поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
20.02.2009 Мәдәният

ЭХ, ЕГЕТЛӘР, ЕГЕТЛӘР!.. (Рудольф Нуриевның тууына 70 ел)

«18 декабрь, 2008 ел. Балет остасы Рудольф Нуриевның тууына 70 ел». Бу юлларны «Мәдәни җомга» газетасыннан күчереп яздым. 1938 елда туганын белә идем, аен-көнен белми идем. Быелгы татарча календарьдан карыйм – Нуриев турында бер сүз юк. Болай диюем календарь төзүчеләрне гаепләвем түгел. «Мәдәни җомга»да да бит балет остасы гына диелгән. Балет осталары бик күп. Хәтта татарда гына да алар ничаклы. Ә Нуриев турында язганда минем «Дөньяның мәшһүр биючесе, татар баласы, милли горурлыгыбыз Рудольф Нуриев» дигән юлларны укыйсым килә.

Чөнки ул чыннан да бөек биюче, аның «Летающий татарин» дигән даны Европага гына түгел, Америкада да таралган. Язасым килмәсә дә, «таралган»га «иде» сүзен өстәргә мәҗбүрмен. Әйе, иде. Көннәр, айлар, еллар үткән саен бу бөек затның исеме төссезләнә бара, хәтердән җуела. Сәбәбе бик гади һәм аяныч. Европага «Летающий татарин»нар аның данын оста файдаланып үз мәнфәгатьләрен кайгыртканда гына кирәк. Ул киткәч – аның кирәге калмый. Малын, данын бүлештеләр дә, вәссәләм. Үзләренеке барында нигә әле вәхши дигән ярлык ябыштырылып куелган татарны хәтердә сакларга? Рәсәй өчен ул кирәкми дә кирәкми инде. Исән чагында ул эзәрлекләнгән, юкка чыгарылырга хөкем ителгән талантлы татар баласын тизрәк оныттыру – аның гадәти сәясәте. Татар хәтердә сакларга тырышып карый, Рудольф Нуриев исемендәге балет фестивальләрен үткәргән була. Анысын да татар үзе түгел, яһүдләр оештырып бирә. Татар үз баласын танырга теләми дип әйтер идем, әйтә алмыйм. Чөнки татарның гаебе юк. Нуриев ничаклы бөек булса да татар аңына татар баласы булып сеңмәгән. Бу татарның бөек шәхесләре фаҗигасе. Туганнарыннан аерылып читләргә сыенган кеше гомеренең күпмедер өлешен рәхәтлектә үткәрсә дә, алар да йә туганнарын эзләп табып аларга елыша, яки кабере дә билгесез килеш югала, туганнары хәтерендә сакланмый.

 

Мин Рудольф Нуриевның гомер сукмакларыннан үтеп аның тормышын анализларга җыенмыйм. Ул күп татар гаиләләренең ялгышын кабатлаган гаиләдә үскәндер. Милли тәрбия мәктәбен үтмәгәндер. Анысы өчен ул түгел, аны үстергән ата-ана җаваплыдыр. Әмма даһилыкка ирешкәч, бөеклеккә күтәрелергә сәләтле, аңы булган кеше үзенең кем булуы турында уйланырга тиеш иде. Акыллы кеше гомер озынлыгын җасәденең фани дөньядан китүе белән генә үлчәргә тиеш түгелдер. Уйланган кеше үзе үлгәч тә кемнәрнеңдер хәтерендә саклануын өмет итәдер. Рудольф Нуриев кебекләр гадәти зат кына түгел, ул – милли хәзинә. Аны аңларга тиеш иде егетебез. Рухының таяну ноктасы кайда икәнлеген эзләргә тиеш иде. Ә аның өчен таяну ноктасы – бары тик татар күңеле, татар аңы. Үлгәч беркемгә дә кирәкмәгәннәр Нуриевлар, безгә генә кирәк. Тукаебыз да беркемгә дә кирәкми. Алар бездә никадәр аз булса, безне сөеп бетермәгәннәргә шуның кадәр яхшы. Чөнки үзләренеке күбрәк була. Моның өчен башкаларны гаепләргә ярамыйдыр да. Һәркемгә үзенеке якын, аны күтәрсә – үзе дә бөек булып күренә!

 

Рудольф Нуриев турында сүз чыкканда без «Нигә инде шулай эшләмәгән?» дигән сорауны еш бирәбез. Нигә инде шундый зур байлыгы була торып ул Казанда иң затлы бина салдырып балет үзәге ачмаган? Аны Нуриев исемендәге балет үзәге дип атап бөтен дөнья алдында мактаныр идек. Никадәр гамьсез булсак та, аның белән горурланырга акылыбыз җитәр иде. Ул үзәктә беренче чиратта татарның сәләтле балаларын үстерергә дип васыятен дә әйтеп калдырса, рәхмәтле булыр идек. Үзебезне хурларга яратсак та, изге эшнең кадерен беләбез ләбаса. Татарга хезмәт иткән шәхесләребезне онытмыйбыз. Ә күпме безнең Рудольф кебек догага туймаган егетләребез. Аның кебек талантлы биючебез Ирек Мөхәммәтов кайда йөри? Начар түгелдер аның тормышы. Ләкин кемнең кадерлесе ул? Кем хәтерендә сакланыр? Бәлки аның Татарстанга үпкәсе дә бардыр. Без еш кына бүтәннәрнең бөекләрен сакласак та үзебезнекеләрне бәяләп бетермибездер. Хәзерге тормышыннан канәгать талантларыбыз бабаларының кем икәнлеген оныткач, үз балаларын кем итеп тәрбияли инде. Милләтнең үткәне һәм киләчәге турында уйланырлык акыл яши-яши килергә тиеш ләбаса. Кемнәргәдер үч итеп, хәтерең калып, бөтенесеннән дә өстен һәм синең алда бер гаебе булмаган халыкны истән чыгарып ташлау килешми һәм гафу да ителмидер. Татар бит ул хәтле үк мәгънәсез халык түгел. Хәтта әтисе яки әнисе татар булганнарны үз итә. Кайберләре: «Мин татар түгел», – дип чит телдә кычкырып торса да, үзебезнеке ди. Татардан биздерелгән берәрсе татарча җыр җырласа, сөенеп туя алмый. Атаклы галим Роальд Сәгъдиев белә микән, аның белән мактанмаган татар юк. Ә ул үзен кайчандыр космополит дип атады. Янәмәсе, татарга катнашы юк. Әллә нинди ачышлар ясарга башы җиткән галимнең, мин татар баласы, дип горурланырлык акылы бардыр бит. Юк, татар дип кәпрәергә кирәкми, истә тотырга һәм башкаларның да исенә төшереп торырга кирәктер. Әнә бит кайчандыр атаклы гимнастка Галимә Шөгерова турында сокланып сөйли торган сүз йөри. Имештер, аңа дөнья чемпионы таныклыгын тапшырганда таныклыкка Галина Шугурова дип язылган була. Галимә әйтә: «Мин Галина түгел, Галимә, я – татарка», – ди. Дөрестерме бу, юктырмы, әмма без моны сокланып сөйлибез. Марат Сафин дигән егетебез, Динара Сафина исемле кызыбыз бар. Алар белә микән безнең аларның уңышына шатланганыбызны? Теннис уенында алар яулап алган һәрбер очко өчен куанабыз, кул чабабыз. Миллионлаган татарның күңеле булсын әле үзебезнең татар икәнлегебезне кычкырып әйтергә кирәктер дип уйлыйлар микән. Дөресен әйтик, аларның исемнәрен телгә алганда бүтәннәрнең бик исе китми бит. Бездән башкалар вакыт үткәч аларны да онытачаклар. Маратның йөргән кызлары турында язгалыйлар. Берәр татар кызының исеме очрамасмы дип укыйм, юк очрамый. Шуннан, «Марат энекәш, син гашыйк булырлык татар кызлары юк мәллә дөньяда? Синең кадереңне белеп, кадерләп торырлык кызларыбыз күп ләбаса. Нигә шуларга күз салмыйсың? Чын бәхетең картлык көнеңдә дә шул булачак», дип әйтәсем килә. «Син кемгәдер өйләнерсең, бәлки ул хатын сине яратыр да, ләкин нәселең корыячак бит, энекәш. Синең балаларың Сафиннар токымына нокта куючылар булачак», дип ачынып кычкырасы килә. Әлбәттә, минем берәүне дә гаепләргә хакым юк, һәркем үз тормышын үзе кора. Әмма һәр кешедә халкы алдында җаваплык хисе булырга тиештер. Эт тә нәселсез була алмый. Ничек шуны аңламаска мөмкин. Аңлагыз, егеткәйләрем, сез бездән башка беркемгә дә кадерле түгел. Бүген сезне мактыйлар, ләкин сөенмичә мактыйлар, ә менә сез бераз ялгышып карагыз әле, сезне таптап изәчәкләр. Бүген сезнең исемне әйткәндә татар димәсәләр дә, ул чакта татар сүзен туктаусыз чәйнәячәкләр. Сезнең ялгышыгыз өчен без генә өзгәләнәчәкбез, яшьлегендә татарлыгын онытып, картайгач хәтерсезлегенә үкенгән татарларны беләм мин. Чөнки картаеп муртайгач аларның бүтәннәргә, хәтта уллары-кызларына да кирәкләре калмый. Безгә елышалар. Тукай кебек шагыйрьләр бар дөньяда. Ләкин безнең өчен ул барысыннан да бөек. Болай диюдән хилафлык эзләргә кирәкми. Һәр ата-анага үз баласы кадерлерәк. Тукай безгә әйбәт шигырьләр язучы булып кына түгел, татар бәгырен аңлаучы, халкына тугрылыклы булганы өчен кадерлерәк.

 

Җырлап торам торган җирем тар булса да,

 

Курыкмыйм, сөйгән халкым бу – татар булса да, – ди даһиыбыз. Ә бит ул татарлыкта чикләнеп калган милләтче түгел. «Пушкин белән Лермонтовтан үрнәк алам» ди, Байрон, Шиллерларның иҗатына мөкиббән. Аларны ул татар баласы булып хөрмәт итә, мескенләнмичә мактый.

 

Эх, егетләр, сезне татар җанлы итеп күрәсе килә бит. Әгәр дә әти-әниләрегез ниндидер сәбәпләр аркасында сезне татар итеп тәрбияли алмаганнар икән, үзегез балигъ булгач, дан казангач, үз сүзегезне кычкырып әйтерлек дәрәҗәгә ирешкәч алар ялгышын төзәтсәгез иде, аларның ялгышын кабатламасагыз иде. Акыллы һәм булган егетләр бит сез.

 


Туфан МИҢНУЛЛИН
Сәхнә
№ 2 | февраль 2009
Сәхнә печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»