поиск новостей
  • 19.03 "Ләйлә вә Мәҗнүн" Кариев театры, 18:30
  • 19.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.03 "Ут чәчәге" Кариев театры, 13:00
  • 20.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 21.03 "Анна Ахматова:Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13:00
  • 21.03 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18:30
  • 22.03 "Корт" Кариев театры, 18:30
  • 22.03 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18:30
  • 23.03 "Йосыф" Кариев театры, 18:00
  • 23.03 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 13:00
  • 23.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17:00
  • 24.03 "Әлифба:Хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 13:00
  • 24.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 17:00
  • 26.03 "Мио, минем Мио!" Кариев театры, 18:30
  • 26.03 "Җилкәнсезләр" Тинчурин театры 12:00 һәм 18:30
  • 27.03 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 19:00
  • 27.03 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Март
  • Татьяна Водопьянова - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Гайнуллин - актер
  • Ренат Вәлиуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Илшат Вәлиулла - язучы
  • Гөлнур Корбанова - шагыйрә
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Кому требуется шпаклевка, обои, по городу Казани также Арск обращаться по тел +7 (917) 266-37-64.
  • Яр Чаллыда 2-бүлмәле фатир сатыла:Яңа шәһәр, 30 комплекс. Мәйданы 52 кв.м. Планировкасы әйбәт - распашонка. Җылы, яхшы хәлдә. Хуҗасы сата. Телефон:8-9631571216
  • Хәерле көн! "Салават Купере 2" торак комплексында бөтен унайлыклары булган 2 бүлмәле квартира арендага бирелә. 3 этажда. Өр-яңа ремонт, мебель. "Бәхетле" артында урнашкан. Тәртипле татар гаиләсе эзлибез. Йорт хайваннарсыз. Төп шарт: тәртип, чисталык, вакытында түләү. Риелторларсыз. Элемтәләр өчен телефон: 89534975861
  • Студентлар өчен өстәмә эш. 8-917-880-94-77
Архив
 
13.02.2014 Авыл

Тарткан атка йөк арта

Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы белгечләре әйтүенчә, авыл хуҗалыгында җитештерелә торган сөтнең 54,2 проценты, бәрәңгенең – 89,9, яшелчәнең – 83,9, итнең 36,6 проценты – крестьян-фермер һәм шәхси хуҗалыклар өлеше. Соңгы елларда фермерлар тарафыннан бөртекле һәм кузаклы культуралар җитештерү күләме дә сизелерлек арта.

“Яшел кәрҗин” каршы килми

Фермерлар һәм шәхси хуҗалыкларда җитештерү күләме арта барса да, аларга дәүләт ярдәме эре инвестор хуҗалыклары белән чагыштырганда бик аз. Бигрәк тә эшне яңа башлаучыларга авыргарак туры килә. Беренчедән, дәүләт ярдәме алуның юлы катлаулы. Икенчедән, бу эшнең нечкәлекләрен белер өчен шактый күп бусагалар таптарга туры килә. Шул ук грант дигәннәрен алыр өчен дә чәчләр агарырлык. Бу эштә әзме-күпме тәҗрибә туплаганнар, ягъни грантка ия булганнар белән сүз башласаң, тикмәгә генә “уф” дип куймыйлардыр шул инде. Узган ел дәвамында дәүләт грантлары үз эшчәнлеген яңа башлаган 2853 фермер һәм 768 гаилә фермаларына бирелгән. Бу бит иксез-чиксез Россия өчен түгел, хәтта ки Татарстан авылларында булган ихтыяҗны тулысынча канәгатьләндерергә җитми.

Ә бит үз эшен башлап җибәрергә теләүчеләргә ярдәм итү программасын булдыру – ул бетеп баручы авыллар өчен яңа эш урыннары, киләчәккә өмет дигән сүз. Бөтендөнья Сәүдә Оешмасы таләпләренә дә каршы килми, төгәлрәге, аның “Яшел кәрҗин” дип аталып йөртелүче чаралар системасына кереп, авыл хуҗалыгына дәүләт ярдәме чикләнми булып чыга.

Кооперативлар – авылның киләчәге?!


Татарстан авылларының бүгенгесе һәм киләчәге турында сүз барганда, авыл хуҗалыгы кооперативлары төзү зарурлыгы турында еш әйтелә. Республика Кулланучылар берлегенең ел йомгакларына багышланган җыенында бу турыда шактый өметле фаразлар әйтелде. Әмма тормыш бу эшнең тизрәк башкарылуын таләп итә. Татарстанда кооперативлар хәрәкәтен киңрәк җәелдерергә мөмкинлекләр дә бар. Һәрхәлдә, әлеге хәрәкәтнең алгы сызыгында баручы Пенза өлкәсе һәм Саха-Якутия Республикаларыннан күпкә калышу килешми. Республикада кредит кооперативлары булдыру да авыл җирендә эшмәкәрлекне арттыруга уңай йогынты ясар иде. Төмән, Волгоград, Самара, Саратов өл­кәләрендә һәм Краснодар краенда фермерлар һәм шәхси хуҗалыкларның кредит кооперативларыннан алган акчасы банклардан алынган кредит суммасыннан ким түгел. Акча каян гына алынса да, авылның киләчәге өчен эшли бит.

Тагын бер мөһим мәсьәлә – фермерлар файдалана торган җирне рәсмиләштерү. Бу турыда да сүз күптәннән бара. Рәсмиләштергән җиргә дәүләт ярдәме алу да ансатрак. Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы департамент җитәкчесе Виктория Абрамченко әйтүенчә, дәүләт теркәве аша узган җир күләменә карап фермерларга бирелергә тиешле бюджет ярдәме узган ел нибары 56 процентка гына үтәлгән. Ә бит йөзләрчә миллион өстәмә акча фермерлар кулына барып җитсә, зыян булмас иде.

Безнең фермерлар калышмый


Республиканың кайсы гына районына барып чыкма, фермерларның хезмәт нәтиҗәләренә сокланмый мөмкин түгел. Кайсы мал-туар асрап, ит, сөт җитештереп, кайберләре яшелчә һәм башка төрле шөгыль табып, мәш килеп яшәп яталар. Әлки районы авыллары шәхси хуҗалыкларында сөт сатып кына да ай саен 50-60 мең саф табыш алучылар бар.

Балык Бистәсе районы Мельничный Починок авылы фермеры Фәнил Бикмуллин терлекчелекне игенчелек тармагы белән бергә алып бармакчы. Терлек асрау өчен печәнне үзең әзерләп, ашлыгын үзең үстерсәң генә файдалы, ди ул. Барысын сатып ала калсаң, бернинди табышсыз калуың да бар. Дөрес, бу кадәрле хезмәтне берүзең башкарып чыгарга мөмкин түгел. Бикмуллиннар да авыр эшләрне бергәләшеп башкара. Шуңа күрә дә бит фермер хуҗалыгын соңгы вакытларда күбрәк “Гаилә фермасы” дип атап йөртә алар.

Сөткә бәя күтәрелә башлагач, хуҗалыкта күпләп сыер асрауның мәгънәсе артты. Чагыштырмача кыска гына вакыт эчендә сыерларның баш санын 30 га җиткерергә туры килде. Ни генә дисәң дә, 1 литр сөткә бәяләрнең 8 сумнан 20 сумга күтәрелүе фермерлар өчен шатлыклы хәл инде. Хәзер Фәнил Бикмуллин хуҗалыгы көн саен ким дигәндә 4 мең сумлык сөт сата. Бу исә аена 120 мең сум чамасы дигән сүз. Шуның янына әле бит ите, башка төр продукциясе дә өстәлә. Иткә дә бәяләр тотрыклы булса, тагын да яхшырак булыр иде дә бит.
Хәзер инде фермер язгы кыр эшләрен башка еллардагы кебек борчылып көтми. Кулда акча булса, барлык проблемаларны хәл итәргә мөмкин. Шул исәптән үз карамагындагы 200 гектар сөрү җирләрен дә вакытында эшкәртеп, чәчеп, ашлама кертүне дә. Бигрәк тә ишег­алдыңда быел гына алынган ике “МТЗ-80” тракторы басып торганда.

Балтач районы фермеры Марат Дәүләтшин исә Казанда үзләре өчен яңа агропромпарк ачылуга сөенә. Хәзер ул үз хуҗалыгыннан ит һәм ит продукцияләре сатып, ай саен 150 мең сум акча кертә. Бу исә аңа киләчәктә тагын да зуррак мөмкинлекләр ача.

Дөрес, фермерларның проблемалары да бик күп әле. Җитештерү бер хәл. Аны бит әле тиешле бәясенә сатарга да кирәк. Бигрәк тә ит һәм ит продукцияләрен. Ни генә дисәң дә, бер фермер җитештерү һәм эшкәртү, сату эшләрен башкарып чыга алмый. Моның өчен мөмкин кадәр тизрәк авылларда төрле кооперативлар эшли башлавы мөһим. 


Камил СӘГЪДӘТШИН
Ватаным Татарстан
№ 21 | 12.02.2014
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»