12.02.2014 Интернет
“Ай-ти” алгарыш һәм идарә
Дәүләт Думасы депутаты Владимир Бурматов хөкүмәт җитәкчеләреннән мәгариф министры Дмитрий Ливановның планшетлы компьютеры өчен эшләнгән кушымта программаның (приложение) бәясен тикшерүне таләп итте.
Алдагы көндә “АйДесайд” компаниясенең министрның мобиль эшчәнлеген тәэмин итүче IT-система эшләве турында хәбәрләр пәйда булган иде. Мондый программалар гадәттә бик кыйммәт йөри, минималь бәясе – өч миллион сум, максималь бәясе егерме миллион сумга җитә дип әйтәләр. Мәгариф һәм фән министрлыгы iPadлары өчен эшләнгән кушымтаны белгечләр ун миллион сумга төшкән дип бәялиләр. Бурматов менә шул бәяне кыйммәтсенә. Яхшы эшләнгән мобиль кушымталар уңайлы нәрсә инде алар. Әйтик, хәзер юлга навигатор белән чыгарга гадәтләндек, таныш булмаган җирләрдә адашмыйча йөрү өчен менә дигән нәрсә инде. Ихтимал, министрга да үз кулы астындагы чиновниклар өере белән идарә итү өчен кушымта-программа кулайдыр.
Ә менә мәгариф системасы өчен аның файдасы бармы-юкмы, анысы бүтән мәсьәлә. Болай да бүселгән һәм ишелгән идарә итү аппаратын мәгълүмати системалар белән тәэмин итү халык җилкәсенә авыр йөк булып төшә, монысы хак. Хәзер бит иң кечкенә авыл җирлегендә дә кимендә дүрт-биш компьютер, аларның һәрберсенә заманча принтерлар һәм ксеркслар ялганган. Боларны операцион системалар һәм антивируслар белән тәэмин итү генә дә 25-30 мең сумга төшә. Әле кайчан гына компьютерлар юк иде һәм бер сәркатип хәзерге бөтен БТИ, кадастр оешмаларының, загсларның эшен, кулына каләм тотып, бер проблемасыз башкарып килде. Халыкка да уңайлы, эш тә җиңел бара иде.
Үткән көздә Санкт-Петербург парламенты депутаты Виталий Милонов та, дәүләт компьютерларын Windows программаларыннан азат итәргә, үзебезнең Россия операцион системасын эшләргә кирәк, дип җәнҗаллап алды. Аның сүзләре буенча, бер Петербургта гына да, йөз меңнән артык дәүләт компьютеры бар икән. Боларга лицензияле операцион системалар кую һәм антивируслар урнаштыру гына да 500 миллион сумнан артыкка төшә.
Антивирусны ел саен яңаны алып тору кирәклеген дә исәпкә алсак, идарәне “ай-ти” яктан тәэмин итү – ай-һай, кыйммәтле мәшәкать ул. Чиновниклар кушымта-программаларны да бик сөяләр, болары тагын да кыйбатрак. Үзе әйтүенә караганда, Милоновның унөч компьютеры бар икән, һәр компьютер артында бер штатлы депутат ярдәмчесе утыруын аңлавы кыен түгел. Дөрес, компьютерларга бушлай Linux системаларын да урнаштырырга була, аларга антивирус та кирәкми. Тик безнең түрәләр бушлай продуктларны бик яратмыйлар шул. Откатлар катыштырып эшләнгән кушымталар акча янчыкларын да калынайта, ә Linux берни дә бирми ул. Аны безнең кебек эш өчен кирәкле гаджетларны үз акчасына сатып алучылар гына сөя. Германиядәге кайбер муниципалитет чиновниклары да Linuxтан файдаланалар дигән хәбәрләр бар. Немецлар акча саный беләләр алар.
Хәзерге балалар космонавт та түгел, инженер да түгел, йә Президент, йә депутат, бер дә булмаса бухгалтер булырга хыялланалар. Балаларны да, кандидат чагында депутатларны да бер максат-омтылыш берләштерә: идарә олимпына менеп урнашкач, йортсыз-җирсез халыкка, мәзлүмнәргә ярдәм итү. Сайлау алды программалары изге ниятләр белән мөлдерәмә тулган була. Мондый югары максатларны куючылар үз күңелләрендә ихлас та булалар, аларны алдашуда, икейөзлелектә гаепләргә ярамый. Ә менә халыкка ярдәм итү өчен старт мәйданчыгына менеп урнашкач, ягъни депутатлыкка ирешкәч, министр булгач, шайтан – башка, җен – башка килеп чыга. Фикер аңлаешлырак булсын өчен аны янкилар тормышыннан бер сюжет белән иллюстрациялик. Бер американ сөйли. “Күптән түгел үз ишегалдымдагы чәчәк клумбасында эшләгәндә, өйләренә кайтып баручы күршеләремне күрдем”, – ди. Күршеләр сөйләшеп киткәннәр, чәчәкләр белән мәш килүче танышлары аларның кечкенә кызларыннан кем булырга теләвен сораган. Кызчык АКШ Президенты булырга тели икән. “Президент булсаң, беренче чиратта син нәрсә эшләр идең?” – дип кызыксынган әңгәмәдәше. “Барлык йортсыз-җирсезләрне ризык һәм торак белән тәэмин итәр идем”, – дигән горурлык белән кызчык.
Әти-әни дә шатлыктан балкып торалар икән, сорау биргән таныш та куанган һәм кызга бу олы максатка ирешүгә бүгеннән үк керешеп булачагын әйткән: “Син минем бакчадагы чүпләрне ута, ишегалдын себерергә булыш, мин илле доллар акча түләрмен һәм без соңыннан, икәү барып, ул акчаны кибет янындагы бомжга бирербез”, – дигән. Кыз берничә секунд уйлап торган да: “Ә ни өчен ул бомж, үзе килеп, сезнең бакчада эшләми, илле долларны шуңа гына түләр идегез”, – дигән. Олы максатлар гадәттә ихлас хыяллар белән өретелгән була, ә тормыш чынлыгы исә прагматизмны ярата төшә. Безнең депутатлар да максатларына ирешкәч, халыкның эшләргә теләмәүче, ялкау икәнен күреп алалар һәм сайлау алдыннан вәгъдә иткән “прәннек”не камчы белән алыштырырга кирәклеген аңлыйлар. Нәтиҗәдә Дума принтерыннан безне кысучы, эшләргә һәм салым түләргә мәҗбүр итүче кануннар котырган темплар белән төшеп кенә тора. Һәр канунны тормышка ашыру өчен яңадан-яңа структуралар туа, чиновниклар армиясе кызу темплар белән үрчи.
Министрлар инде элеккечә кул астындагыларны селектор төймәләренә басып кына чакырып идарә итә алмый башлыйлар, “ай-ти” технологияләрне ярдәмгә чакырырга туры килә. Алар исә, күргәнебезчә, кыйммәт йөри. Боларның барысын да тәэмин итү өчен яңа салымнарга ихтыяҗ туа, яңа законнар кабул ителә, салым җыючы структураларны ишәйтмичә булмый. Түрәләр салым җыю өчен, салымнар исә түрәләрне тоту өчен кирәк булып чыга. Менә шундый йомык әйләнә эчендә бөтерелә дәүләтләр. Президентлар экономия өчен идарә итү аппаратын кыскартырга омтылып карыйлар, кыскарту өчен яңа структуралар төзергә кирәк булып чыга һәм без бюрократиянең “ай-ти” алгарыш белән коралланган яңа катламын күрәбез. Асылда болар барысы да йортсыз-җирсез халык мәнфәгатьләреннән чыгып эшләнә.
Октябрь революциясенә кадәр Идел буенда Николай Бугров дигән миллионер яшәгән. Бурлаклар нәселеннән булган ул эшмәкәр он белән сәүдә иткән, тегермәннәр тоткан, Россия армиясен он белән тәэмин итү өчен контракт откан. Бизнесының 45 процент табышын ул янгын чыгып йортсыз-җирсез калучыларга, йорт салып бирү өчен, мохтаҗларны ашату өчен тоткан. Аның компьютеры да, компьютерга программа-кушымталары да булмаган. Бөтен бухгалтерияне берүзе алып барган, документларын кесәсендә йөрткән.
Танышлары бик кыстагач, ул бухгалтер яллаган, әмма өч ай буе эшсез түшәмгә төкереп ятканнан соң, бухгалтеры мондый шартларда хезмәт хакы алып эшләргә оялуын әйтеп, эштән азат итүне сораган. Шулай да бизнесы бик нык киңәеп, бөтен Идел буе сәүдәсен үз кулында тота башлагач, Бугров бер бухгалтер ялларга мәҗбүр булган, аңа бик яхшы түләгән. Эше дә уң барган, мөлкәте дә арткан. Хәзерге шартларда Бугровка да бухгалтерларның тулы бер армиясен тотарга, аларны компьютерлар һәм ”ай-ти” продуктлар белән тәэмин итәргә туры килер иде, билгеле. Бөтен байлыгы идарә итү аппаратына тотылып беткәч, ул да, йортсыз-җирсезләр хәсрәтен кайгыртудан туктап, теге американ кызчык кебек: “Алар ник үзләре эшләмиләр?” – дигән дөрес һәм прагматик сорау куярга мәҗбүр булыр иде.