бара. Авыл мәдәният йортларында бәйрәмнәр күбесенчә рус телендә бара. Бәйрәмгә читтән зур кунаклар чакырылган, дип сылтау табалар. Икенче алып баручыны куй да, ул программаны рус телендә кабатлап барсын! Шул гына. Үз авылыбызда үз телебездә сөйләшергә кирәк!

Татар авыллары мәктәпләрендә дә шул ук хәл күзәтелә. Ни гаҗәп, укучылар үзара гел русча гына сөйләшәләр. Мәктәпләрдә татар теленә атнасына ике сәгать, балалар бакчасында бер сәгать татар теле өйрәтелсә дә, моның аз булуы аңлашыла. Чөнки, белүемчә, ата-аналар да өйдә күбрәк русча аралашырга тырышалар. Янәсе, балалары шәһәргә киткәч, кешедән ким-хур булмасыннар. Алар русчага бакчада да, мәктәптә дә, шәһәргә киткәч тә өйрәнергә өлгерерләр. Ә менә татар телен, туган телебезне үзләштереп өлгермәскә дә мөмкин. Аннары соң булмагае. Картлык көнегездә балагыздан бер чынаяк суны рус телендә сорап ятарга калмагае. Шагыйрь Гәрәй Рәхим болай дип язган:

Без татарлар:
Болгар татарлары,
Себер татарлары,
Нугай татарлары,
Мишәр татарлары,
Типтәр татарлары,
Керәшен татарлары,
Тагын бик күп, бик күп
татарлар,
Төрле-төрле исем белән
йөрсәк тә без,
Төрле-төрле җирдә
яшәсәк тә,
Тик бер генә туган телебез!

Аллаһы Тәгалә телебезне тагын да матурлатыр, бизәр өчен аңа бераз аерма биргәндер, дип уйлыйм. Ульян татарларының сузып-сузып сөйләүләре, мәчәләйлеләрнең “ц”ыкылдаулары, ярмәклеләрнең “ч”ыкылдаулары шәһәр җирендә бер-беребезне аеру өчен бик яхшы. Төрлечә сөйләшсәк тә, без барыбыз да Самара татарлары, һәм без моның белән горурланып, рәхәтләнеп үз телебездә сөйләшергә оялмыйк. Информация технологияләре чәчәк аткан чорда шушы татарлар бер зур гаилә кебек яшәгән очракта телебез тагын да байый, формалаша, яңара, телебезне баетып яңадан-яңа сүзләр килеп чыга.

Бер мәҗлестә Татарстан кешесе: “Ә, сез бит әле мишәрләр!” - дип безне түбәнсетергә теләгән кебек тоелды. “Абзый, киресенчә, мишәр булуыбыз белән горурланабыз. Мишәр - татарның каймагы бит”, - дип җавап биргән идем шул вакытта.

Рамил Төхвәтуллинның “Зөләйха” фильмында патша заманында татар халкын көчләп чукындыру, авылларда мәчетләр яндырылу, татар хатыннарын көчләп урыска кияүгә бирүне күреп, күзләргә ирексездән яшьләр тула. Шулай изелгән халкыбыз да татарлыгын югалтмаган, ә без бүгенге уңай мохитта үз теләгебез белән телебездән ваз кичәбез. Һәр татар кешесе үзе белгән телне балаларына һәм оныкларына тапшырып калдырырга тырышсын иде. “Ц”екелдәтеп тә, “ч”екелдәтеп тә рәхәтләнеп туган телдә сөйләсеннәр иде балаларыбыз!

Язмамны шагыйрә Лена Шагыйрьҗан сүзләре белән тәмамлыйсым килә:

Әй, син, телем, батыр
телем, горур телем.
Җирдә йолдыз булып, балкып
торыр телем.
Халкым теле, хак телем син,
йөрәк телем.
Киләчәгем өчен мәңге кирәк
телем!
 

Нурсинә ХӘКИМОВА
Бердәмлек
№ 8 | 22.02.2014
Бердәмлек печать

Фикерләр

№29 (870181) / 26.02.2014 15:03:03

Иптэшлэр, туктагыз эле. Татар теле ана сэтэ бклэн керэ ул. Минем балаларнын теле татарча ачылды, аннан сон рус теленэ узларе ойрэнде.Садикка, мэктэпкэ баргач. Ойдэ татарча сойлэшмэгэч, укытучы гына ойрэтеп бетерэ алыр микэн сон? Син татар икэн- авыз тутырып татарча сойлэш инде, ойдэ дэ, башка жирдэ дэ.

№28 (869924) / 23.02.2014 10:16:46

минем катын әффиссәр,мин белыйбилитник!
шуңа күрә,чын татар, синең ирләрне генә котлавың мантыйкка туры килеп бетми.

№27 (869922) / 23.02.2014 09:26:03

кстати, Совет Армиясе көне бн котлыйм,барлык ир-егетләрне!

№26 (869921) / 23.02.2014 09:24:11

Зимагур,самокритичный кешеләрне уваҗаю.)))

№25 (869920) / 23.02.2014 08:43:54

Җыен надан, ахмак мат.ру сайтына җыйналган. Бүген ана да, ата да балага тәрбия бирү өстендә эшләми. Балалар ата - аналарын тәрбияли.

№24 (869919) / 23.02.2014 02:06:35

Туганнар! "Мишэр-татарнын каймагы" дип кабатларга яратучы Туганнар! Костырасыз бит инде! Кем уйлап тапкан суз сон ул? Татарнын кайсы жиреннэн чыга каймак?! Сез "татар" дигэч мужик кеше килеп баса бит инде куз алдына. Мужик кешедэн каймак бер жирдэн генэ чыгарга может, но сез узегезне алай ук мыскыл итмэгез инде...

№23 (869907) / 22.02.2014 22:32:16

Баланы ата-ана тэрбиялэргэ тиеш.Ул аларнын козгесе,килэчэге,картайгач таянычы бит.

№22 (869874) / 22.02.2014 16:39:25

.....*
Мин куптэн эйтэм инде, татар теле дэреслеген чит тел укыту методикасын белгэн кешелэргэ яздыртырга кирэк дип. Бер урыс миллэтендэге, хатыны татар булганга татарча ойрэнгэн чит тел укытучысы язып та караган. "Татфаклар" ирек бирмэгэн. Дэреслек тирэсендэ дэ уз мафиялэре

№21 (869868) / 22.02.2014 15:35:31

тотасыз да укытучыга бэйлэнэсез (дорес алар арасында тырышып балаларга белем биручелэре дэ бар,кон уткэреп йоручелэре дэ). аларга бэйлэнгэнче татар теле дэреслеклэрен кабат карап чыгарга кирэкмиме икэн. башлангыч классларнын инглиз теле дэреслеге белэн татар теле дэреслеген генэ ачып карауга зур аерма.балам инглиз теленнэн ойгэ бирелгэн эшлэрне иркенлэп узе эшли ,э татар теленнэн ойгэ эшне зурлардан башка эшли алмый.

№20 (869867) / 22.02.2014 15:08:29

дорес укытучы.

№19 (869863) / 22.02.2014 13:45:37

Әле дә ярый укытучылар бар инде гаепләргә. Башта тәрбиялә балаңны, аннан соң җибәр мәктәпкә. Нигә гел генә укытучы гаепле соң бар җирдә? гаиләдән килә барысы да. Кайбер ата - ана баласының кайда икәнен дә белми бит. Төне буе йөри, берәр нәрсә булса, укытучы гаепле. Тәмәке тарталар, кем гаепле? Укытучы! Салкын, дип дәрес калдыралар - укытучы гаепле, өеннән куып чыгарырга анасы кайда? Китә бала мәктәпкә бер кат ыштан белән? Кем гаепле - укытучы. Чәче җиткән, тырнак киселмәгән, күлмәк үтүкләнмәгән. Кем гаепле? Укытучы! Ә ата - ана бала ясаучы вазифасын башкара. Әкият сөйләмәгез инде, самогон куа дип. Бу заманада кем самогон куып ятсын инде. Язган кеше теге укытучы белән бергә кугандыр инде. Минем күргәнем юк менә, үзем эчмәгәч, кумагач. Кешедән гел начарлык эзләмәгез, карагыз үз балаларыгызны үзегез! Ә безгә тыныч кына укытырга бирегез. мәктәпкә килегез, дәресләрдә утырыгыз. Нәтиҗәсен соңыннан ясарсыз!

№18 (869859) / 22.02.2014 12:09:50

семья не без урода.

№17 (869856) / 22.02.2014 11:57:56

авыл,укытучыларны үзеңә тиңләсәң дә,алар синнән аермалы буларак - укыган кешеләр!!!
сиңа шул, ни дә бер, бармак бер .

№16 (869855) / 22.02.2014 11:53:56

Суз татар теле турында бара,темадан читкэ тайпылабыз бугай.

№15 (869854) / 22.02.2014 11:49:24

давай, давай. була...активрак иптэшлэр, активрак...

№14 (869851) / 22.02.2014 11:32:22

ясадын-таптын- тэрбиялэргэ бирэсен...

№13 (869849) / 22.02.2014 11:24:07

Әкиятләр...
Кайсыгыз мәктәптә укыган инглиз телендә сөйләшә??? Өйдә татарча сөйләшмәсәләр, бала татарча белмәячәк. Әле сөйләшсәң дә чакка гына туры килә. Укытучы балага 45минутта ни генә өйрәтсен инде?!

;-)мин укытучы түгел!!!!

№12 (869847) / 22.02.2014 11:06:27

сез нэрсэ сойлэшэсез, жэмэгэт...ничек инде ул баланы тэрбиялэудэ ГАИЛЭ катнашырга тиеш ди??? ГАИЛЭдэ производительный функция генэ булырга тиештер бит инде ул...калганы укытучылар эшедер инде анын...
украл-выпил-в тюрьму шикелле
ясадын-таптын- тэрбиялэргэ бирэсен...

№11 (869842) / 22.02.2014 10:32:48

сез укытучыларны сразу гаепләргә ашыкмагыз. укытучы әйтә бит агы да карасы да бар дип.
ата-ананың да төрлесе бар!
ана теле гаиләдә ничек куелган, баланың ана теленә мөнәсәбәте гаиләдәгечә була.

№9. ана телен үстерүдә зур уңыш ирешелә,гаилә+укытучы!!! аерым-аерым яхшы нәтиҗәгә ирешеп булмый.
бала бит синеке,син заинтерисован икәнсең ана телен өйрәтүдә,будь добра син тә тырыш.

нигездә баланың ана теленен белүе,сөйләшкәндә куллануы,гаиләдән тора!!

моны мин үз гаиләмнән чыгып әйтәм. чи урыс шәһәрендә яшибез. балаларым 1,5 яштән урыс бакчасына киттеләр,аннан саф урыс мәктәбендә,ВУЗында укыдылар. үзләре дә оныкларым да татарча менә дигән итеп ,ватмый җимерми,сөйләшәләр.

беренче урында - ГАИЛӘ.

№10 (869840) / 22.02.2014 09:39:03

Укучы яхшы укыса бу укытучынын заслугасы,начар укыса укытучы гаепле тугел,ойдэгелэр гаепле,чонки бу ойдэн килэ,менэ шундый хасрэт укытучылар,балаларнын афэте.

№9 (869839) / 22.02.2014 09:27:10

барысы да ойдэн килгэч ни пычагыма без укытучылар дип кукрэк каккан буласыз сон сез.

№8 (869838) / 22.02.2014 09:15:50

1. Авылдаш! Укытучыларны "чәйнәп - чәйнәп карадылар, йоталмадылар әле..."
2. "Извиняте". Алары бер кылтыктыр инде аларның. Рәхәтләнеп, татарча сөйләшмәскә авылда! Бардыр инде дөнҗасында агы да, карасы да...
3. Татар теленә дәрестә генә өйрәтеп булмый, өйдән килә барысы да.

№7 (869836) / 22.02.2014 08:47:14

25 минут вакыт үтсә дә, языйм әле. Урыслашу 1552 елдан, Иван Грозный Казанны алгач ул башланган инде. Иң башта татарның аристократлары Мәскәүгә сатылган, шуннан гади халыкны башта чукындырып, соныннан урыслаштырырга теләгәннәр. Шуңа карамастан, татарның беткәне юк әле. Бераз ассимиляция була инде ул, аны туктатып булмый. Исегездә булса Тукай да язган бит: "яшәдек без рус белән тел вә лөгать алмашып" дип.

№6 (869833) / 22.02.2014 08:31:01

25 минут вакыт утте инде сигнал бирелгэнгэ, тик эле укытучыларны чэйнэп язылган бер генэ фикер дэ юк.
активрак, иптэшлэр, активрак булыйк...

№5 (869832) / 22.02.2014 08:00:33

Укытучы,син алай кырт кисмә әле! үз күзем күреп,колагым ишеткәнне сөйлим.

мәктәптә эшләрен бетереп өйләренә үзара сөйләшеп урамнан ике укытучы кайтып баралар.

укытучыларның икесе дә татар. авылыбыз да саф татар авылы. берсе матматика ,икенчесе тел фәнен укыта. менә шулар нинди телдә сөйләшәләр дип уйлыйсыз? кәнишне урысча сөйләшәләр.
әллә выпендреш,әллә булыр булмас урысчаларын чарлыйлар, белмәссең. Хадый абый Такташ искә төшә. ни урысча,ни татарча...

№4 (869810) / 21.02.2014 21:03:56

Татар авыллары мәктәпләрендә дә шул ук хәл күзәтелә. Ни гаҗәп, укучылар үзара гел русча гына сөйләшәләр. - Болары юк сүз инде. Авылда әле телне саклыйлар,рәхәтләнеп сөйләшәләр.

Авторга! Әзрәк тыныш билгеләренә, җөмлә төзелешенә игътибар итегез инде. Сезнең язманы ил белән укыйбыз, җитмәсә, тикшерәбез, фикерләрне җибәрәбез. Бу тема инде "тапталган".

№3 (869806) / 21.02.2014 20:15:59

Ул йөрәкне кая гына кыстырмыйлар инде, түзсен генә.

№2 (869800) / 21.02.2014 19:01:18

Татар теле-хазинэ дип сойлэнеп утырганчы, шул вакытны балаларга ана телен ойрэтугэ багышласан, лутчы булмас иде микэн?))

№1 (869795) / 21.02.2014 17:30:58

"Татар теле - йөрәк теле.
Ана теле – зур хәзинә, дип күп сөйлибез без. Ә шушы хәзинәбезне саклап, балаларыбызга тапшыру өчен ни дә булса эшлибезме соң?!"

Эшлибез:

"Мисс Ак Барс-плей-офф (!) Алияне Тимур Бекмамбетов кинода(!) төшергән. Саф татарча.

▲ Өскә

 

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Шаян
Ханский дом
Татаркино