|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.02.2014 Матбугат
Сруровлар Кытайдан булмаган уенчыклар кибете ачканнар (ФОТО)Журналист Булат Сруров "Интертат"тан киткәч, аның кая урнашуы турында хәбәр булмады. Баксаң, ул кибет ачу белән мәшгуль булган икән. "Кытайдан кайткан уенчыклар туйдырды. Без Кытайдан булмаган уенчыклар кибете ачырга булдык," - дип сөйләде Булат "Матбугат.ру" хәбәрчесенә. Идеясе Энҗе Срурованыкы икән. Кибетне бүген - 14 февральдә ачканнар. Гашыйклар көненә атап түгел, ә җомга көнгә туры китереп. Уенчыклар кибетендә татарча китаплар да сатылачак. "Безнең тирәдә бу төр продукциягә зур кытлык," - ди Булат. Хәерле сәгатьтә! Сез дә кереп чыгыгыз. Адресы: Казан, Кайбицкая урамы, 15 йорт (Азино яклары).
--- |
Иң күп укылган
|