|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.02.2014 Бәйрәм
"Әниләр һәм сабыйлар язны каршылый"Мин, гадәттә, 28 яшемә кадәр журналист эше белән мәшгуль идем. Инде гаилә корып кызым туып аңа 2 яшь тулганда ул безгә сабыйлар өчен бәйрәмнәр үткәрергә илһам бирде. Әгәр буйдак булсам, бу эшләргә тотынмаган да булыр идем. Тормыш иптәшем белән "Бәхетле бала" уенчыклар интернет кибете булдырганнан соң, шул ук "Бәхетле бала" исеменнән 2013 елның декабрь азагында беренче тапкыр нәниләр өчен Яңа ел үткәрдек. Ике көн үткән бәйрәмдә 30га якын бала катнашты. Бәйрәмгә килгән әти-әниләр бик кәнагать булып киттеләр. Чын татарча балалар бәйрәме булды, чөнки Казанда татар аниматорлары күрү бик кыен һәм шәхси балалар бәйрәмнәре гадәттә русча үтә. Ә монда, үзебезчә, татарча булды.
Быелның 2 мартында кабаттан әниләрне һәм сабыйларны Казан үзәгендәге "Рәйхан" кафесына язны каршылау бәйрәменә чакырабыз. Программада татар аниматорлары чыгышы, шаян конкурслар. Махсус кунаклар - "Яңа гасыр" телеканалының "Күчтәнәч" тапшыруының төп геролары дәү әти һәм дәү әни, оста гармунчы Ринат Вәлиев һәм аның өч яшьлек улы Ибраһим. Гармунда уйнап, Ибраһим "Туган тел"не җырлап күрсәтәчәк. Шулай ук "Бәхетле бала" дан әниләргә лалә чәчәкләре, балаларга бүләкләр, чәй артында җанлы әңгәмә, шоколад фонтаны, истәлеккә фотога төшү каралган.
Алла боерса, бик күңелле булачак, контакт битендәге төркемне тапсагыз, сезгә ташламалар каралган.
Бер билет 850 сум, 2 кешегә 1700 сум, ташлама белән 1550 сум.
Билетлар ГУМдагы үзәк кассада: 240-84-84 һәм оештыручыларда бар: 240-24-99 яки 89274448388 (Рөстәм)
Урыны "Рәйхан" кафесы (Московская, 2б)
Вакыты: 14:00 - 17:00
Рөстәм ИСХАКЫЙ |
Иң күп укылган
|