поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
10.02.2014 Җәмгыять

Тыю гына ярдәм итәрме? (Сораштыру)

Депутатлар телевизор экраннары аша яшүсмерләр тарафыннан кылынган җинаять, физик яки психик көч куллану күренешләрен күрсәтүне иртәнге сәгать җидедән алып төнге сәгать уникегә кадәр тыярга тәкъдим итә. Алар фикеренчә, мондый күренешләрне караган яшүсмернең, “болай эшләргә” ярамый дип колагына киртләп куясы урынга, “моны эшләп карарга кирәк”, дип нәтиҗә ясавы ихтимал.

Депутатлар күптән түгел Мәскәү мәктәпләренең берсендә булган фаҗигане даими рәвештә яктырткан сюжетларны да тәнкыйть утына тоткан. “Балага яшьтәшенең адымы ныграк тәэсир итә, ул аннан үрнәк алырга тырыша”, – дип саный алар. Ничек уйлыйсыз, бу ысулның нәтиҗәсе булырмы икән? Әллә без инде яшүсмерләр арасында җинаятьчелек белән көрәштә мондый алымны кулланырга соңга калдыкмы?

Наилә Батыршина, “Жасмин” психологик үзә­ге җитәкчесе:

– Массакүләм мәгълүмат чаралары кешегә хәтта йок­лаган вакытта да тәэсир итә. Психикасы нык булмаган яшүсмергә тискәре йогынтыны киметү өчен, мондый тапшыру, сюжетларны һич­шиксез тыярга кирәк. Ләкин тискәре күренешләрне бераз күрсәтеп алу да комачау итмәс. Балага ул азмы-күпме яхшыны начардан аерырга ярдәм итә. Шулай да баланың формалашуында иң төп нигез – ата-ана тәрбиясе.

Илдар хәзрәт Баязитов, Татарстан мөфтие урынбасары:

– Дөрестән дә, азрак соң­га калдык. Ләкин барыбер нәрсәдер эшләргә, бу күре­нешләрне тыярга кирәк. Яхшылыкка, хәйриячелеккә чакыра торган социаль рекламалар саны күбрәк булсын. Без үскәндә балалар, яшьләр өчен яхшы әкиятләр, тәрбия­ви кинолар бар иде. Хәзер дә яхшы сыйфатларны үстерә торган кино, мультфильм­нар кирәк. Баланы кечкенә­дән Аллаһы Тәгаләнең барлыгына өйрәтсәң, ул начар гамәлләрдән ерак тора. Дин дәресләре алган бала әти-әнисен, янәшәдәгеләрен хөрмәт итәргә өйрәнә.

Раяз Фасыйхов, җыр­чы:

– Киноларда көчләү, җи­наять күренешләре барыбер дә чикле күләмдә. Аларны без дә карап үстек инде. Ми­ңа калса, төп басымны, иң беренче чиратта, компьютер уеннарына һәм Интернетка ясарга кирәк. Шундый компьютер уеннары бар: анда син җинаятьче сыйфатында үзе­ңә тоткыннар алып, кеше­ләрне атып, үтереп йөрисең. Компьютерда кеше үтереп, бер этаптан икенче этапка күчәргә күнеккән кеше виртуаль дөнья белән чынбарлыкны аермый башлый. Элек­ке мултьфильмнарны күбрәк күрсәтсеннәр иде. Балаларыбызга да тәрбияви, үсеш өчен файдалы мульт­фильмнарны гына карарга рөхсәт итәбез. Тәрбия мәсьә­ләсендә төп җаваплылыкны мәктәпкә генә өеп калдыру да дөрес түгел. Иң элек гаи­ләдә тиешле тәрбия булырга тиеш.

Гөлсәһирә Гыйниятова, 155 нче татар гимна­зиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы:

– Күпмедер дәрәҗәдә те­левизорның да йогынтысы бардыр инде. Ләкин, минем­чә, монда төп проблема бик тирәндә ята. Иң элек ата-ананың мәктәп­кә, укытучыга булган мөнәсә­бәтен үзгәр­тергә кирәк. Без үскәндә, белемебез нинди, шундый билге ала идек. Әти-әнисенә, башка фәннәрдәге билгелә­ренә карап, билге күтәреп кую дигән әйбер юк иде. Мәскәүдәге очракта да, әти-әнинең балага: “Димәк, бе­лемең шундый булган. Ир­тәгә өйрәнеп барсаң, яхшы билге алырсың”, – дип аңла­туы җитмәгән. Мондый әй­берләр күбрәк ата-ананың укытучы белән бер булып эш итмәвеннән килә. Укытучы турында тискәре тапшыруларны да туктатырга кирәк.

Рөстәм Исхакый, журналист, эшкуар:

– Депутатлар үз эшләрен эшләргә тиеш, яхшымы-на­чармы – алардан тәкъдимнәр булсын. Тик тыеп кына әллә ни алга китеш булмас шул. Милли-дини тәрбияне арттырырга, ата-аналар гаилә­дәге хәлләренә, үз-үзләре­нең тотышларына игътибар итсеннәр иде. Балалар, яшүс­мерләр әти-әниләреннән күр­гәнне-ишеткәнне кабатлый яки әти-әнисе яхшы үр­нәк күрсәтмәсә, алар башка тискәре үрнәкләрне ала. 



Ватаным Татарстан
№ 19 | 08.02.2014
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»