12.02.2014 Мәгариф
Медаль язмышы яки мәгариф системасындагы үзгәрешләр
Бу көннәрдә массакүләм мәгълүмат чараларында “Мәктәптә алтын һәм көмеш медальләрне бирүне туктатырга, хәтта мәктәп үз инициативасы буенча аны тапшырса да, аның кыйммәте инде булмаячак”, - дигән хәбәр таралды.
Бер караганда, бу хәл уңай бәяләнергә тиеш кебек, чөнки соңгы елларда медальгә ия булган бик күп укучы үзенең белемнәрен БДИда раслый алмады, ягъни аларның медале ясалма булып чыкты. Бу өлкәдә статистика да бик яхшы мәгълүмат бирми. Әйтик, Сахалинда алтын медальне һәр 596нчы укучы, Мәскәү өлкәсендә - һәр 253нче, Саратов өлкәсендә - 158нче, Ростов өлкәсендә - һәр 55нче, Ингуш республикасында - һәр 39нчы, Краснодарда - һәр 38нче, Ставрополь краенда - һәр 29нчы, ә Кабардино-Балкариядә һәр 18нче укучы алтын һәм көмеш медаль алган. Россиянең дәрәҗәле югары уку йортлары - Мәскәү дәүләт университеты, Санкт-Петербург дәүләт универстеты уздырган эчке БДИда 80% тан артык абитуриент үзенең медален аклый алмаган. Элек бу мәсьәлә ничек куелган иде соң?
1917 елга кадәр алтын медальне гимназия җитәкчеләре карары белән бик сирәк кенә укучыга биргәннәр. Медаль тарихы 1828 елдан башлана. 1835 елга кадәр алтын медальне җирле университет, ә 1835 елдан соң мәгариф округы карары буенча тапшырганнар. Кайчагында алтын медаль тапшыру - тапшырмау хөкүмәт карамагында да булган. Әйтик, Сембер шәһәрендә (хәзерге Ульяновск) гимназия директоры Федор Керенский (Вакытлы хөкүмәт рәисе А.Ф.Керенскийның әтисе) В.И.Ульянов - Ленинга алтын медаль бирү турындагы карарга кул куйгач (1887 ел), бик күп түрәләр шау-шу куптарганнар, чөнки нәкъ шул елны В.Н.Ульяновның абыйсы Александр Ульянов император Александр IIIкә һөҗүм итүдә катнашып, үлем җәзасына тартылган була. Әмма Ф.Керенский бу медальне тапшыра, чөнки гимназиядә укыганда Володя Ульяновка тиңнәр булмый. Ул вакытта медаль алу өчен латин теле, борынгы грек теле һәм математика буенча “5”, ә башка фәннәрнең уртача балы 4,5 булырга тиеш була. Шуңа өстәп, тагын яхшы тәртип тә таләп ителә.
СССРда укучыларны алтын медаль белән бүләкләү турындагы карар 1945 елда үз көченә керә. Алтын медаль белән рәттән көмеш медаль дә тапшырыла башлый, әмма медалистлар саны күп булмый. Югары уку йортына кергән медалистлар зур фәнни казанышларга ирешәләр. Мәсәлән, Казан дәүләт педагогия университеты профессоры Фәрит абый Ситдыйков - Әгерҗе районы Иске Сләк авылы горурлыгы. Ул мәктәпне “5”ле билгесенә генә тәмамлый.
1968 елда көмеш медаль белән бүләкләү туктатыла. Ә 1985/86 уку елыннан көмеш медаль яңадан тапшырыла башлый. 2003 елны Россия мәгариф министры Владимир Филиппов алтын һәм көмеш медальләрне стенада эленеп торырлык итеп ясарга тәкъдим итә. 2009 елга кадәр медаль югары уку йортына кергәндә ярдәм итә иде, ә 2009 елда бу ташлама бетерелде.
Россия мәгариф министрлыгының бу адымын ничек бәяләргә соң? Минем уйлавымча, медаль бирү процедурасын катлауландырырга гына иде. Тәҗрибәле укытучылар, мәктәп директорлары бу хакта болай уйлыйлар: кайбер балалар беренче сыйныфка кергәч үк, белем алуга омтылып, төрле сынауларда катнашып, гел “5”легә укып бара - андыйлар бик сирәк. Шуңа күрә медальне юкка чыгарырга кирәкмәс иде, ә бәлки, мәктәп елларында ирешкән уңышлар күрсәткече булган, республика күрләмендә, регионнарда, Россия күләмендә яулаган дипломнарны, медальләрне, значокларны беренче сыйныфтан ук җыеп барып, баланың укуында, җәмәгать эшендә катнашканын да исәпкә алып портфолио төзеп эш итәргә иде. Ә түрәләр исә бу хакта уйланып, иҗади һәм башлы балаларны алга таба үстерү урынына, аларның өметен өзәләр.
Ижау шәһәре.