поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
21.02.2009 Җәмгыять

ӘМИРХАН ЕНИКИ ГАСЫРЫ

Әмирхан Еникиның 2 мартта булачак 100 еллык юбилее уңаеннан аның укучылар яраткан әсәрләре бер-бер артлы табадан төшәргә тиеш кебек булса да, бүгенге көндә бер, әмма берәгәйле китап дөнья күрде. Ул да булса “Мәгариф” нәшриятында бик мәгънәле исем астында чыккан “Биектән карап торасым килә...” дигән китап. Күренекле әдип Әмирхан ага Еники иҗтимагый тормышка актив мөнәсәбәтле шәхес иде. Татар ПЕН-үзәге химаясендә дөньяга чыккан һәм Әмирхан Еникиның кызы Резеда Тюменева, Әхәт Мушинский, Ләйсән Хафизова төзегән җыентыкта Әмирхан аганың төрле елларда язылган, актуальлеген бүген дә югалтман мәкаләләре туплап бирелде. Кереш сүзне Татарстанның халык язучысы Туфан Миңнуллин язган. “Мәгариф” нәшрияты директоры Мөдәррис Вәлиевның игътибарыгызга тәкъдим ителә торган сүзләре җыентыкны ефәк бау белән путалап куйган.

 

 

ӘМИРХАН ЕНИКИ ГАСЫРЫ

 

Әмирхан аганың әлегәчә китапларына кермәгән публицистик әсәрләрен туплап чыгаруны безнең нәшрият белән бергәләп башкару теләге туган Татар ПЕН-үзәгенә рәхмәт әйтүдән башласам да ярыйдыр сүземне. Хезмәттәшлегебез нәтиҗәсендә инде берничә кабатланмас хезмәт – затлы-затлы китаплар бастырып чыгарсак та, монысы күңелгә аеруча якыны, үзгә әһәмияткә ия булганы, дип уйлыйм.  Чөнки шул рәвешле Әмирхан Еники дигән олуг шәхесебезгә, аның иҗатына чын ихтирамыбызны тагын бер кат белдерү форсаты туды.

 

Аны укучыга якынайту юлында тыйнак кына өлешемне үзе исән чагында кушып өлгерсәм дә, күңел өстендә ниндидер үтәлеп бетмәгән бурыч тойгысы даими сиздереп-сыкрап тора иде...

 

Бүген әдәбиятка килүче буын, игътибар микъдары буенча бездән отышлырак шартларда булса да, без әле Мирсәй ага (Әмир), Шәйхи ага (Маннур), Нәкый ага (Исәнбәт)... кебек олпат агаларыбызны күреп, аларның сүзен-киңәшен ишетеп калганыбыз белән бәхетле икәнбез.

 

Табигатем белән «үз эченә бикләнгән» бер зат булуыма карамастан, студент чакта университетның мәшһүр «Әллүки» берләшмәсен җитәкләвем, аннары «Казан утлары»нда һәм нәшриятта хезмәт итүем дә, ихтимал, танылган әдипләр белән күпмедер аралашу-якынаюга мәҗбүр иткәндер. Мәгәр, Салих ага (Баттал) яки Нурихан ага (Фәттах) кебек, Әмирхан агаебыз да, шулар каршысына барасы бар бит дип кенә, матбугат-нәшрият тирәсендә эшләүчеләргә йөз суын түгә торган шәхес түгел иде. Әмирхан Еникинең әле, зирәк дипломат булу белән бергә, тирә-юнендәге теләсә кемне үзенә бик якын китермәве, фикердәшләрне шәхсән сайлап алуы да мәгълүм.

 

Шуңа күрә Әмирхан абзыйның почта аша җибәргән кыска гына мөрәҗәгать-запискасы миңа һич тә көтелмәгән хәл булды. Ул хат чыннан да бик кыска, биредә аны тулысынча китерергә дә мөмкин:

 

Мөхтәрәм Мөдәррис әфәнде!

 

Сезгә зур бер үтенечем бар: Сез чыгачак беренче томның “баш редакторы” булсагыз иде. Бу бик мөһим, бик кирәк. Бигрәк тә китапның үзе өчен...

 

Сезне республикада белмәгән кеше юктыр. Китап эчендә Сезнең исемегез булуы ул китапның дәрәҗәсен бермә-бер күтәрәчәк... Хәзер “баш редактор” дигән вазифа бармыдыр, юкмыдыр – мин ачык кына белмим, әмма Сез беренче томның “баш редакторы” булырга тиешсез. Бу, ихтимал, соңгы теләгемдер, ул үтәлергә тиеш.

 

Ихтирам белән, Әмирхан Еники. 10 январь, 2000 ел.

 

Васыятькә тиң, шуңадыр күңелне кузгата, хәтта бераз шомландыра да иде аның сүзләре... Юк, мин әлеге хатның кемсәләрне чыннан да шомландырып, үтләрен сыттырып, «морза»ның бу фәрманын формаль төстә булса да үтәргә мәҗбүр итүен күздә тотмыйм... Һәм, үзләре дә минем кебек тыйнаксыз адәмнәргә бер «записка»дан «фил» ясаучы булып күренсәм дә, моны Әмирхан Еникинең очраклы рәвештә каләмгә тотынуы гына дип аңлатырга нигезем юк. Белгәннәр – белә: ул һичкайчан бер генә сүзен дә исәпләмичә әйтмидер иде шикелле. Әле генә искәртелгәнчә, кайбер өлкән агайларыбыз кебек, теләсә кемгә «фатиха» язып та дәрәҗәсен төшермәде.

 

Сүзнең җитдилеген аңлаган хәлдә, гөнаһымны таныйм: олы яшьтәге әдипнең «бер минутлык хискә бирелүе» ихтимал дип, хатны алгач та бер читкә куйган идем. Озак та үтми, ул үзе шылтыратты. Мин, әлеге күптомлыкның башка нәшриятта чыгуын сәбәп итеп, «Мәгариф» кешесе буларак, мондый эшкә «тыкшынырга» хакым юклыгын искәрттем. Абзыйның фикере катгый иде. «Тиеш! Соңгы!» дигәннәрен үзенә хас булмаган  кырыслык белән кабатлады. (Бу, чынлап та, аның соңгы теләге булган икән. Озак та үтми Әмирхан агабыз бакый дөньяга күчте...) Аксакал сүзен аяк астына салмау турысында баш редактор Харрас Әюпка сүз катырга туры килде. Хәзер генә уйлыйм: хәлнең «кагыйдәдән чыгарма» икәнлеген белеп, шундыйрак эчтәлекле мөрәҗәгатьне Әмирхан агаем, һичшиксез, «Китап нәшрияты»на да юллагандыр. (Ике ут арасында калган Харрас абый як-ягына каранып кына шуны таныган кебек иде).

 

Чын мәгънәсендә зыялы әдипләребез, гамәли сәясәттән, фани дөнья гамьнәреннән читтә торган кебек күренсәләр дә, әйбәт мәгънәсендә сак, итагатьле-әдәпле, шул ук вакытта чиктән тыш принципиаль һәм җаны-тәне белән гаделлекне яклап чыгучылар – алар (...иде, дип өстисе килә, чөнки байтак исемнәрне инде хәтер сандыгыннан алырга туры килә). Моңа мисал итеп «татар булу» авыр елларда Сибгат ага Хәкимнең туган тел язмышын кайгыртып, аның киләчәге милли мәктәптә икәнлеген искәртеп язган гади, тыштан бик тыныч агышлы кебек тоелган, әмма тирән мәгънәле, уйга сала торган ихлас чыгышларын китерергә мөмкин. Шагыйрь булсалар да, әрнегән йөрәкне суырып алып, мәйдан өстендә болгамыйлар иде шул алар. Бәлки, күп сәбәпләрнең берсе шулдыр: бу бит – өркетелгән, сталин суыклары суккан буын... шул суыктан куркынуы кәүсә эчендә кара боҗра булып йомарланган буын...

 

Туксанынчы еллар җилендә тагын да ныграк дөрләгән Әмирхан Еники публицистикасы – халык язмышы, аның киләчәге турында гамь, кешелекле, гадел җәмгыять турында, турысын әйтик, хыяллану... Тирән агымлы дәрья сыман, фикер агышы, сүз сљреше сабыр-ипле генә барса да, бу – кљрәш авазы, кыю фикер кылычы иде.

 

Әйе, бүген кыю булу җиңелрәктер кебек тоела. Бар, әйтеп кара!.. Халык белми искәртмәгән: туры сүз хәтта туганыңа ярамый. Югыйсә, куштанны бер акыллы җитәкче дә күралмый, аның сатлыкҗан икәнен аңлыйдыр кебек, әмма... җаен белеп кенә сыланган ялагай сүз күңелгә май булып ята, ә туры «тукайлык» – дошман әләме булып тоела. Тоела шул! Бәлки, болай ук гомумиләштерү дә дөрес түгелдер: ныклы дәлилләр китереп әйтелгән ачык фикер,– хакыйкатьнең үзе үк булмаса да, хәтта ачырак тоелса да,– зирәк хуҗалар тарафыннан барыбер аңлау таба. Ә.Еники белән М.Шәймиев «хат алышуы» – шуңа бер мисал түгелмени? (Президент хозурында бергә булып, Әмирхан агайның аңа шактый четерекле сораулар биргәнен ишетергә туры килгәне дә булды. ) Хакимият белән иҗат әһелләренең мондыйрак диалогы бүген Туфан Миңнуллин, Равил Фәйзуллин, Разил Вәлиев, Роберт Миңнуллин... чыгышларында ишетелеп китә сыман. «Акыллы» фикер әйттем дип санаучылар байтак ул, акыллы сүзеңә колак салырлык итәргә дә кирәк бит әле!

 

Бу тупланмага кергән әсәрләрнең уртак сыйфаты – хәтта гадәти бер очракка мөнәсәбәт белдереп, «көн кадагына сукканда да» мәңгелек темаларны күтәрү, шактый күптән әйтелгән фикерләрнең әле дә булса актуальлеге югалмау. Бер көнлек күбәләкнең дә ташта эзе кала... Ниндидер сәбәп табылып әдипнең күптомлыгына кермәгән икән, бу әле «чүп савытына ташланган» дигән сүз түгел. Кайберләрен, бәлки, куркып та кертмәгәннәрдер. Кабат кайтып укып карарга мөмкин: алда искәртелгәнчә, бик сак, хакимияткә лояль Ә.Еники «астыртын гына» әллә нинди «антисоветчина» язып яткан, аларны партия газеталарында бастыра алган бит. Аның астарлы текстын әле бүген дә аңлап бетермәүчеләр күптер. Ә менә «главлит»та гаять сизгер кешеләр эшли һәм, әйтергә кирәк, алар үз хезмәтләрен (...«намуслы рәвештә» дип әйтә яздым) җиренә җиткереп башкаралар иде. Совет чоры матбугатында хезмәт куючыларны «эчке цензура»га, төгәлрәге – рәсми цензураны урап узу юлларына, алар өйрәтте (бөтенләй үк өйрәнеп җитә алмасалар да).

 

Әмирхан Еникиның «Соңгы китаб»ын «Казан утлары»нда бастырып чыгару өчен әзерләгәндә без дә уздык ул мәктәпнең бер коридорын. Агаебыз сыңар ноктасын да үзгәрттерми, өстәвенә үзе хастаханәгә кереп китте, журнал корректурасын шунда илтеп ризалыгын алабыз. Кыскасы: партиясез Әмирхан ага, партия өлкә комитеты хастаханәсеннән торып (шунда яткан көе), безгә кыйммәтле күрсәтмәләр бирә; без журнал хезмәткәрләре исә обком нәшрияты бинасының иң өстәге диярлек – унынчы катында аның сүзеннән чыкмыйча романын басмага әзерлибез; ә шул ук йортның дүртенче катында гына утыручы «главлит» бездән дә, Еники агабыздан да өстәрәк, өстенрәк, имеш...

 

Әйе, «Казан утлары»ның без эшләгән чоры да үзенчә кызыклы һәм... шактый ук хәтәр иде. Барысын да санап тормастан искә төшерик: «Идегәй» дастаны, Гаяз Исхакый исеме, хәтта Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф»ы да нәкъ шул елларда журналыбыз аша яңадан кайтты, татар әдәбиятында беренчеләрдән булып И.Салахов – сталин концлагерьләрен, Х.Камал – окоп хакыйкатен яктыга чыгарды, М.Госманов һәм аның фикердәшләре мәдәни тарихыбызны торгызуда фидакарь адымнар ясады һәм, Р.Фәйзуллин әйтмешли, «башларың себер китәрлек» шигъри әсәрләр дә басылды. Билгеле, боларның берсе дә «өстән кушып» эшләнмәде. Ашаган белми – тураган белә, дигәндәй: намусың кушканча язу бер кыюлык булса, аны намусыңа хилафлык китерми бастыру икеләтә тәвәккәллек сорый.

 

Принципиаль булу, гаделлекне яклау бер дәвердә дә җиңел түгел. Әмирхан Еники – патша заманында туып, ватандашлар (гражданнар) сугышы чорында үсмерлек елларын кичереп, нэп (яңа икътисади сәясәт) чорында һәм Сталин конституциясе яктылыгында тормышның ни икәнен аңлый башлаган, аннары «без дә солдатлар идек» дип дары иснәгән, соңра Хрущев җепшеклегеннән Горбачев–Ельцин демократиясенә кадәр мәтәлчек атынуларны күргән, – бер сүз белән әйткәндә, гасырны иңләп-буйлап кичкән ил агасы. Еники сүзе бүгенге шартларда да безгә аксакалның зирәк киңәше булып ишетелә. Әйтик, татар башкаласының милли йөзен саклап калу тирәсендә булачак ыгы-зыгыны ул фәлән еллар алдан күреп кисәткән. Без әлеге мәкаләне, (әлбәттә, алдан һични белмәгән килеш,– ә «Болгар номерлары» сүтелергә атна-ун көн генә калган икән), «Ватаным Татарстан» газетасында кабат бастырттык. Кырмыска оясына тагын бер таяк тыгасы килгәнгә түгел. Йортны инде «хәл иткәннән» соң шау-шу күтәрүчеләргә куәт өстәү теләге дә юк иде. Хакимиятнең үз кулы белән махсус программа булдырылуына ирешеп, аны, киң җәмәгатьчелекнең даими күзәтүенә алып, үтәргә мәҗбүр итү – бу заманда Казаныбызның тарихи-милли йөзен саклау өчен иң нәтиҗәле юл шул булып тоела, мәсәлән, миңа.

 

Сүз уңаенда әйтим: «Болгар номерлары» уңаеннан без фәкыйрегез дә моннан ун еллап элек Илбашына хат язган идек... Бәлки бу бик зур кимчелек саналырга тиештер, әмма мин сәясәттән ерак кеше, каләмемне дә андый темаларга манганым юк. Инануымча, һәркем булдыра алганын эшләргә тиеш: берәүләр ачлык игълан итә, митингта чыгыш ясый; икенчеләре милләт, туган тел хакына көн саен юньле гамәлләр кылу нәтиҗәлерәк дип саный,– боларны каршы кую дөрес түгел. Иң югары инстанциягә ук мөрәҗәгать итүем исә бары тик ул чакта кремльгә чакырылу форсатыннан файдаланып, кайберәүләр уйлаганча, «шәхси мәнфәгатьләрем»не кайгырту белән бәйле иде. Ачыграк итеп әйткәндә, тарихи «Болгар номерлары»н, асылда шундый ук язмыш көткән Матбугат йортын искә төшереп, әле гамәлгә ашмастай ук булып тоелмаган тәкъдимнәр белдерелгән җан авазы иде ул. Президентыбызның әлеге хатка махсус игътибарын сизгәч, шундук «чапты-китте карахмәтләр...» – әлбәттә, мәсьәләне хәл итү юлларын түгел, Аңа ничекләр итеп җавап бирәсен уйлау төн йокыларын алгандыр. Инде узган эшкә салават. Кем әйтмешли, без дигәнчә генә дә бармый, сез дигәнчә генә дә бармас бу дөньялар. Идән-түшәмнәре убылып килгән, таушалуның соңгы чигенә җиткән ул бинадан (Матбугат йортыннан) исән-имин чыгып өлгерә алганыбызга сөенәм генә!

 

Әмирхан Еники язмаларын кабат кайтып укыганда, менә шундый фани дөнья мәшәкатьләренә бәйле уйлар били икән, аның фикер сөрешенә үз гамьнәрең кушылып китә икән, димәк, ошбу мәҗмуга – олуг әдипнең мирасы-ядкареннән бер парә генә түгел.

 

Күңелнең биек киштәсендә урын алырлык Китапта бәян ителгәннәр – безнең бүгенгебез һәм киләчәгебез, аның затлы Әмире-Ханы – даими фикердәшебез һәм остазыбыз.

 


Мөдәррис ВӘЛИЕВ
Мәгариф
№ --- | 21.02.2009
Мәгариф печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»