поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
10.02.2014 Дин

“Бирмим мин сиңа” дип җырлаучы гөнаһны пропагандалый”

“Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Илнар хәзрәт Зиннәтуллин белән әңгәмә

– Илнар хәзрәт, Аиша исемле бер җырчы кыз “Бирмим мин сиңа” дип җырлый башлады...

– Бу – җырчыларның түгел, халыкның бозылуы. Концертларда күргәнем бар: бозыклык темасына юмор күрсәтелсә, халык көлә, яраталар, әдәпле-инсафлы юмор булса, көлмиләр. Бу хәл халыкның рухи тәрбиясе түбән төшүен күрсәтә.

Бер яшь җырчы: “Беренче булып эстраданы мин чишендердем, миңа карап башкалар чишенеп чыга башлады”, – дип горурлана. Бу – горурланырлык нәрсәме? Бу кыз бит бозыклык эшләргә үрнәк күрсәтте һәм үзеннән соң чишенгән бөтен кызларның гөнаһын үзенә алды.

Беренче булып “Бирмим мин сиңа” дип җырлаучы кыз да начар үрнәк күрсәтте һәм ул аның гөнаһын алачак. Алар гөнаһны пропагандалый. Аларны бәлки бу дөньяда гаепләп чыгучылар да булмас. Моны шоу-бизнес, акча эшләү дип атыйлар. Әмма Аллаһы Тәгалә бөтенесен дә күрә.

Бер җырчы әйтә: “Мин сәхнәдә генә ачык киенәм, мәгънәсез җырлар җырлыйм. Тормышта мин андый түгел”, – ди. Әмма әгәр дә син тормышта андый түгел икән, сәхнәдә дә андый булма. Шулай икейөзле булырга ярыймы?

– Театрда шундыйрак рольләр уйныйлар бит?

– Театр – икенче әйбер, актер начар һәм яхшы рольне дә уйнарга мөмкин, аның образлары үзгәреп тора. Ә җырчылар сәхнәдә матур образ тудырырга тиеш. Хәниянең сәхнә образы матур бит, ямьсезләнми, аңа карап кына халык та аны яратудан туктамый.

– Аишаның “Бирмим мин сиңа” дип җырлавы тормышны күрсәтүе түгелме? Тормышта ни булса, шуны җырлый бит ул.

– Тормыштагы бөтен әшәкелекне сәхнәдә пропагандаларга кирәкми. Җәмгыятьтә әшәкелек таралган икән, аның белән көрәшергә кирәк. Кемдер әйтә: “Проституция белән көрәшеп булмаса, аны легальләштерергә кирәк”, – ди. Бу – дөрес түгел, пычраклыкны легальләштерергә ярамый. Наркомания, кеше үтерүне дә легальләштерикме?! Шушы әйберләргә каршы җырларга, тәнкыйтьләргә кирәк.

– Салават Миннехановның “Җаным белән ант итәм” дигән клибында егет белән кызның йоклау элементлары да бар. Җан белән ант итәргә ярыймы?


– Ислам динендә җан белән ант итмиләр. Аллаһы Тәгаләдән башка бер нәрсә белән дә ант итәргә ярамый. Бу җырның исеме үк дөрес түгел, калганын әйтеп тә торасы юк. Әлеге җырның татар халкына, Ислам диненә бернинди катнашы юк, рус, чит ил эстрадасыннан урланган ул.

1914 елгы сугышта бер татар егете немецларга әсир төшә. Бу солдат бик матур җырлаган. Аның әлеге сәләтен белеп алган Берлин консерваториясе профессорлары аннан татар халык җырларын җырлатканнар, тавышын яздырып алганнар. Бер профессор: “Татар халык җырлары гаять тормышчан, бик моңлы. Сез рус изүе астында яшәгәнсез, үзегезнең эчке хәсрәтегезне җырга салгансыз”, – ди. Бу – немецларның сүзләре. Без немец профессорын сокландырган җырларыбызны калдырып, пычрак җырлар җырлыйбыз. Бу алга бару түгел, артка чигенү.

– Вероника Кузнецова исемле җырчы күкрәкләрен иминиятләштерде, моңа ничек карыйсыз?

– Теге яки бу авырудан курыксаң гына ярыйдыр. Гомереңне иминиятләштерә алмыйсың бит. Үлеп китсәң, синең үлемеңнән соң беркем дә андый юл белән акча эшләргә тиеш түгел. Күкрәгеңнең формасы үзгәрүдән, арт ягыңның шәлперәеп төшүеннән куркып аларны иминиятләштерү – мәгънәсезлек.

– Җырчы Аиша шулай ук: “Сафлыгымны егетемә бирдем, хәзер сафлык саклау заманы түгел”, – ди.

– Заманнар үтү белән сафлык кыйммәтен югалтмый. Әйе, җәмгыять безгә тәэсир итә. Әйтик, ун кыз арасында бер саф кыз бар икән, ул үзен бик уңайсыз хис итә. Теге кызлар фәхешлекне пропагандалый, синнән көләләр. Пәйгамбәребез заманында да кяферләр мөселманнардан көлгән. Мөселманнар үтеп киткәндә: “Карагыз, җүләрләр китте”, – дигәннәр. Аллаһы Тәгалә әйтте: “Килер бер көн (Кыямәт көне) шушы иманлылар кяферләрдән көлерләр”, – диде. Яшьлекнең гомере ун-унбиш ел, бик кыска. Шуның өчен намусыңны, пакьлегеңне, Аллаһы Тәгалә каршында булган дәрәҗәңне югалтырга әзерме син?!

Кеше алдана. Ахирәт дөньясы бит мәңгелек, Аллаһы Тәгалә каршында җавап бирәсе бар. Җәзасы бар. Үзләренең гыйффәтлелеген саклаган егетләр-кызлар дәрәҗәдә. Гөнаһлы кешеләр үзләрен аклар өчен алардан көлә. Бозыклыкларын аклыйлар, бу кешенең дә аларга килеп кушылуын телиләр. Әмма яшьлегендә начар тормыш алып барган кешеләрнең киләчәкләре бик күңелсез булырга мөмкин: “Фәлән авыру белән авырыйм, балам авыру туды, ирем хыянәт итә...” Бу кешеләрнең күбесе шундый тормышта калачак.

– Сафлыкны яңадан ясатучылар да бар...

– Сафлыкны ясатып була, әмма күңел чисталыгын ясатып булмый. Сафлык белән бергә күңел чисталыгын, дәрәҗәңне дә югалтасың.

P.S.
"Бирмим мин сиңа" җырын моннан карарга була: http://tuylar.ru/birmim-min-sina-dip-jyrlauchy-aisha-saflygyn-kaychan-yugaltuy-turynda-soylegen-1274
 


ГАБДЕРӘХИМ
Акчарлак
№ |
Акчарлак печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»