11.02.2014 Авыл
Сыер авырса, акча түләргәме?
Мал табибларына акча эшләргә кушылганнан соң, гади халык аптырашта калды. Авыл халкы яхшы белә: хәзер мал табибларыннан башка гына хуҗалыкта терлек асрау бик кыен. Элек кенә ул сыер-сарыклар, кош-кортлар авыруның ни икәнен белмәде. Хәзер әнә көтүнең даны булган иң күп сөт бирүче сыерың да лейкоз зәхмәте белән зарарланган булырга мөмкин.
Аны гади күз белән генә карап, белеп булмый. Ветеринар анализлар алып тикшертмәсә, лейкозны ачыклый алмыйлар. Сыер бозаулаганда да мал табибыннан башка булмый. Кайбер хуҗалыклар сыерны система куеп аякка бастыра. Бозаулаганнан соң мастит белән дә тилмертә әле ул сине. Инде абзарыңны үтәли җил йөрмәслек итеп томалап куйсаң да, сыер бирешә. Халык медицинасы белән генә котылып булмый, кабат мал табибын чакырырга туры килә. Әле ярый, ул үз авылыңда булса. Бүген, чыннан да, республиканың шактый хуҗалыгында бу һөнәргә кытлык сизелә.
Мәгълүматларга күз салсак, республикада 451 мал табибы җитешми. 113 хуҗалыкта, гомумән, бу эш белән шөгыльләнергә белгечләр юк. Хәлләр аеруча Баулы, Ютазы, Менделеев районнарында катлаулы. Казан дәүләт ветеринария академиясендә белем алучылар да бу эшкә атлыгып тормый. Узган ел диплом алган 170 белгечнең нибары 26сы авылга кайткан.
Авылларга мал табибларын җәлеп итү, аларның дәрәҗәсен күтәрү, хезмәт хакларын арттыру өчен аграр министрлык түләүле хезмәтләрдән файдаланырга кирәклеген әйтә. Алдагы биш елда бу төр хезмәтне киң кулланылышка кертмәкчеләр. “Без һәрчак, мал табибларына игътибар җитми, хезмәт хаклары аз, дип зарланабыз. Түләүле хезмәт күрсәтү белән нәтиҗәләргә ирешкәнебез юк, гәрчә мөмкинлекләр булса да, – ди министр Марат Әхмәтов бу уңайдан. – Авылларда ветеринария пунктлары төзү, аны кулланылышка тапшыру программасы эшли. Табиблар хуҗалыкларга вакытында бара алсын өчен, транспорт та бирелә. Бары тик эшләргә генә кирәк”.
Бүген республикада бер миллионнан артык мөгезле эре терлек бар. Аның һәрберсе диярлек нинди дә булса ветеринар ярдәмгә мохтаҗ. Матбугат чараларында түләүле хезмәт турында шаулаганнан соң, авыл кешеләрендә ризасызлык туды. Авыл кешесе нинди хезмәтләр өчен акча түләргә тиеш? Шуңа да әлеге мәсьәләгә ачыклык кертергә булдык.
Югары Ослан районы фермеры Мурат Сираҗин әлеге хәл уңаеннан, ветеринария хезмәте дә – ашыгыч ярдәм, полиция хезмәтләре кебек үк бик кирәкле гамәл, дигән фикерен җиткерде. “Сыйфатлы азык-төлек җитештерим дисәң, иң беренче чиратта синең терлегең сау-сәламәт булырга тиеш. Хәрбиләрнең, укытучыларның, табибларның хезмәтен түләүлегә әйләндерү дөрес сәясәт түгел. Халык иминлеген, сәламәтлеген кайгырткан беренчел хезмәтләр түләүле булырга тиеш түгел. Өстәмә ярдәм аласың килә икән, түләүлесе дә булсын. Профессор дәрәҗәсенә ирешкән ветеринар белән киңәшләшәсең килә икән, рәхим ит, акчаңны түлә дә, чакыртып китер, аның хезмәтеннән файдалан. Вакцинация, дәвалау өчен акча алынырга тиеш түгел. Безнең крестьяннарның болай да финанс мөмкинлеге чамалы. Ветеринар белешмәләрне акчага бирү дә дөрес хәл димәс идем. Аны элек бушлай бирделәр”, – ди Сираҗин.
– Ветеринария хезмәте болай да өлешчә түләүле инде ул, – дип фикер йөртә Саба районыннан шушы хезмәткә гомерен багышлаган Габит ага Фәхретдинов. – Аны тагын да арттыруның мәгънәсе юк дип саныйм. Төп хикмәт – сыйфатлы хезмәт күрсәтүдә. Бөтен бәла – бу һөнәр ияләренең дәрәҗәсе төшүдә. Үз эшләренең осталары булган белгечләр башка тармакларга китеп барды. Түләүле хезмәт күрсәтүгә алынасың икән, иң беренче эш итеп, яхшы кадрлар булдырырга кирәк. Безнең хезмәт – иң пычрак эшләрнең берсе. Нинди генә шартларда эшләмибез. Белемле, иҗади эшләүче белгеч, хуҗалыгыңа килеп, терлегеңне дәвалап китә икән, акча кызганмаучылар да бар. Яшерен-батырын түгел, бүген ветеринар белгечлегенә очраклы кешеләр килә. Яшьләр арасында бу һөнәргә мөкиббән китүчеләр юк дәрәҗәсендә. Аларны диплом гына кызыксындыра. Менә шуңа да бүген мал табиблары җитми дә инде.
– Ветеринария өлкәсендә моңарчы да түләүле хезмәтләр бар иде. Андый төр хезмәтләрнең исемлеге күптәннән тәгаенләнгән, – дип аңлатма бирде Министрлар Кабинетының ветеринария идарәсе дәүләт баш инспекторы Алмаз Хисаметдинов. – Бу – бөтен тармакны түләүлегә әйләндерү дигән сүз түгел. Акча эшлим дип, йогышлы авыруларга каршы көрәшүне, дәвалауны түләүлегә калдыру турында уй була да алмый. Куркыныч тудыручы авыруларга каршы көрәш бушлай булды һәм булачак та. Әлеге максатка хөкүмәттән акча каралган. Бары хезмәт күрсәтүләрнең кайберләре генә түләүле. Күбесенчә раслаучы документлар өчен түләргә туры килә.
Алмаз Хисаметдинов сүзләреннән күренгәнчә, максатлары – халыктан акча җыю түгел. Түләүле хезмәтләрне дә арттырырга уйламыйлар. Бары тик мондый төр хезмәт күрсәтүләр булганда, ветеринарның акчасы артачагын аңлата ул. Кергән табышның 50 проценттан ким булмаган өлеше хезмәт хакын арттыруга юнәлдерелә икән.