поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
14.02.2014 Спорт

Олимпиада фотохәбәрче күзлегеннән (ФОТО)

Сочи Олимпиадасында безнең фотохәбәрчебез Хәмзә Мортазин да булып кайтты. Ул бу атна ахырына кадәр Олимпиаданы ачу тантанасында һәм берничә ярышта булып өлгергән. Бүген сезнең игътибарыгызга Хәмзә МОРТАЗИНның юл язмаларын һәм берничә фотосын тәкъдим итәбез.

Без - “Самарские известия” фотохәбәрчесе Юрий Стрелец һәм мин, Хәмзә Мортазин, Сочига 6 февральдә килеп төштек. Диңгез портындагы “Графиня Анастасия” исемле сигез палубалы паром бер атна безгә өй булып хезмәт итте. Каюта кечкенә булса да, душ, радио, телевизор кебек уңайлыклар бар иде. Ә ашханәдәге иртәнге аш бик тәмле һәм туклыклы булды.

Икенче көнне Олимпиаданы ачу тантанасына билет алу өчен Олимпия паркына юл тоттым. Анда галәмәт икән! Билет алырга теләүчеләрнең саны бихисап булуын күреп, сөмсерем коелды. Бер сәгать чамасы халык арасында йөреп, ни сөйләгәннәрен тыңлап, тантанага эләгә алмавыма ышанып беттем кебек. Тик барыбер өметемне өзмәдем. Карыйм, кемнәрдер сатарга дип кесәләреннән ике билет чыгарганнар иде, чират торучылар карчыга кебек ташланып, кулларыннан тартып алдылар диярлек.

Мин башымны иеп тимер юл вокзалына китеп бардым. Карыйм, ике поляк егете билет сатып тора. Кыйммәт сорыйлар соравын. Ләкин акча санау уе калмаган иде инде.

Билет кулымда булгач, Олимпия паркын карарга да була. Галәмәт инде, галәмәт! Яза башласам, язып бетерерлек түгел, шундый шәп. Моны тик барып күрсәң генә. Көнозын гаять зур корылмаларны, урамнарда барган чыгышларны, күргәзмәләрне, төрле милләт халыкларының кул эше остаханәләрен фотога төшереп йөрдем, ә кичен Олимпиада ачылу тантанасына юл тоттым.

Стадионга һәр кешене капшап, тикшереп, су шешәләрен һәм хәтта даруларыбызны алып керттеләр. Безнең тотрыксыз заманда бу бик дөрестер. Тик озакка сузылды.

Стадион әкренләп халык белән тула башлады. Мин дә урынымны эзләп таптым. Купол астында ук, бик югары икән. Бернәрсә дә күренми. Аллаһының рәхмәте, волонтер миңа төшеп баскычка утырырга рөхсәт итте. Карасам, янымда җырчы Лев Лещенко, Дәүләт Думасы депутаты һәм аларның дуслары утырганнар. Кәефләре бик шәп, бугай. Менә тамаша башланды, һәм мин аны фотоаппаратым күзеннән карап, сезгә иң матур мизгелләрен алып кайттым.

Олимпиада көндәлеге

8 февральдә Олимпиада ярышлары башланып китте. 14 февральгә Россия җыелма командасында ике алтын, биш көмеш һәм дүрт бронза медале бар. Без сезгә кыскача гына Олимпиада көндәлеген тәкъдим итәбез.

8 февраль

Биатлон ярышында беренче алтын медальне норвегияле Оле-Эйнар Бьердален яулады, ә 5000 метрга тимераякта шууда пьедесталны голландиялеләр биләп алды.

9 февраль

Россия фигуристлары Евгений Плющенко, Юлия Липницкая бик матур чыгыш ясап, командага алтын медаль китерделәр. Чанада шуучы Альберт Демченко – көмеш, тимераякта шуучы Ольга Граф бронза медале алдылар.

10 февраль

Могул (тигез булмаган таудан шуып төшү) спорт төрендә безнең Александр Смышляев һәм шорт-трек (кыска дистанциягә тимераякта йөгерү) буенча Виктор Ан - бронза, ә Франция биатлончысы Мартен Фуркад алтын медаль яуладылар.

11 февраль

Фигуристлар Татьяна Волосожар һәм Максим Траньков кыска программада, белорус биатлончысы Дарья Домрачева, Германиядән Карина Фост иң югары баскычка, ә тимераякта шуучы Ольга Фаткулина икенче баскычка күтәрелделәр.

12 февраль

Фигуристлар Татьяна Волосожар һәм Максим Траньков – алтын, Ксения Столбова һәм Федор Климов – көмеш, шулай ук хавпайлчы (сноуборд-фристайлның бер төре) америкалы Кетлин Фарингтон, Германиянең чана шуучылары Тобиас Вендль һәм Тобиас Арлт алтын медальгә лаек булдылар.

13 февраль

Бу көнне алты комплект медаль уйналды. Биатлонда россияле Евгений Гараничев бронза яулап шатландырды. Россия – Словения командалары хоккей турнирын башлап, Россия 5:2 исәбе белән алга чыкты. Шорт-трек буенча ирләр эстафетасында россиялеләр Виктор Ан, Семен Елистратов, Владимир Григорьев һәм Руслан Захаров ярымфиналга чыктылар. Ә менә фигурист Евгений Плющенко тренировка вакытында уңайсыз егылып, умыртка сөягенә зыян китерде һәм ярышта катнаша алмады. Ул шушы Олимпиадада фигурист карьерасын тәмамлады.

Губерниев

Төн

Чаңгы

Атлар

Лещенко

Бал

Ут

Россия җыелма командасы

Хәмзә Мортазин  


Хәмзә МОРТАЗИН
Бердәмлек
№ 4 | 15.02.2014
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»