поиск новостей
  • 19.03 "Ләйлә вә Мәҗнүн" Кариев театры, 18:30
  • 19.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.03 "Ут чәчәге" Кариев театры, 13:00
  • 20.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 21.03 "Анна Ахматова:Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13:00
  • 21.03 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18:30
  • 22.03 "Корт" Кариев театры, 18:30
  • 22.03 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18:30
  • 23.03 "Йосыф" Кариев театры, 18:00
  • 23.03 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 13:00
  • 23.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17:00
  • 24.03 "Әлифба:Хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 13:00
  • 24.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 17:00
  • 26.03 "Мио, минем Мио!" Кариев театры, 18:30
  • 26.03 "Җилкәнсезләр" Тинчурин театры 12:00 һәм 18:30
  • 27.03 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 19:00
  • 27.03 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Март
  • Татьяна Водопьянова - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Гайнуллин - актер
  • Ренат Вәлиуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Илшат Вәлиулла - язучы
  • Гөлнур Корбанова - шагыйрә
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Кому требуется шпаклевка, обои, по городу Казани также Арск обращаться по тел +7 (917) 266-37-64.
  • Яр Чаллыда 2-бүлмәле фатир сатыла:Яңа шәһәр, 30 комплекс. Мәйданы 52 кв.м. Планировкасы әйбәт - распашонка. Җылы, яхшы хәлдә. Хуҗасы сата. Телефон:8-9631571216
  • Хәерле көн! "Салават Купере 2" торак комплексында бөтен унайлыклары булган 2 бүлмәле квартира арендага бирелә. 3 этажда. Өр-яңа ремонт, мебель. "Бәхетле" артында урнашкан. Тәртипле татар гаиләсе эзлибез. Йорт хайваннарсыз. Төп шарт: тәртип, чисталык, вакытында түләү. Риелторларсыз. Элемтәләр өчен телефон: 89534975861
  • Студентлар өчен өстәмә эш. 8-917-880-94-77
Архив
 
11.02.2014 Авыл

Авылны янә санамакчылар

2016 елда Татарстанда янә авыл хуҗалыгында исәпкә алу кампаниясе үтәчәк. Республикада аны сыйфатлы итеп башкару өчен чаралар күрелә башлады да инде. Аерым алганда, Татарстан Дәүләт Советының Бюджет, салым һәм финанс комитетының чираттагы утырышында депутатлар “Татарстан Республикасында 2016 елда узачак Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбенә әзерлек кысаларында муниципаль район җирлеге органнарына һәм шәһәр округларына дәүләт хокук­лары бирү турында” закон проектын карады.

Бу исә район хакимиятләренә эшне башлап җибәрергә мөмкинчелек бирә. Әлеге чара республикада 2016 елның 1 июленнән башланып, 15 августына кадәр дәвам итәчәк.

Каравыл кычкырасы урында

Россия авыл хуҗалыгы казанышлары турында сүз барганда, ил җитәкчелеге зур саннар кыстырып сөйләргә ярата. Бигрәк тә гомуми саннар турында сөйләгәндә. Мондый хәлнең бер күңелле ягы бар инде барын. Ул саннарга карап, сөенәсе килә. Тик еш кына саннар бер, ә урыннардагы хәл бөтенләй икенче төрле шул. Моның сәбәбен белгеч­ләр рәсми статистиканың еш кына сәяси төсмер алуында дип аңлата. Хәер, мондый хәл бер авыл хуҗалыгына гына кагыла дию дә дөрес булмас. Шуңа күрә күп вакыт каравыл кычкырасы урында ура дип сөрән салабыз. Аннары инде үз ялганыбызга үзебез ышанып, тынычланып яшибез.

Каләм ияләреннән күп тапкырлар ишеткәнем бар: тормышыбызны объектив чагылдыра торган мәгълүмат табуы кыен. Бигрәк тә авыл хуҗалыгында. Әйтик, кайбер район авылларында эре терлекнең баш саны кимегәннән-кими, ә хуҗалык­ларда сөт җитештерү арта. Бигрәк тә шәхси хуҗалык­лардагы хәлләр гаҗәпкә калдыра. Сыерлары бөтенләй бетеп баручы авылларда да сөтнең арта баруы күңелдә шик уята. Авыл җитәкчеләре моны бик гади итеп аңлата үзе. Өстән күпме кушалар, шундый сан бирәбез, диләр.

Чүлмәкчедән күрмәкче ди­­гәндәй, мондый күпер­телгән саннар терлекчелеккә генә кагылса бер хәл. Авыл хуҗалыгының барлык тар­мак­­ларында шундый хәл. Бу турыда кемнәр генә кайларда гына әйтмәде инде. Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин да җае чыккан саен шуны тәкрарлый. Авыл хуҗалыгындагы хәлләрдән яхшы хәбәрдар булган де­путатның илдә ит, сөт, ашлык һәм башка төр продукция күләме турында мәгълү­мат­ның дөреслеккә туры кил­мәве турында ил җитәк­че­ләренең күзенә карап әйткән чаклары булса да, берни үзгәргәне юк. Эт өрә, бүре йөри кебек килеп чыга. Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгында да мондый хәл­ләргә әллә ни исләре китми бугай. Бәлки шуңадыр кабул ителгән програм­малар­ның күбесе нәтиҗәсез кала. Авыл хуҗалыгына дәүләт ярдәме дә кызган комга су сипкәндәй эзсез югала тора.

Санасаң да, санамасаң да...

Белгечләр әйтүенчә, авыл хуҗалыгында килеп туган проблемаларны дөрес хәл итәр өчен мондый исәпләү­ләр ким дигәндә ун елга бер тапкыр уздырылырга тиеш. Безнеке кебек очсыз-кырый­сыз илдә реаль хәлне белеп тору бигрәк тә мөһим. Кызганыч, авыл хуҗалыгында мондый исәпкә алу бездә онытылганда бер генә уздырыла. Күрәсең, җепнең очын югалтырга шулай җайлырактыр инде. Югыйсә 94 ел эчендә мондый чараның нибары ике тапкыр гына узуын илнең икътисадый мөмкинлекләре чикләнгәнлеге белән генә аңлату дөреслеккә туры килми. 1920 елда уздырылган авыл хуҗалыгы исәбе буенча 2006 елга кадәр яшәгән илдә нинди төгәл исәп булсын?

Баштарак 2012гә, тора-бара 2014 елга план­лаш­ты­рыл­ган авыл хуҗалыгы исә­бен алу чыгымнарын башлыча федераль бюджет күтә­рергә бурычлы. Татарстан Финанс министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, әлегә бу максатларга 45 миллион сум би­релгән. 2006 елда авыл ху­җалыгы исәбе алыр өчен тотылган чыгымнар белән чагыштырганда бу бик аз, ди белгечләр. Татарстанның 50ләп районы, шул исәптән республика һәм район үзәкләре саналучы 21 шәһәр, 19 шәһәр тибындагы бистә, 3082 авылны берләш­тергән 916 авыл муниципаль берәмлегенә ке­рүче 500 меңнән артык төр­ле объект, бина һәм корылмаларын йө­реп чыгу өчен шактый зур оештыру эшләре, финанс мөмкин­лекләр кирәк булачак әле. Аларның кай­бер­ләре федераль бюджеттан бире­лүче төрле субсидия һәм дотация­ләргә бәйле икән­леген искә алганда, урын­нарда кем­нәрдер туплаган мәгълүмат­ларның төгәл булуын да тикшереп тору зарур. Шуңа карап авыл хуҗалыгы тармак­ларының бүгенге хәле, килә­чәккә булган мөмкинлекләре ачыкланачак.

Гаделлек булырмы?

Сер түгел: соңгы 20 – 25 ел эчендә дәүләт тарафыннан авыл хуҗалыгына би­релә тор­ган ярдәм гадел­лектән ерак булды. Ил җитәкчелеге югары трибуналардан әле­дән-әле, безнең өчен продукция җитеш­те­рүченең кем булуы, ягъни инвестормы, мөс­тәкыйль эшләргә омтылучы хуҗалык яки крестьян-фер­мермы - дәүләт алдында тигез хокуклы, дип ышандырырга тырыша килде. Тик гамәлдә моның киресе кү­зәтелә. Һәр­хәлдә, шәхси ху­җа­лыгында продукция җи­теш­терү­че­ләргә һәм инвесторларга дәүләт тигез яр­дәм күр­сәтүдән бик ерак әле. Гәрчә шул ук рәсми статистика һәр икесенең дә продукцияне бер чама җитеш­терүен раслый килә. Бу очракта дәүләт кемне күбрәк якларга тиеш соң? Әлбәттә инде, дәүләт­тән миллиард­лар­ча сум субсидия алып, акчаның кая китүен дә рәт­ләп бел­мәгән, төгәлрәге, бе­лергә телә­мәгән инвестор тү­гел, ә продукцияне аз чыгымнар белән күбрәк җи­теш­терүчеләр дәү­­ләттән ярдәм­не күбрәк алырга тиештер.

Киләчәктә авыл хуҗалы­гында һәр җитештерүченең нинди хәлдә булуын, аңа нәрсә җитмәгәнен, кыскасы, һәркайсының хәлен яхшы белеп тору кирәк. Бары тик шул вакытта гына авыл хуҗалы­гында продукция җитештерү­челәр дәүләттән тигез һәм гадел ярдәмгә өмет итә ала. Моның өчен исә 2016 елда уздырылачак авыл хуҗалыгы исәбен әштер-өштер генә түгел, ә төрле яклап җиренә җиткереп үткәрелүе шарт. 


Камил СӘГЪДӘТШИН
Ватаным Татарстан
№ 20 | 11.02.2014
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»