поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
20.02.2009 Шоу-бизнес

"ИТТИФАК" - ТАТАР ЯШЬЛӘРЕН БЕРЛӘШТЕРӘ

Hip-hop, R&B, RAP, dancehall чит илләрдә шактый үсеш алган юнәлешләр булса да, безнең татар җирлегендә ул бөреләнә генә башлады дип әйтергә мөмкин. Аның пионерлары арасында тң танылганы, мөгаен, «Иттифак» төркемедер. Газета укучыларына әлеге төркемнең солисты Ильяс Гаффаров белән җәһат әңгәмәбезне тәкъдим итәбез.

- Ильяс, ялгышмасам «Иттифак» гарәпчәдән берләшүне аңлата.  Сез нәрсәне яисә кемне берләштерергә уйлыйсыз?

 

 - Безнең очракта бу иҗади яктан берләшүне аңлатадыр. Безнең төркем тирәсендә бик күп талантлы кешеләр тупланды. Сәхнәдә өчебез генә (Альбина Сөләймәнова, Назыйм Исмәгыйлев һәм мин) чыгыш ясасак та, альбом яздыру процессында унлап кеше катнаша. Чөнки без төрле формалар эзләргә тырышабыз. Шуңа күрә төрле музыкантларның ярдәменнән файдаланабыз. Бу очракта без музыкантлар, ди-жейлар, электрон музыкантларны чакырабыз. Хәттә Финляндиядәге Раиф Хәйрулла (бас гитара) белән дә эшләдек.

 

 - «Иттифак» бик мәгънәле исем...

 

 - Көннәрдән-бер көнне студиягә җыелгач, шул сүз искә төште дә, берәүдә каршы булмагач, үзебезнең төркемне шулай атарга булдык.

 

 - Ильяс, сез кайда белем аласыз?

 

 - Альбина белән мин Казан дәүләт университетының татар филологиясе факультетының 5 курсында укыйбыз.Ә Назыйм архитектор булырга әзерләнә.

 

 - “Иттифак”ны яшүсмерләр җылы кабул итә. Тәүге «Бәлки» дигән альбомыгызны да яратып тыңлыйлар. Минем белүемчә, инде яңасын да зарыгып көтүчеләр бар.

 

 - Әйе, 2007 елда безнең дебют альбом дөнья күрде. Ә яңасына менә шушы көннәрдә керештек дип әйтергә була. Безнең өчен быел бик кызу ел булачак. Алда дәүләт имтиханнары, диплом эше көтә. Шуңа да карамастан, яңа альбомны да дөньга чыгару өстендә эшләр алып барылачак.

 

 - Төркемнең репертуарын кем кайгырта?

 

 - Текстларны үзебез язабыз. Шулай да музыка өчен мин җаваплы, колллегаларыбызның ярдәменнән дә файдаланабыз.

 

 - Ильяс, нишләп әле альтернатив музыка белән шөгыльләнергә булдыгыз?

 

 - Бу безгә якын юнәлеш булганга.

 

 - Модерн, яңа ягымнарга кояш астында үз урының өчен көрәшергә кирәктер?

 

 - Безгә сәхнәнең зурлыгы мөһим түгел, ә тамашачының аңлап кабул итүе кыйммәттрәк.

 

 - Сезгә кайларда чыгыш ясарга туры килә?

 

 - Яшьләр күңел ача торган җирләрдә, төнге клубларда. Зур концертларда да чыгыш ясыйбыз.

 

 - Сезне тыңлаганда мәгълүм шәхесләргә карата кыю гына фикерләр дә яңгырап китә. Моның өчен алар сезне утлы табага “бастырганнары” юкмы?

 

 - Юк, бәлкем бу аларга кызык түгелдер.

 

 - Ә тәнкыйтькә мөнәсәбәтегез?

 

 - Тәнкыйтьне нормаль күренеш дип саныйм. Әлбәттә, тәнкыйтьченең кем булуына игътибар итәбез. Без хөрмәт итә торган кеше булса, аның фикере шатланып кабул ителә.

 

 - Ильяс, үзегез ничек уйлыйсыз, «Иттифак»ны күбрәк кемнәр тыңлый?

 

 - Без тәкъдим иткән форманы, әлбәттә, яшьләр кабул итә һәм шулай ук югары белемле кешеләр.

 

 - Студент тормышында клубларда чыгыш ясау ярдәм итәме?

 

 - Бу ике әйбер бер-берсенә һич тә комачауламый.

 

 - Кабат яңа альбом турындагы сөйләшүгә күчик...

 

 - Музыкасы тулаем әзер дип әйтергә була. Ә текстлар әле языла гына башлады. Без үзебезгә бик таләпчән булганга күрә, әле кабат-кабат яздырабыз.

 

 - Икенче альбомыгызда тематик яктан нәрсәләргә игътибар итәргә уйлыйсыз?

 

 - Тематикасыбыз шул ук калыр, дип уйлыйм. Бәлки, текстлары алай ук турыдан-туры китереп бәрә торган булмас. Ә күбрәк кинаяле, образлырак килеп чыгар.

 

 - Ә нишләп алай дип уйлыйсыз?

 

 - Безгә андый ысул якынрак, чөнки кайбер фикерләр турыдан-туры әйтелсә, ничектер башкача яңгыраячак. Тыңлаучыга фикер йөртү өчен җирлек калмаска мөмкин. Ә җирлек калырга тиеш дип уйлыйм. Чөнки андый альбомның файдасы һәм кыйммәте күбрәк булачак.

 

 - Үз тирәсендә бик күп сүз кузгаткан һәм күпләрнең уртак темасы булган кризиска мөнәсәбәтең?

 

 - Иҗат өчен кризис иң уңайлы җирлек. Ләкин иҗаттан кала шәхси проблемалар да бар бит әле. Стандарт булган булмаган алымнар кулланып булса да, яңа альбомны чыгарырга уйлыйбыз.

 

 - Алда диплом, филолог белгечлеге, ә «Иттифак»ның киләчәген ничек күз аллыйсыз?

 

 - Алдагысын әле белеп булмый. Бәлкем бу киләчәктә дә хобби булып калыр. Берәр продюсерлык компаниясе яисә җитди матди ярдәм булса, без үзебезне киңрәк күрсәтер идек. Безнең киләчәк бюджетка да бәйле бит әле ул.

 

 - Бүгенге татар эстрадасы хакында фикерләрегез?

 

 - Хәзерге яшьләр радио-телевидениедән нәрсә ишетә, нәрсә күрә - шуны дөрес дип саный. Һәм әз генә дә тирәнрәк казынырга теләми, иренә. Мин аларга уйланырга, кызыксына торган булырга тәкъдим итәм. Белемне дә даими рәвештә арттырып торырга кирәк. Дөнья экраннан күрсәтелгәнчә генә түгел, күпкә кызыклырак бит ул. Дөньяны һәр кеше үзенчә ачарга тиеш.

 


Мөршидә КЫЯМОВА
Интертат.ру
№ --- | 20.02.2009
Интертат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»