поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
21.02.2014 Мәдәният

Рөстәм Закиров: «Моны рәхәтләнеп, тәм табып эшлим!» (ФОТО)

Кыш уртасында һәр елны “Пошалым чаналары” җыр фестивале гөрләп үтә. Быел юбилей елы икән! 10 ел элек Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Закиров нигез салган, үз хисабына үткәрә башлаган бу чара Арчада гына түгел, бүген инде бөтен Татарстанга билгеле.

— Мондый фестиваль оештыру нияте каян килде соң? — дип сорыйм Рөстәм Закировтан.

Мин инде җыр бәйгесе оештыруга алынганчы 11 еллык иҗат юлы үткән кеше идем. Бик күп башка авылларга багышлап җырлар җырланды. Шулай бер кайтуымда авылдаш апа: “Карале, Рөстәм, безнең авылга багышлап җыр язып булмыйдыр ул, әйеме?!” — дип сорап куйды. Ә бит бу ният минем үземдә дә туган иде. Шуннан җиң сызганып эшкә керештем. Сания Әхмәтҗановага авылымның тарихи урыннарын, гореф-гадәтләрен исәпкә алып язылган җыр тексты сорап мөрәҗәгать иттем. Көен Илфат Дәүләтшин иҗат итте. Өч аранжировка гына эшләттем аңа — кайберәүләр аптырап “бер авыл турында җыр өчен шулкадәр газапланмасаң!” дип тә карады. Сүзем бер булды: “Бу җыр минем авыл турында, җыры да аңа лаеклы булырга тиеш!” Инде җыр әзер булгач, авылдашларга ничек тәкъдим итәргә дигән сорау килеп басты. Нәкъ менә шунда “Пошалым чаналары” җыр фестивале үткәрү фикере туды! Беренче елны ук фестиваль халыкта зур кызыксыну уятты — 40 ка якын кеше катнашты!

— Оештыру мәшәкатьләре дә куркытмадымы?

— Оештыру мәшәкате авыл урамнарындагы карны эттерүдән башланып китә, — дип елмая Рөстәм. — Әле ярый дуслар бар! “Татавтодор” оешмасының Арча филиалы җитәкчесе Айдар Мингазов ярдәме белән трактор яллап алып кайтам. Мин бит аны авырсынып эшләмим! Авылдашларның кышкы озын кичләрдә бер күңелен күреп китәсем килә!

Быел әлеге җыр бәйрәме 7-9 февральдә узды. 7 февральдә Урта Пошалым авылында иртәнге сәгать 10 да башланып киткән фестивальгә инде күптән билетлар сатылып беткән. Жюри әгъзалары ел да алышына. Быел исә конкурсантларны Илсаф, Резеда Шәрәфиева, Алмаз Хәмзин, Люция Мусина, Сания Әхмәтҗанова, Илфат Дәүләтшин бәяләде. 47 конкурсантны махсус Казаннан чакырылган гармунчылар Булат Шәрипов, Фәрит Әхмәтов, скрипкачы Динә Закирова уйнап җырлатты. Инде кичке концертка аларның нибары 21 е генә үтә алды. Аларга Татарстанның халык артисты Салават Зәки улы җибәргән истәлекле бүләкләр таршырылды. Икенче көнне районда үтәсе ярымфиналда унике конкурсант кына чыгыш ясау бәхетенә ия булды!

“Арча җыры”, “Тамашачы мәхәббәте” номинациясендә җиңүчеләр, 7 дипломант һәм өч лауреат! Менә нәкъ шулар 9 февраль Казанның филармония концертлар залында гала-концертта катнашты. “Арча җырын иң оста башкаручы — Рөстәм Сабиров, “Халык мәхәббәте” номинанты — Зәлия Саттарова, дипломантлар Алия Ногъманова, Булат Бәхтияров, Халидә Вафина, Рәсимә Нигъмәтуллина, Фидарис Мортазин, Гүзәл Закирова, Диләр Шәйхиева һәм беренче урын алган лауреат Сөмбел Заһидуллина, икенче урын иясе Айсылу Габдинова, өченче урынга лаек булган Раил Бакиев чыгышы Казан тамашачысы күңеленә дә хуш килде. Алар барысы да акчалата һәм чаналата бүләкләнде. Хәтта тамашачылар арасында да 11 чана уйнатылды.

— Ә чана ясауны кемгә ышанып тапшырдыгыз, Рөстәм?

— Беренче елны Равил ага Галәветдинов эшләп биргән иде. Аннары әллә кызыгы бетте, әллә башка эшләре күбәйде, чана ясамый башлады. 2007 елдан бирле алтын куллы авылдашым Рәдиф Нигъмәтуллинга мөрәҗәгать итә башладым.

Галла-концертта Рәдиф белән урыннар бергә туры килде.

— Рәдиф, мондый сәләт нәселдән киләме? — дип сорау бирми кала алмадым.

— Ике яклап та бабайлар балта остасы булган. Рөстәм тәкъдим иткәнче бер дә чана ясап караган юк иде. 2007 елда фестивальгә 28 көн кала эшкә тотынган идем, 30 чана ясап өлгердем. Шул ук елда әле үзем фестивальдә катнашып, лауреат та булдым! Быел исә 46 чана ясадым.

Чаналар, чынлап та, сувенир итеп кенә тотарлык!

— Рөстәм, башка еллар белән чагыштырып, быелгы фестивальне ничек бәялисең?!

— Иң уңышлысы — быелгы бәйге! Лауреатларны 2010 елда филармония сәхнәсендә, 2012 елда Камал театры сәхнәсендә чыгыш ясарга алып килгән идем. Ул вакытта сәхнә фәкыйрьрәк булган икән. Быел бөтен шартын китердек. Иманым камил, күпләр мондый уңыш көтмәгән иде! Бик зур чыгымнар таләп итте, билгеле, аның урынына йөзем якты. Хәер, һәрчак тамашачы алдында гөнаһсыз булдым: һәрвакыт тере тавышка җырладым, концертымның сыйфаты өчен җаваплылык тоеп эшләдем! Гел ирекле булдым, кем булуына карамастан, һәркемнең йөзенә карап чын дөресен әйттем!

Рөстәм Закиров чынлап та шундый уникаль шәхес. Мондый масштабтагы бәйгеләрне үз хисабыңа уздыру өчен, мөгаен, Рөстәм кебек ихлас, иҗат фанаты булырга кирәктер. Шөкер, әле соңгы елларда фестивальнең әзме-күпме иганәчеләре пәйда була башлаган! Юкса оештыру чыгымнары, Филармония залын арендалау, чаналар сатып алу, жюри әгъзаларын, лауреатларны бүләкләү — шактый түгәрәк саннар сорый!

— Моны рәхәтләнеп, тәм табып эшлим! Кыш буе урамга да чыкмаган авылдашларны селкетеп киләм, авылымны, бабайларның гореф-гадәтен танытам, читтә яшәгән якташларга авылның бар икәнен искә төшерәм! — ди ул елмаеп.

Мондый фидакарь шәхесләрнең эше дәвамлы һәм нәтиҗәле генә була күрсен!

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17
 


Эльмира ҖӘЛИЛОВА
Ирек мәйданы
№ |
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»