|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.02.2014 Авыл
Бәхетеңне сыер сөзсә...Былтыр кысканга быел кычкырмыйлар. Шулаен шулай, ләкин Мамадыш районында берьюлы 156 сыер үлеп, бу очракның сәбәпләрен ачыкламыйча, гаеплесен тапмыйча, “Аллаһу әкбәр” дип сакал сыпырып калдыру да дөрес булмас иде. Бу турыда редакциягә, урау юллар белән булса да, хат килеп төште. Хәлләр, йомшак иттереп әйткәндә, куанырлык түгел. Хатта узган елның җәендә Мамадышның Сөн авыл җирлегендә булган вакыйгалар турында бәян ителә. Фаҗигале җәй “Сүзебез соңгы бер ел эчендә “Мамадыш продкорпорация” хуҗалыгында булган вакыйгаларга бәйле. Дөресрәге, моң-зарыбыз аның хуҗасы Салават Мисбахов турында.
Беренчедән, авылларда яшьләр калсын өчен, аларны эш белән тәэмин итәргә кирәк, барлык шартлар да тудырылырга тиеш, дип әйтелсә, безнең очракта бу сүзләр буш куык булып кала. Мисбахов бездә 2012 елның ноябрендә эшли башлады һәм 2013 елның 1 декабренә кадәр хуҗалыктан 11 яшь белгеч эштән китте. Эшләүчеләр бар, ләкин алар бу өлкә белгечләре түгел.
Икенчедән, безнең хуҗалыкта узган елның җәендә зур фаҗига булды: көтүлек чорында 10-15 литр сөт бирә торган савым сыерлары үлде. Бу – 168 сыер! Салават Мисбаховның иртән бирелгән фәрманы белән, басуга сибә торган агудан бушаган савытка су салып, көтүлектәге сыерларга эчергәннәр. 200гә якын сыер күз йомганчы үлде.
Бер сыер якынча 40 мең сум тора икән, 168 үлгән сыер аркасында 6 миллион сумнан артык зыян килгән. Көтүлекне савым сыерлары белән тулыландырыр өчен кимендә өч ел кирәк. Ә бу вакытта савылмый калган сөтне исәпләп чыгарсаң, күпме була? Өч елга бу 900 көн ди, көн саен 10 литр сөт савылганын һәм аның литры 20 сумнан сатылганын исәпкә алсаң, 30 миллион сумнан артык керемнән колак какканбыз булып чыга. Моңа өстәп, 3 ел дәвамында сыер бозауламаган дигән сүз. 3 елга 453 бозау булырга тиеш. Аның хакы уртача 11 мең. Менә сиңа тагын 4 миллион сумнан артык зыян.
Моннан тыш җәй умартачылар өчен дә фаҗигале булды. Басулардагы корткычларны үтерәбез дип, агу сиптерделәр. Нәтиҗәдә тирә-яктагы бал кортларының 80 проценты үлде. Якынча исәпләгәндә, шәхси хуҗалыклардагы 650 баш умарта, “Мамадыш продкорпорация”нең үзенең ике умарталыгындагы 260 баш умартасы юкка чыкты. Бер умартаның бәясе – 10 мең сум тора, бу якынча 9 миллион сум тәшкил итә. Берсе дә тикшермәде, гаеплене тапмады, җавапка тартмады. Умарталарга зыян килгәне, сыерларның үлеме өчен кем җавап бирә?”
Менә шундый эчтәлекле хат. Аноним түгел, унбер кеше имзалаган. Дәлил өчен егылган малларның фотосы да кыстырылган. 10 яки 20 дә түгел, берьюлы йөздән артык сыерның үлеме, авыл абзые әйтмешли, “бу сиңа не шутка”. Монда хәлләр булган икән...
“Без халыкка дошман түгел!”
“Ул хәлләрне нигә хәзер кабат актарырга?! Булды андый хәл, берсе дә яшерми бит, – дип каршы алды безне Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов. – Бу бит – трагедия! Һәр хуҗалыкта булырга мөмкин хәл. Ул көнне мин дә, башкалар да Сөнгә торып чапты, чөнки бу аерым бер авылның фаҗигасе түгел, бөтен район утырып еларлык хәл иде. Иртәгәсен сездә андый вакыйга булмас дип кем гарантия бирә ала? Сез, журналистлар, гел начарны гына күрергә телисез, Мамадышның алдынгы сафларга чыкканы турында түгел, ә үлгән сыерлар турында сорашасыз. Актаныштан соң сөт күрсәткечләре буенча без икенче урында бит. Яр буен тәртипкә китердек, матурладык. Монда – барак, тегендә барак тора иде, хәзер ялт итте, шуны язарга кирәк”.
Район башлыгын аңлап була. Кемнең генә үз районы турында шундый фактны читкә чыгарасы килер икән? Әмма редакциягә килгән мондый хатка җавап итеп, Мамадышның матурлыгына сокланып язган материал чыгару да бик үк урынлы булмас. Кем әйтмешли, шайтан – башка, җен – башка.
Мамадыш районы җитәкчелеге тискәре мәгълүматны хәтта республика башлыгы да язарга киңәш итмәгәнне искәртсә дә, сыерлар үлеменең сәбәпләре турында кызыксынмый булдыра алмадык.
“Люцерна ашап күбенеп үлделәр, ләкин аларны суеп өлгердек. Бернинди дә агуланып үлде дигән сүз булырга мөмкин түгел. Мисбахов кебек җитәкчене эзләп табарга кирәк әле. Салават китәм дисә, кемне куям?! Балалар бакчасы, мәктәп, мәдәният оешмалары белән бик тыгыз эшли, ярдәм итә. Сыерлар үлгән икән, бер рәис кенә гаепле түгел. Тикшерегез, кешеләрдән сорашыгыз, без халыкка дошман түгел”, – диде Анатолий Иванов.
“Бәлки, сыерларны көнләшеп үтергәннәрдер?”
Кече Сөн, Урта Сөн, Түбән Сөн, Колышчы бер авыл җирлегенә карый, биредә яшәүчеләрнең бер өлеше “Мамадыш продкорпорация” ҖЧҖдә эшли. Аның башлыгы Салават Мисбахов үзе Баскын авылыннан, биредә эшләвенә бер елдан артык. Билгеле, ул да бу мәсьәләне күтәргәнгә сөенмәде.
“Тагын шул сыерлар! Туйдырдылар. Ник дөресен язмыйлар хатка? 200 дә, 168 дә түгел, ә 156 сыер иде. Ул көнне көтүгә барлыгы 213 сыер чыкты. Су эчтеләр, аннары егыла башладылар. Бу көндезге сәгать 11ләр иде. Миңа шалтыраттылар, тиз килеп җиттек, барысын да суйдык. 200дән артык кеше ярдәмләште, төнгә эшне бетердек, итләрне суыткычларга урнаштырдык.
Аннары саттык.
Итнең авырлыгы – 31 тонна 400 килограмм булды. 1 килограммы 62 сумнан сатылды. “Вынужденный забой” шундый хактан бара, сеңлем, моңа аптырыйсы юк. Итне “Сарман Закамье” ҖЧҖ сатып алды. Кергән акча – 1 миллион 969 мең сум. Кукмараның “Рассвет” агрофирмасыннан 20 нәселле башмак тана сатып алдык”, – дип, бухгалтерия документларын күрсәтте Салават Мисбахов.
Татарстан Ветеринария идарәсе тарафыннан экспертиза ясалган, иттә бернинди дә агу табылмаган, ашарга яраклы дигән нәтиҗә чыгарылган. Диагноз – ашказаны тимпаниясе. Гади телдә бу ашап күбенү дигәнне аңлата. Ләкин сыерларның ашказаннарыннан алынган яшел массада нитратлар күләме 820 мг күрсәтелгән.
– Салават абый, сыерлар нәтиҗәдә нидән үлде соң? Кем гаепле?
– Кем гаепле?! Аллаһы Тәгаләдер, аны кайдан белим?! Мин үтермәдем бит аларны! Көтүчесе бар. Алар су эчеп егылгач, безгә шалтыратты. Кем әйтте люцерна ашап күбенгәннәре турында? Ни өчен күбенгәннәр дип сорыйсыз? Белмим, эчләрен ярып карамадым. Әнә анализ бар бит, агу булмагач, димәк, ашарга яраклы. Махсус шулай эшләргә мөмкиннәр. Бәлки, басуга агу сибеп чыкканнардыр?! Сыерларның нидән үлгәннәрен белсәм, артларыннан үзем үләр идем. Тулысынча җавап тоттым, июльдән башлап ноябрьгә кадәр премия түләмәделәр. 2 мең сум штраф түләттеләр. Бер ел бушка эшлисең дисәләр дә, буйсыныр идем. Бу эшкә катнашы булганнарның акчасын кистем. Шуның белән шул.
“Мамадыш продкорпорация” – “Рацин” хуҗалыгының оешмасы. Күптән түгел ул инде башка кеше кулына күчкән. Марат Хәлиуллин исемле инвестор алган. Бүген хуҗалыкта 1844 баш эре мал исәпләнә. Салават Мисбахов әйтүенчә, 555 савым сыерыннан көненә 7 тонна сөт савыла. Бер литры – 22 сумнан, көнлек керем – 125-130 мең сум, айлык керем 4 миллион сумнан артык тәшкил итә.
“Любезный наш друг”
Шулай да ветеринария идарәсе чыгарган нәтиҗә белән килешмәүчеләр дә бар. Хатка исемнәре куелганнарның күбесенең “койрыгын тотып” булмады, барысы да эш кешесе, кем кайда. Район башлыгы ярдәмчесе Рөстәм Хуҗаҗанов әйтүенчә, күпләр соңыннан: “Бу минем имза түгел”, “Имза куярга мәҗбүр иттеләр, алайса иманыңны укытабыз, дип куркыттылар”, – дигән. “Авыл тирәсендә торабыз бит, хатларны биредә хуҗа булырга теләгән кеше яза”, – дип аңлатты.
“Бер сүземнән дә баш тартмыйм”, – диючеләрнең берсе – “Мамадыш продкорпорация” фермасы мөдире булып эшләгән Гөлчәчәк Фәйзуллина. Район, хуҗалык җитәкчеләре Гөлчәчәкне “любезный наш друг” дип искә ала. Бүген ул – баррикаданың теге ягында калган кешеләрнең берсе. Аннан башка “Мамадыш продкорпорация”сеннән китүчеләр исемлегендә булганнар белән элемтәгә кереп карадык, “Узган эшкә – салават”, – дип, күбесе кул гына селти, ләкин китүләренең сәбәпләрен, Мисбахов белән уртак тел табу авыр булды, дип аңлаттылар.
“2011 елда ферма мөдире булып эшләдем, узган елның сентябренә кадәр ял да күрмичә эшләдем: терлек тә карадым, сыер да саудым. Гади терлекче булып эшләгәндә, “сенаж урлыйсың”, дип куды. Гаризага кул куярга мәҗбүр итте, бүген мин эшсез. Урлаган кеше тотыла, ә минем турында буш сүз сөйлиләр.
Сыерларның да үлеме – бары тик Мисбаховның эшенә җавапсыз карау нәтиҗәсе. Әкият сөйләмәгез, нинди люцерна ашап үлсен ди ул сыерлар?! Һәр авыл кешесе сыерның люцерна белән тукранбаш ашап күбенгәнен белә. Көтүчеләр анда булган, шуны белә торып, люцерна басуына кертәме инде алар сыерларны? Кергән очракта да, 10ы, 20се качарга мөмкин, ләкин көтүе белән түгел. Көтүчеләр ахмакмы? Аларны гаепле итеп калдырмакчылармы?
Басуларга ашлама сипкән цистерналар, юылмыйча, паркта калган, шуларга су тутырып, көтүлеккә китергәннәр. Сыерлар бары тик шуннан гына үлде. Терлекчеләр дә шулай ди, моны парк хезмәткәрләре дә әйтә ала, ләкин Мисбаховтан куркалар. Кем әйтсен аны? Барысына да күз йомды да куйды. Җайлый-майлый белсәң, тикшерү дә уңай нәтиҗә бирә”, – дип сөйләде Гөлчәчәк ханым.
Дөрес, Мисбаховтан риза булучылар да бар, фермадан кайтып китмичә безне көткән ике терлек караучы яхшы яктан гына искә алып, рәхмәтләрен җиткерделәр.
“Бал кортлары өчен гафу үтенмәделәр”
Хатта язылган 900 баш умарта турында да сораштык. Кече Сөн авылында яшәүче умартачы Минсәет Шафиковның узган җәй 25 баш умартасы үлгән. “Еласаң да, еламасаң да, хәзер нишлисең?”– дип аптырый ул.
“Күптән умарта тотам, узган елдагы кебек мәхшәрне күргәнем булмады. Берничә көн эчендә бал кортлары үлеп бетте. Жәлләп еладым. Аннары башка авылларда да шул ук хәл икәне ачыкланды. Кешеләрнең дистәләгән умарталары юкка чыкты. Әлбәттә, бу – басуларны агулаудан килеп чыккан мәхшәр. Безгә алдан әйтмәделәр. Җитәкчеләр: Без кортларга: “Очмагыз!”– дип фәрман бирә алмыйбыз“, – ди, ләкин алар гербицид сибәргә җыенганнарын берничә көн алдан әйтергә тиеш.
Ул очракта умартачылар нинди дә булса җаен табар иде: бал кортларын ябып та куярга була, корт ояларын башка урынга күчерергә дә мөмкинлек бар. Кем моның өчен җавап тота? Бер аңлатучы да табылмады”, – дип сөйләде ул.
Рөстәм Хуҗаҗанов әйтүенчә, бал кортлары рапс басуларына очкан. Рапс үсемлеген гербицид белән эшкәртмичә булмый. Бу үсемлекне башлыча “Продпрограмма” белән “Семиозерка” хуҗалыклары чәчә. “Без халыкның чыгымнарын берничек тә каплый алмыйбыз. Башкача кабатланмас”, – диде ул.
Сүз ахырында
Менә шундыйрак хәлләр. Гаеплене эзләп табу да, сәбәбен ачыклау да хәзер авыр, калган эшкә инде кар яуган. Үлгән сыерлар белән хокук саклаучылар кызыксынганмы, юкмы икәнен дә белү авыр иде. Прокуратурага шалтыратасың – белмиләр, полиция Алабуганың районара тикшерү комитетына сылтый, алары, үз чиратында, бу хәбәрне бездән ишетеп: “Мондый хәл булдымы?” – дип аптырый.
Җитәкчеләрнең сүзләрендә дә аерма бар бит, берсе люцерна ди, икенчесе су ди, аннары кара көнчелек белән янган ниндидер мифик затларның эшедер дип тә өстәп куялар. Шулай да булырырга мөмкин, ләкин махсус оештырганнар икән, аның белән тикшерүчеләр шөгыльләнергә тиеш. Саксызлык белән эш итү булган икән, егетләрчә: “Әйе, мин гаепле”, – дип әйтергә көч табарга да була.
Дөрес, бу сыерлар дәүләтнеке дә, синеке дә, минеке дә түгел. Аның үз хуҗалары бар, тели икән, асрый, тели икән, чала дигәндәй. Беркем берни әйтә алмый. Ләкин минем анда эшем юк дигән караш белән яшәү кайчанга кадәр дәвам итәр дә безне нәрсәгә китереп терәр икән соң?! Республика җитәкчелеге савым сыерларының санын арттырырга кирәк дип кабат-кабат сөйләп торганда, гап-гади саксызлык аркасында бу кадәр сыер үлә икән, без ярык тагарак каршында утырып калачакбыз.
Халыкка да шикаять хатлары язалар дип үпкәлисе юк. Кешегә кешечә караш булганда, ул беренче чиратта үз җитәкчесенә барып егыла, гаделлекне читтән эзләми. Әгәр дә, чыннан да, җитәкче гадел һәм бернинди дә алдаусыз эш итә, һәрбер мәсьәләне уртага салып, үзен халыктан өстен куймыйча сөйләшә, һәр тиен өчен җавап тота икән, имеш-мимешләргә урын калмас, кешеләрдә үпкә сакланмас иде. Авылларда йөргәндә дә, халык белән аралашканда да шул күзәтелә: халык белән җитәкчелек (нинди дәрәҗәдә булганы мөһим түгел) арасында аңлашу җитеп бетми. “Мин – идарә, син – халык” дигән караш яши.
Ә Мамадыш хәлләренә кайтсак, Салават Мисбаховка, гомумән, сыерлар белән бәхет елмаймый шикелле. Кирмән авылында эшләгән чорын искә алганда 49 сыерны ток сукканын әйтте, аларны да тиз арада суеп, эшкәртергә туры килгән. Бәхетеңне сыер сөзсә, диләрме әле безнең халыкта?!
Римма БИКМӨХӘММӘТОВА |
Иң күп укылган
|