поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
20.02.2014 Җәмгыять

Эмиль Талипов «Кадерле кадр» сәхифәсендә

«Мəхəббəт FM» спектаклендəге герое Илəс Милəсевкə карата əйтелгəн: «Кайчан җитдилəнəсең, утызга җитəсең бит инде», дигəн репликаның азагы Эмиль Талиповның үзенə дə тəгаен туры килə.

Җитдилеккə килгəндə исə, Илəс Милəсевтəн аермалы буларак, шаянлыгын җитдилек артына яшергəн егет бугай ул.

Эмиль уйнаган рольлəр арасында мине тетрəндергəне – Ркаил Зəйдулла əсəре буенча куелган «Үлеп яратты» спектаклендəге чекист Корбанов булды. Аннан инде «Мулла» (Туфан Миңнуллин) спектакле һəм Эмильгə Җəлил премиясе лауреаты исемен китергəн Əсфəндияр образы. Əлегə соңгы роле булган Илəс Милəсевне исə дусты Илгиз Зəйниев аның пародиялəргə осталыгын күздə тотып язгандыр, мөгаен.



1.«Гаилəдə ике игезəк кыздан соң туган бердəнбер малай мин. Фамилия дəвам итүче. «Иркə малай идеңме?», – дип сорасагыз, «Юк», – димəм. Иркə идем».



2. «Бу фотода игезəк апаларым Эльфа белəн Ландыш, мин һəм ике туган сеңлем Чəчəк. Миңа 4 яшь».



3.«Казан зоопаркына баргач əтием Мансур, əнием Əлфия һəм мин иң популяр маймыл белəн фотога төшкəнбез».



4.«Казан зоопаркындагы əлеге «тере транспорт»ны минем яшьтəшлəремнең күбесе таныйдыр. Кемнəр белəн генə фотога төшмəгəн дə, кемне генə атландырып йөрмəгəн инде бу малкай. Бу фотоларны караганда уйлап куйдым əле – гел зоопаркка йөрткəннəр мине əти белəн əни. Театрга, концертларга алар үзлəре генə йөрилəр иде. Мине, үскəч үзе барыр əле, дигəннəрдер инде. Хəер, «Шүрəле» балетын карарга Опера-балет театрына барганым хəтердə».



5. «Беренче сыйныф. Беренче укытучыбыз Краснова Людмила Ивановна тирəсенə тезелешеп басканбыз. Людмила Ивановна кырыс укытучы иде, безне үз балалары кебек яратса да, шукланырга, тəртипсезлəнеп йөрергə рөхсəт юк, тиз кулга ала иде үзебезне. Хəзер аның кебек укучыларына бар йөрəген биргəн укытучылар бармы икəн».



6. «Бишенче сыйныфта безне Фəридə апа кабул итеп алды, ул елны утыз бала идек. Унберенче сыйныфка кадəр сыйныф җитəкчебез булды ул. Ул əле минем күрше апа да иде. Аның улының сыйныф җитəкчесе минем əти иде. Менə шундый «бартер». Фотодан күренгəнчə, бик текə минем сыйныфташларым. Беренче рəттəгелəр, күрегез, ничек кəттə утыралар».



7. «Сигезенче сыйныфта укыган, ни белəн булса да кеше шаккаттырасы килгəн чак. Миңа 90нчы елларның яңа модалы шакмаклы күлмəге белəн яңа кепка алганнар. Гитара чиртеп берничə җыр җырлый белəм. Ничек инде шул хəллəрне фотога төшерми түзəсең. Дөресен əйткəндə, үсмер чакта чын урам малаена əйлəнə язган идем мин. 90нчы еллар болганчык иде бит. Əнигə рəхмəт, күп ялгышлардан саклап кала алды ул мине. Əтинең холкы йомшаграк, ачулануын да, өйдə русча сөйлəшсəм генə ачулана иде, ə əнинең кулы каты. Əйтсə дə – бер генə əйтə иде ул».



8. «Фəрит абый Бикчəнтəев җыйган курска килгəнче ике ел театр училищесында Ришат Хаҗиəхмəтов һəм Əмир Камалиев курсында укыдым. Аларга театр əлифбасының беренче хəрефлəрен өйрəткəннəре өчен бик рəхмəтле мин. Фəрит абый курсына безне өч укытучы – Фəрит абый үзе, Радик Бариев һəм Рамил Фазлыев җыйды. Мин драма театры бүлегендə укыдым. Белгечлегем буенча – режиссёр. Илгиз Зəйниев белəн дуслыгыбыз укуның беренче көннəреннəн башланды. Фикердəшлəр, сер уртаклашыр якын дуслар булдык. Бергə уйлап тапкан, башлаган эшлəребез дə күп. Бу фотода 1нче курста укыган чагыбыз».



9. «Əлеге фото – «Дилемма» фильмын төшергəн көннəр истəлеге. Студент əле мин монда. Беренче фильмым, беренче чирканыч».



10. «Дусларым күп минем. Шуларның берсе – Ирек абый Баһманов. Без аның белəн яшьтилəр кебек, дөресрəге, ул миңа үзе белəн яшьтəше кебек сөйлəшергə рөхсəт итə. Җəйге ялларда аны юксына башлыйм да өенə кунакка барам. Ирек абый – бик шаян, җор телле кеше. Һəр ситуациягə бер йомры сүзе табыла аның».



11. «Һади Такташ турында төшерелгəн «Поэт на все времена» фильмында Такташны уйнау... Башта куркытты. Аннан күңелне аңлатып булмаслык горурлык билəде. Əтием Мансур – татар теле укытучысы, аның өчен дə зур куаныч булгандыр улын бөек шагыйрь ролендə күрү».



12. «Мулла» спектаклендəге Əсфəндияр – катлаулы роль. Мулла нинди булырга тиеш? Бу сорауга төгəл җавапны кем белə соң? Бер əйберне ачык əйтə алам – мулла һəрьяклап укымышлы булырга тиеш. Бу ролем бик үзгəртте мине, дөньяның күп якларын яңача ачарга мəҗбүр итте»

.

13. «Минтимер Шəриповичка пародияне беренче тапкыр театрда узган «капустник»та, аннан Салават абый концертында күрсəттем. Минтимер Шəрипович шул концертта күрде. Күреп кенə калмады, сəхнəгə чыгып кулны кысты. Тез буыннарында калтырау булмый калмады инде. Минтимер Шəймиев кулны кысып мактагач, үзе килə алмаган юбилей кичəлəрендə ул булып атаклы артистларны котлап йөрим хəзер»

.

14. «Кечкенə чактан бик күзəтүчəн идем мин. Кешелəрнең тавышларын кабатлау шулай ук балачактан. Тəрəзəдəн урамны, анда тыз-быз йөргəн кешелəрне күзəтеп туйгач, телевизор карый идем. Балалар бакчасына йөрмəгəн шул елларда бөтен мультфильмнарны һəм Совет фильмнарын карап бетердем. Аннары шундагы геройлар тавышы белəн сөйлəшə идем. Хəзер пародиялəр җыентыгы шактый зур. «Мəхəббəт FM» спектаклендə Минтимер Шəриповичка ясаган пародиягə Рөстəм Нургалиевич Миңнеханов, Салават абый Фəтхетдинов, Хəмдүнə апа Тимергалиева, Айдар абый Галимов, Айдар абый Фəйзрахманов, Равил абый Шəрəфиев, Илдар абый Хəйруллиннар «кушылды». Ул спектакльдə шаянлык аша əйтелгəн бик күп җитди фикер бар. Ə төп фикере – мəхəббəттə һəрчак ихлас булырга кирəк. «Яшьлəрчə акыллы» – спектакльгə Минтимер Шəрипович шундый бəя бирде».

Яшьлəрчə акыллы. Эмильнең үзенə дə шул бəяне биреп, альбомны əлегə ябып торам. Егетнең тормышында булачак яңалыкларга кадəр...
 


Земфира ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА
Сәхнә
№ 2 |
Сәхнә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»