поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
21.02.2009 Җәмгыять

АМЕРИКАДА УРЛЫЙЛАРМЫ?

Япониядә каракларны тотучы робот уйлап тапканнар. Роботны сынап караган вакытта ул Япониядә бер тәүлек эчендә 20 каракны эләктергән. Америкада 30ны. Ә Русиядә роботның үзен урлаганнар...

Универсаль «Уол Март»

 

Американың һәр шәһәрендә “Уол Март”, “Пабликс”, “Фармаси” дигән зур кибетләр бар. Соңгысының исеме безнең “даруханә” кебек яңгыраса да, анда азык-төлектән башлап, бизәнү әйберләренә кадәр табарга мөмкин. Ә “Уол Март” кибете хакында “Анда нәрсә бар?” дип түгел, “Анда нәрсә юк?” – дип сорау урынлы. Машина, йорттан кала бөтен әйберне сатып алырга була: азык-төлек, кием-салым, косметика, йорт җиһазлары, тегү һәм дизайн кирәк-ярагы, балыкчы әйберләре, техника, уенчыклар, сәпидләр... Шунда ук даруханә, банк, оптика – искитмәле инде! “Уол Март” – американнарның яраткан кибете. Бердән, бөтен нәрсә кул астында, башыңа килгән теләсә нәрсәне табарга була. Икенчедән, бәяләре дә әлләни кыйммәт түгел.

 

Буш вакыт эләккәндә шушы кибеттә сәгатьләр буе американнарның нәрсә алуын күзәтеп, үзебез өчен ачышлар ясап йөри идек. Алар пицца, әзер иртәнге аш, чипсы, шоколад, чикләвек, бутерброд ясау өчен ипи, сыр, колбаса, тозлы кыяр, салат һәм петрушка яфрагы, тартма-тартма газлы суны кырылып ала. Өйдә пешереп азапланмаганлыктан, тамак ялгарга ярап куяр, диләр бугай. Безгә исә, капчык-капчык бәрәңге, ит, сөт продуктлары, чәй эчәргә печенье белән кәнфит булсын. Ризык бәяләренә килгәндә, бәрәңгенең килограммы бездәге 40 сум чамасына туры килә, литр ярым кефир – 100, 200 грамм эремчек – 40, “Орбит” сагызы – 23, бер алма – 24, 1 дистә йомырка – 30, уртача зурлыктагы тавык – 130 сум тирәсе (доллар бәясе 25 сумга туры килгәндә шундый бәяләр иде, хәзер бер ярым тапкыр кыйммәтрәк – Л.З.).

 

Караклар кагыйдәсе

 

Америка кибетләрендә үзенчәлекле кагыйдә бар. Алган әйбереңне кибет эчендә үк ашарга, соңыннан кассада аның калдык-постыгын гына күрсәтеп, ашаганнарың өчен түләп чыгарга ярый. Монда күп кеше кибет эчендә нидер кимерә, чәйни. Товар сайлап ачыкканнар өчен “Уол Март” эчендә “Макдональдс” та эшләп утыра. Ягъни, кибеттә үк “Макдональдс” гамбургерын ашап, “Уол Март” пепсиен йотып куя аласың. Эчкән суымның шешәсен, ашаган шоколадымның чүп кәгазен, банан калдыгын кассада утыручы кара хатынга калдырып, барысы өчен дә түләп чыкканым булды. Кибет эчендә чүплек савытлары да бар, кеше күрмәгәндә генә шунда ташла һәм вәссәлам, дип уйлаганым да булды. Кая ул, тотылырсың, җүләр! Авыз тутырып: “Америкадагы азык-төлек каракларына күпмедер дәрәҗәдә ирек куелган!” – диярлек. Русия студенларының күбесе бу мөмкинлектән файдалана икән.

 

Бервакыт Рәсүл исемле казах егете белән кибеттә йөрибез. Бу ипигә ягып ашарга май сайлый. Кайсын сайларга белмәгәч, тышындагы инглиз язуын укып та аңламагач, кәгазь төргәкләрен ертып, һәркайсын тешләп карый башлады. Минем күзләр дүрт булды, авызны ачып карап торам. Кибет тулы кеше, шүрләми дә! Икебезне тотып, Америка бандитлары янына утыртып куялар хәзер, баш бетте, мин әйтәм. Ниһаять, биш-алты майны авыз иткәч, берсен сайлады. Җиңел сулап куйдым.

 

Новосибирск шәһәреннән килүче, бергә яшәүче Даша белән Ирина “Уол Март”ка сок эчәргә баралар иде. Акча юклыктан да түгел, кызык, маҗара эзләүдән.

 

– Ярты сәгать эчендә күбенгәнче эчәбез. Сатучылар сизмәсен өчен савытның төбенә төшмибез. Яртысын эчәбез дә, өр-яңасына алыштырабыз. Ярымбуш сокны сатып алучыларның җен ачуы чыккандыр инде, – дип сөйләде Даша.

 

Без дә бер чакны хулиган кызлар роленә кердек. Иптәш кызым “Тик-так” кәнфите ярата иде, мин – виноград. Дөресен әйткәндә, монда берничә виноградны авыз итәргә ярый. Иң мөһиме – ярты сәгать капланып ашамаска.

 

Ә кайберәүләрне кибеттә ашау үлемнән коткарган. Америкада берничә ел торучы ике дустымның акчага бик нык интеккән чагы булган. Ашарга алырга бер цент та акчалары булмагач, 2-3 көн су эчеп кенә яшәгәннәр. Акча эшләргә килеп, коры сөяккә калганнар, мескен студентлар. “Уол Март” кибете турында ишеткәч, сөенешеп, шунда киткәннәр. Кибеткә килеп, өч көн рәттән корсак тутырганнар.

 

– Слива, алма, чия, сыр, йогурт, пончик – бөтен нәрсәне ашый идек. Бананга гына тимәдек, чөнки аның чүбе зур. Эзне яшерү максатыннан, калдык-постыгын порошоклар артына яшерү гадәте бар иде. Авыр чакта бик ярдәм итте ул кибет, рәхмәттән башка сүз юк. Хәзер бөтен нәрсәне сатып алабыз, акча җитәрлек, – дип күңелдәгесен бушатты Дима.

 

Җәза

 

Икенче бер танышларым “Пабликс” кибетендәге вак-вак кәнфиткә ияләшкән. Рәт-рәт тезелгән, әллә ничә тәмдәгесе бар: эченә алма, груша салынган, ак яки кара шоколадлы, чикләвекле... Төргәк ачу мәшәкате дә юк, бер төймәгә бассаң, учыңа үзләре коела. Сәгатьләр буе шушы кәнфит янында бөтерелүләрен күрепме, тотканнар боларны. Сатучы хатын берсенең янына килеп:

 

– Мэм, бу кәнфитне баштан сатып алырга кирәк, аннары гына ашарга ярый, – дип елмайган.

 

Әйтерсең, Русия кызлары айдан төшкән дә, кибет тәртибен бөтенләй белми. Бу сатучының беркатлылыгымы, кәнфит ашау зыян эш түгелдерме, кем белгән. Кызлар баш кагып, “окей” дигән булып, кибеттән чыгып сызганнар.

 

“Уол Март”та камера бардырмы, юктырмы, белмим. Булса, кеше ул кадәр кыланмас иде, мөгаен. Аны-моны уйламыйча, зуррак әйбер урларга тырышып караучы да булган дип сөйләделәр. Монысы 50 долларлык диск карагы, Русия студенты Артем. Мин аны да күреп сөйләштем. Дискны кесәсенә яшереп чыктым дигәндә, аны каравылчылар ике ягыннан култыклап, полициягә алып киткән. Безнең илдәге кебек кесә тикшереп, акыл өйрәтеп тору да юк. Артем судны рәшәткә артында нәкъ бер көн көткән. Андагы килделе-киттеле ашатуны, тимер караватны, суык бүлмәне йөзен сытып сөйләде. Камерадашлары әйтүенчә (алар 20ләп булган – Л.З.), Артемның бәхете бар. Судны ике атна буе тилмереп көтүчеләр дә очрый икән. Суд карары – 50 долларлык диск өчен 500 доллар штраф. Штрафны түләмәсәң, банк сиңа беркайчан да кредит бирмәскә мөмкин. Американнар өчен бу фаҗига белән бер.

 

Алабама штатында бер каракка судья яңа төрле җәза уйлап тапкан. Каракны ике шимбә рәттән “Уол Март” кибете тирәсендә йөрергә мәҗбүр иткәннәр. Җәзаның хикмәте футболкасының артындагы язуда. Үткән-сүткән кеше аннан: “Мин – карак. “Уол Март”тан әйбер урладым”, – дигән сүзләрне укыган. Нәрсәсе бар инде шулай ике кулны селкеп йөрүнең, дисезме? Американнар өчен бик нык мыскыллау, оят нәрсә бу. Әлеге җәза 60 көн рәшәткә артында утыру белән зур суммадагы штрафны алыштырган.

 

«Мактау тактасы»

 

“Уол Март” кибетеннән алган әйберне кире кайтару дигән яхшы гадәт тә бар. Чек, әйбернең төргәге сакланса, товарны “эх” та итмичә кире кабул итәләр. Артыңнан рәхмәт әйткәннәрен дә ишетеп каласың әле. Ләкин Русия студентлары монда да тыйнаклык белән дан тотмый. Берәүләр йокларга матрац сатып алганнар. Аны пакетыннан чыгармыйча, өч ай буе (!) өстендә йоклаганнан соң... “Уол Март”ка кире илтеп тапшырганнар! Әлбәттә, кабул итмибез, дип тавыш-гауга куптаручы булмаган. Уйлап карасаң, шактый акчаны кысып калырга мөмкин... Ләкин безнең илдә башка тәртипләр, бушлай сыр капкында гына. Бәлки, Русия халкына ул кадәр ирек бирмәвең хәерлерәктер дә. Әнә Әлмәтнең зур супермаркетларында “мактау тактасы” бар. Аның өстендә зур хәрефләр белән, ерактан күренерлек итеп, “Они берут чужое” дигән язу тора. Астында “мактауга лаек”ларның фотолары тезелеп киткән. Шунда караган саен йөрәк “жу” итеп китә, “Алла сакласын” дип куясың. Русия халкы өчен мондый кырыс тәрбия үтемлерәк, нәтиҗәлерәк, күрәсең...

 


Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА, Казан-Флорида-Казан
Татарстан яшьләре
№ 21 | 17.02.2009
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»