|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.02.2014 Җәмгыять
Гафу үтенде, ләкин юшкын калдыТатарстанда уңайсызрак мәсьәлә килеп чыкты. Казанда туып үскән танылган актриса, яман шеш белән авыручы балаларга ярдәм итүче “Подари жизнь!” хәйрия фонды җитәкчесе Чулпан Хамматова “Новая газета”га күләмле интервью бирде. Казанга, Татарстанга, аеруча аның түрәләренә үпкә белдерде һәм шул сәбәпле, зур шау-шу купты. Эш шунда ки, ел саен савыккан, чирен җиңгән балалар арасында аның фонды тарафыннан дөньякүләм “Җиңүчеләр уеннары” уздырыла. Моңа кадәр ул гел Мәскәүдә оештырылган. Ләкин, Чулпан сүзләренчә, узган елны бу чараны барлык шартлары да булган Казанда уздырырга тәкъдим ителгән. Хамматова белдерүенчә, чараны оештыру турында килешү республиканың Президент Аппараты һәм Президент ярдәмчесе Татьяна Ларионова белән төзелгән булган. Ләкин Казан ягы килешүне рәсми документ белән теркәмәгән, уеннарны уздырачагын телдән генә раслаган.“Инде барысы да килеп терәлде, ә Казанда уеннар буламы, юкмы икәнен өздереп әйтүче булмады. Ларионовага ике көн дәвамында шалтыраттым, ләкин безне тоташтырмадылар, ул җавап бирмәде. Гап-гади итеп кешечә гафу үтенү дә булмады, без бит чирле балалар белән эшлибез!” – дип эмоцияләрен яшермичә Татарстан түрәләренә ачуы чыгып сөйләгән Чулпан.
|
Иң күп укылган
|