поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
18.02.2014 Икътисад

Валюта кыйммәтләнә – кем нәрсә ала?

Гыйнвар ахырында доллар һәм евро курсының кисәк үсә башлавы булды, халык арасында шунда ук, бәяләр күтәрелә икән инде, дигән имеш-мимешләр таралды.

Кулдагы акча тагын да очсызланганчы, аңа валюта алып калырга яки булган акчаны торакка салып куярга кирәк дип борчылучыларны да аңлап була. Күп реформаларны күргән россиялеләр ич без, рәсми мәгълүматларга түгел, күбрәк «чыбыксыз телефонга» ышанабыз.

Банклардан сораштыра торгач, доллар белән евро кыйммәтләнә башлауга, халыкның валюта алмаштыру кассаларына ешрак мөрәҗәгать итүен ачыкладык. Әлеге хәбәр турфирмаларның даими клиентларын да «кышкы йокы»дан иртәрәк уяткан булып чыкты. Алар инде август-сентябрьгә хәзердән үк хәстәрен күрергә ашыга. Торак базарында да ел башында беркадәр җанлану сизелә. Ләкин бу вакытлыча гына активлык, ыгы-зыгы туа башлады дигән сүз түгел, дип тынычландыра әлеге өлкә белгечләре.

Озак еллар башкаладагы күчемсез милек агентлыкларының берсендә риэлтор булып эшләүче Рәүф Хәмидуллин раславынча, әлегә икенчел торак базарында да, беренчел базарда да ыгы-зыгы күзәтелми:

– Тагын да кыйммәтләнгәнче фатир алып калыйм дигән ажиотаж юк. Дөрес, узган көзгә караганда, бу ел башыннан Казанда торакка сорау бераз артты. Моны халыкның бераз соңгарак калдырылган ихтыяҗы белән бәйләп аңлатыр идем. Алга таба ничек буласын хәзергә фаразлавы кыен, вакыт күрсәтер. Моннан 5-6 еллар элек кенә торак базарындагы вазгыятьне сезонга карап төгәлрәк фаразлап була, сорау бик аз булган гыйнвар-февраль айлары үзенә күрә тынлык чоры санала иде. Мәктәпләрдә чыгарылыш, югары уку йортларында кабул итү имтиханнары чорында, ата-аналар арасында 1 бүлмәле фатирларга ажиотаж башлана иде. Билгеле инде, бу фатир бәяләренең күтәрелүенә китерде. Көзге якта 2 һәм 3 бүлмәлеләре дә, сорау артып, кыйммәтләнә башлый иде. 2008 елгы икътисади кризистан соң, бу тенденция бозылды. Быелга шуны гына әйтә алам: торак базарында бәяләр беркадәр күтәрелер, әмма кисәк кенә күтәрелү булмас, дип уйлыйм.

Билгеле булганча, хәзер бездә бигрәк тә эконом-класстагы торак базары рубль белән көйләнә. Шуңа күрә, алыш-биреш операцияләрендә валютага көчле бәйлелек юк. «Казанская недвижимость» журналы экспертлары, торак базары әлегә көтү позициясендә, дип саный. Алар искәрткәнчә, рубльнең көчсезләнүе өч айдан артыгракка сузылганда гына торак бәяләренә беркадәр төзәтмәләр кертелергә мөмкин. Ә болай валюта курсы үсү фатир бәяләрен күтәрә дип хафаланырга кирәкми, ди алар. Ә менә кулда акча югалганчы, табыш китерә торыр дип фатирлар алып куярга теләүчеләр артканда, чыннан да, торак бәясе өскә үрмәләргә мөмкин, дип кисәтә алар.

Торактан аермалы буларак, чит илләргә туристлык юлламаларының бәясе валютага турыдан-туры бәйле. Кайсы илгә булуына карап, бәяләр йә долларда, йә еврода билгеләнә. Шулай булгач, юлламаларның валютадагы бәясе үзгәрешсез кала. Ә менә аны рубльгә күчереп исәпләгәндә, билгеле инде, валюта курсына карап, көндәлек төзәтмәләр кертелә.

Кагыйдә буларак, Яңа ел каникулларыннан соң, чит ил турларына сорау болай да бераз кими төшә. Сораштырулардан күренгәнчә, валюта кыйммәтләнә дип, Казанның туристлык фирмаларына дәррәү кубып юллама сорап килүчеләр булмаган. Шулай да җәйге сәфәрләрен планлаштырып куярга яратучылар беркадәр ут йоткан бу көннәрдә. Казандагы бер туристлык агентлыгының директоры Фәридә Әдһәмова инде хәзердән үк көзге якка юлламалар броньлап куярга теләүчеләр булуын, шул сәбәпле, кайбер кыенлыклар тууын яшермәде.

– Моңарчы җәйге сезонга юлламалар броньлауга март аеннан гына керешә, башта үзебез бу хакта даими клиентларыбызга хәбәр биреп ала идек. Ә быел февраль башында ук августка, сентябрьгә путевкалар белешә башладылар. Күрәсең, валюта курсының күтәрелүе йогынты ясый. Бигрәк тә гаиләле клиентларның әйбәтрәк отельләрдәге урыннарны тагын да кыйммәтләнгәнче дип эләктереп каласы килә. Сораучылар күп булса да, заявкаларны эшкәртә алмыйбыз. Авиакомпанияләрнең җәйге чартер программалары әлегә әзер түгел.

Юллама хакының валюта курсына бөтенләй бәйле булмаган сезонлы үсеше дигән әйбер дә бар бит әле. Туркомпания менеджеры Инга Манукян сүзләреннән аңлашылганча, яңа сезонга ял, узган җәйгә караганда, 10-15 процентка кыйммәтрәк торачак.

Кулдагы акчаны валютага алмаштыруга килгәндә, татарстанлылар банкларның валюта операцияләрен башкаручы кассаларына моңарчы ничек мөрәҗәгать иткән булса, шул темп дәвам итә. Дөрес, гыйнвар ахырларында беркадәр активлашу булып алган, хәзер инде үз эзенә төшкән. «Доллар курсы үсә башлагач, аны сатып алырга теләүчеләр сизелерлек арткан иде. Хәзер инде сүрелделәр. Ә евроны бары чит илгә чыгарга җыенучылар гына сатып ала, сорау зур димәс идек», – дигән җавап алдык республика клиентларының саллы өлеше белән эшләүче кредит учреждениеләренең берсеннән.

Озын сүзнең кыскасы шул: бүген акчаны валютага алмаштыру, банкка депозитка салу да, милек яки кыйммәтле кәгазьләр сатып алу да югалтулар булмас дип 100 процентлы гарантия бирми. Шуңа һәрберебезгә уяу һәм мөмкин кадәр хәбәрдар булырга кирәк.

«ШК» экспертлары нәрсә киңәш итә:

Ренат Гарипов, кече нефть компаниясендә баш геолог:


– Безнең илдә һәрчак үзеңә генә ышанып яшәргә кала. Россиядә кулда зур акча тоту да, аны банкта саклау да ышанычлы түгел. Әнә «Мастер-банк» белән нинди хәлләр булды да, күпме кеше «янды». Шуңа безнең элеккедән үк фикеребез бер – булган акчаны күчемсез милеккә урнаштыру. Шул вакытта бу акча сиңа табыш китерә, ягъни эшли.

Илсур Юнысов, икътисадчы:


– Нәрсә алыйм, нәрсәгә салыйм дип баш вату күпме акчаң булуга да бәйле бит әле ул. Акчаң саллырак күләмдә икән, бер өлешен күчемсез милеккә, икенче өлешен депозитка салырга була. Шәхсән үзем күчемсез милеккә салуны бүген бик үк отышлы гамәл димәс идем. Аның бәясе болай да югары күтәрелгән, күпмедер күләмдә ул барыбер төшәчәк. Бу аңа салынган акчаны беркадәр югалтуга китерәчәк. Рубльне зур күләмдә доллар яки еврога алмаштыруга килгәндә, аның рискы югары. Дөньякүләм икътисади вазгыятьне тотрыклы дип булмый, үзегез беләсез. Бүген валюта курсы бик югары булырга, аннары бер мизгелдә дефолт булып кисәк аска тәгәрәргә мөмкин. Шушылар белән чагыштырганда, еллык кереме азрак булса да, акчаны банкка депозитка салуны ышанычлырак дип саныйм. Тик моның өчен беренче топ-20леккә кергән эре банкларга гына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Аларга да акчаны дәүләт тарафыннан компенсацияләнә торган суммага (700 мең сумга кадәр) бүлеп салырга киңәш итәр идем. 


Айгөл ФӘХРЕТДИНОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»