|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.02.2009 Киңәш-табыш
КОШЛАРДА ДА КЕШЕ ЯЗМЫШЛАРЫ (ФОТО)Без барыбыз да читлектә яшибез... Шәһәр йортларының таш диварлы фатирларында гомер кичерүчеләрне әйтәм. Әмма барыбызның да күңелендә табигать баласы яши, вакыт-вакыт кош булып очу хыялы да тынгы бирми... Казан “хрущевкаларының” берсендәге бер бүлмәле “читлектә” яшәп ятучы 65 яшьлек Ярослав бабай Яшин да табигать баласы. Кыш көне ул көн аралаш Казансуга балыкка йөри, җәен дачасыннан кайтып керми. Ә иң кызыгы – Ярослав бабайга кошлар җене кагылган. Аның бер бүлмәле торагында унбишләп кош гомер итә. Араларында бик үзенчәлеклеләре дә бар. Әйтик, тургайның юла дигән төре куе урманнарда гына яши, ә миләш чыпчыгының (дрозд) кара төслесе – Россиянең төньягында, щур кошы исә бары тик тайгада һәм... Ярослав бабайның фатирында очрый. Московик, белобровик, славка дигән кошлары да бик үзенчәлекле. Яз җитсә, бер-бер артлы сайрый башлыйлар ди. Күршеләре инде ияләнгән. Ярослав Яковлевичның хатыны Галина да “канатлы квартирантларын” караштырырга ярдәм итә. Ире кошларга булган мәхәббәтен хатынына да иңдергән. “Бу шөгылем кечкенәдән үк килә, – ди Ярослав бабай, – кечкенә чакта безне диңгез буена алып барганнар иде. Дусларым шуннан җиләк-җимеш, кием-салып тутырып кайтты, ә минем кулымда кошлар. Әниемнән шактый эләккән иде ул чакта”.
Героебыз күп еллар Казан Дәүләт медицина университетында укыткан. Кошлар яратучы дуслары белән дә шуннан таныш. Әйтүенчә, Казанда хәзер ирекле кошларны тирәнтен өйрәнүче 5-6 кеше генә бар. Шуларның берсе ул. Өендә кошларга багышланган берничә китап күрдем. Бер караганда кошларны жәлләп тә куясың, алар бит ирекле җанварлар. Икенче яктан, хуҗалары аларны тәмле әйбер генә ашатып үстерә. Бер кырыйда кошлар өчен куелган махсус суыткыч күрәм. Ярослав Яковлевич аның ишеген ачып кошлар “менюсын” күрсәтте: “Менә бу кишер, сыер бавыры, майсыз эремчек, йомырка һәм диңгез балыгы болгатылган катнашма”. Пропорцияләр граммына кадәр төгәл билгеләнгән. Һәр ризыкның үз кыйммәте: әйтик диңгез балыгы кошлар өчен бик кирәкле иод һәм А витаминына бай. Мондый тәмле ризыклар Ярослав бабайның үзенә дә эләкмидер әле. Ә иң шаккатырганы шул булды, героебыз үз фатирында махсус савытларда кошлар өчен кортлар үрчетә: “Жук күкәй сала һәм үлә, күкәйләр кортка әйләнә, кортлар – курчакка, ә тегеләре – кабат жукка. Шушы дүрт әверелү өчен дүрт ай кирәк”. Инде бу сөйләгәннәрдән күбегез җирәнеп куйгандыр, борыныгызга ис бәреп кергәндер. Мин дә кошлар янына кунакка барганда үзенчәлекле искә әзерләнеп барган идем. Әмма ялгышканмын, өйдә бернинди ят ис юк. Чөнки кортлар тыгыз ябулы савытларда яши, ә кошларның “урын-җирен” даими рәвештә чистартып торалар. Бу шөгыльдән хуҗалар үзенә бер тәм таба.
Ярослав Яковлевич үзе кошларны җәберләүчеләргә бик каршы. Берсендә ул кош-корт базарындагы сатучы белән сугыша язган. “Бер ваемсыз мужик бер яшь малайга сандугач сатмакчы була, ышанасыңмы! Ул бит иртәгә үк үләчәк!” – дип ачына Ярослав бабай. Базар дигәннән тагын бер кызыклы хәл сөйләде хуҗа кеше. Җылы якка сәфәре вакытында ул сайрый торган миләш кошы сатып алмакчы була. Ә сатучы кызның читлегендә 7-8 кош һәм шуларның бер-икесе генә “җырчы”. Әмма сайрый торган кошны ничек тотарга? Алар бит буталып бетәчәк. Шунда Ярослав бабай бер хәйлә уйлап таба. Шул арада клизма сатып алып килә бу. Читлектәге бер кошның сайрый башлавы була – шытырт тегеңә клизмадагы су белән! Хәзер инде юеш кошны гына тотасы кала... Миләш чыпчыгы бүтән сайрамас булгандыр, мескен...
Ярослав бабайның сөйләгәннәрен бик озак тыңлап була. Әмма инде кайтыр вакыт җиткән иде. Яшиннар “читлеге” белән хушлашып, үз “читлегемә” очтым...
Данил СӘФӘРОВ |
Иң күп укылган
|