поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
07.02.2014 Мәдәният

Тавышы ла, тавышы... (Эльс Гаделев турында) (ФОТО)

Аны тыңлаганда, татар булып тууыңа шөкерана кыласың. Бу тавыш – туган телебезнең яңгырашына мәхәббәт уяткан тавыш!

Аның иген-ипкә китереп әйткән һәр сүзенең мөкәммәл олылыгын танып сөйләү рәвеше – үзе бер сәнгать иде. Татар радиосында, диктор буларак, үз чорының мәгънәле сәхифәсен тудырган Эльс Гаделевне онытмадыкмы, замана дигән хәтер елгасы ярына сагынып килгәлибезме?

Әйе, бүгенге дикторлар (ир-атлар) күбесе Эльс Гаделев тавышы белән сөйләргә тырыша. Әмма... тавыш матурлыгы гына йокымсыраган эчке аң ваемсызлыгын яшерә алмый шул. Эльс Гаделевнең сөйләү рәвеше башка иде... Аның фикер иясе икәнлеге, зыялы рухы, үз милләтенә булган мәхәббәте, саллы иңенә халык тарихын күтәрә алу кодрәте бәгырьдән күтәрелгән тавыш тембрында сизелеп тора иде.

***

Эльс Гыйният улы Гаделев 1936 елның 16 декабрендә Яшел Үзән районы Олы Шырдан авылында укытучы гаиләсендә дөньяга килә. Ул елларда шундый тәртип була: кайсы төбәк мәктәбенә укытучылар җитми, мәҗбүри рәвештә диярлек, мөгаллимнәрне яшә­гән нигезеннән кубарып, шунда җибәрә торалар. Гыйният ага да, җәмәгате Гөлҗиһан белән балаларын ияртеп, Әгерҗе төбәгенә килеп төпләнә.

Шулай итеп бәрәкәтле Салагыш туфрагында үскән Эльс атлы егет, җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, Минзәлә педучилищесына укырга керә. 1955 елдан – Казан дәүләт педагогия институты студенты. Югары уку йортын тәмамлаганчы ук, ул Татарстан радиокомитетында диктор булып эшли башлый һәм гаҗәеп тавышы белән Казанны гына түгел, ә бөтен татар галәмен яулап ала. Эльс Гаделевнең бәрхет тавышы, ил киңлекләренә таралып, хәерле иртә теләп уята, көннең имин буласына ышаныч тергезә, кичләрен исә, тормыш-гамәлләребезгә йомгак ясап, көнне түгәрәкли иде. Әнә шулай бай, хикмәтле тавышы белән ул җәмгыять фикерен, дәүләт фикерен, әдәбият, сәнгать яңалыкларын халыкка радио аша җиткерә барып, дикторлыкның нәкъ менә татарга хас кимәлендә, үз мәктәбен булдырды.

СССРның мәшһүр дикторы, бигрәк тә сугыш елларында үзенең гаярь кодрәтле тавышы белән күпме халыкка ихтыяр көче биргән Юрий Левитан да, Казанга килгәч, Эльс Гаделевне тыңлап, аның сөйләм сәләтенә югары бәя биргән.

Нинди илаһи тавыш... Эльс Гаделев кем икән ул, бер күреп, тотып карарга иде үзен, дип радиокомитетка әллә кай шәһәрләрдән, хәтта ерак Сахалиннан килүчеләр дә була ул елларда.

Хәтерлим әле: үсмер чакта мин радионы йотылып тыңлый һәм ничек шулай матур, ипле итеп сөйләргә мөмкин икән, дип аптырый идем. Авылыбыздагы бер үзешчән артисттан «радио булып сөйләшә», дип көләләр иде. Гадәти кеше, алай затлы итеп сөйләшергә тиеш түгел, янәсе. Шуңа күрә мин, радиотапшырулардан соң, Эльс Гаделев дигән исемне ишетсәм дә, аны гадәти кеше дип түгел, ә радионың үзеннән яралган бер заттыр дип кабул итә идем.

Узган гасырның җитмешенче еллар башында ул Казан телестудиясендә әдәби-музыкаль тапшырулар редакциясе мөхәррире иде. Казан дәүләт университетын тәмамлагач, миңа Эльс Гаделев белән бергә язучылар оешмасының пропаганда бүлегендә эшләргә туры килде (1974). Эльс Гаделев Казанның сәнгать дөньясын, уч төбенә куеп караган кебек, яхшы белә иде. Җидешәр йөз тамашачы сыярлык залларда татар дөньясында моңарчы күрелмәгән, югары кимәлдә кичәләр уздырабыз. Сценарий язу да, оештыру да икебезнең җилкәдә. Мондый әдәби-музыкаль кичәләр бушлай үткәрелә, артистларның күңелен күрерлек кенә сәмәнне төрле юллар белән таба идек. Билгеле бер авторга багышланган – Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Нурихан Фәттах, Гариф Аху­нов, Әхсән Баяновларның үзләре катнашында узган кичәләр аеруча хә­тердә калган. Заллар шыгрым тулы була, хәтта, халык ташкынын сыйдыра алмыйча, тышкы пыяла ишекләрнең шартлап ватылган чаклары да булды. Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова кебек ил күгендә балкыган йолдызларны да чакыра алсак, бу кичәләрнең шавы бөтен Казанны тетрәтә иде. Ә инде Рафаэль Ильясов, Хәнәви Шәйдуллин, Айдар Фәйзрахманов, Рафаэль Сәхә­биев, Вафирә Гыйззәтуллина, Зилә Сөнгатуллиналар үзебезнең «кул астындагы» артистларга әверелеп беткән иде.

Безнең язучылар оешмасындагы кабинетыбыз гөр килеп тора. Фикер көрәше, бәхәс кызып, бер-береңне ишетмәслек хәлгә килгәндә, Эльс Гаделевнең салмак агышлы сабыр тавышы, барыбызны да сагайтып, тын калырга мәҗбүр итә. Ул безне әнә шулай буйсындыра алудан масаюлы ләззәт кичерми, күз карашын бер-беребезгә күчерә-күчерә, ипле генә сөйли, болгавыр әңгәмәне тыныч яр кысаларына кертә иде. Дикторлык хезмәте аны шулкадәр тәртипкә өйрәткән, күрәсең, ул, тәмәке тарта-тарта гәпләшкәндә дә, һәр авазны имгәтмичә, җөмләне камил кыскалыкка ирештереп, үтемле итеп сөйләү куәсенә ия иде.

Егәрле сөйли белү һәм сәнгатьле яза белү... Бу ике сәләт тә Эльс Гаделевкә бердәй югарылыкта бирелгән иде. Төрле редакцияләрдә эшләгәндә, аның газеталарда кызыклы язмалары дөнья күрде. Ул тәрҗемә эше белән дә шөгыльләнде. Русчадан татарчага яисә татарчадан русчага бердәй җиңеллектә тәрҗемә итә, күп вакыт язып та тормыйча, текстка карап, машинисткага әйтеп кенә тора иде.

Эльс Гаделевнең шигърияте – үзе бер ачылмаган дөнья. Үзе өчен генә дип гомере буе шигырь язды ул. Инде бик сорап, аптыраткан чакларда гына аз-маз шигырьләрен матбугатка биргәләде. Әмма, тулаем бер җыентык туплап, китап итеп бастырып чыгарырга кулы җитмәде.

Бәлки ул үз иҗатына карата рәхимсез таләпчән булгандыр. Югыйсә бит шигъриятне чиксез яратканлыгы һәрчак сизелә иде. Халыкның милли рухын шигырьдә гаҗәеп тел хасияте аша чагылдыра алган ике шагыйрьне – Мөдәррис Әгъләмов белән Зөлфәтне – поэзиябезнең бәхетле ачы­шы дип саный иде. Рәшит һәм Роберт Әхмәтҗановларны ул бик хөрмәт итә, дустанә мөнәсәбәттә иде. Шигырьләрен яттан белә, әңгәмә сөрешенә урынын чат китереп, хикмәтле юлларын әйтеп куя, әмма үз шигырьләрен беркайчан да сөйләргә базмады, үтенгән очракта да сүзне икенчегә бора, ә күзләрендә – эчке халәтенең ризасызлыгын сиздерәсе килмәгән ниндидер нәүмиз моңсулык оеп кала иде сыман.
Шагыйрь кәгазьгә төшергән­че, күңеленнән сүз белән көрәшә, уй-хисләрен чарлый, үз-үзен кисәтә. Менә аның «Сүз – ефәк ул» дигән шигыреннән юллар:

Каючылар, каеп тукыманы,
Курчак ясап куя кешедән.
Мең кат үлчә, шагыйрь, сүзләреңне:
Дөнья карый синең эшеңә.

Бер елны «Ялкын» журналында Разил Вәлиев аның бер туплам шигырьләрен бастырып чыгарды. Бу истәлекле вакыйганы «билгеләргә» дип җыелыштык. Табын – байларча. Тәмәкене дә «хор» белән тартабыз. Журналның куш бите тулып чыккан шигырьләрне укыштырып та алабыз. Эльс шат. Эльс канәгать. Шулчак мин, Илдар Юзеев әйтмешли, «чырайларга иман нуры йөгерткәч», тост әйттем, азагы болайрак иде:

– Ниһаять, Эльс Гаделевнең тегермәне эшли башлады.

Шул мәл Разил Вәлиев:

– Эльс тегермәнен корып бетергәндә, инешнең суы кипкән иде инде, – дип куйды.

Мондый үткен кырлы юмордан мин сискәнеп киттем. Эльс Гаделев исә, авызын мул ачып, рәхәтләнеп көлде. Берәү булса үпкәләр иде. Ә ул, киресенчә, Разилнең тапкыр сүзен яратып кабул итте. Димәк, ялгызы гына калган аулак-бәхетле мизгелләрендә ул, Күк катларына төбәлеп, дога урынына шигырь кыла...

Бирешмим әле, иҗатта гомер беркайчан да соңга калмый, дигән үҗәт максаты, аның эчке рухын җылытып, һәрдаим дәртсендереп торгандыр. Әмма... вакыт берәүне дә аямый шул, ком кебек сиздермичә генә ага да ага.

Бервакыт, ул үз-үзен аклагандай итеп:

– Миндә өч Сибгат Хәкимлек шигырь бар! – дип әйтеп салды. Һәм үз сүзеннән үзе үк шаркылдап көлде. Сибгат ага белән мөнәсәбәте бик әйбәт иде аның, өлкән шагыйребез дә аңа нурлы күзләрен кысып, аталарча яратып карый, гәпләшеп утырырга җай таба иде.

– Эльс Гаделевнең аксакалыбызга багышланган шигыре дә булган икән:

Сез Күлле Киме икәнсез,
Мин үзем күлсез көймә.
Тик, зинһар, сусыз ятып бу
Коргаксыгандыр димә.

Җиңәргә дип килгән рәхимсез авыруга дучар булгач, соңгы көннәренә кадәр ул бөтен кулъязмаларын рәткә китерү, туплау белән шөгыльләнгән икән.

Инсанлы шәхес ике гомер яши. Тәүгесе – дөньялыкта, икенче гомере исә хәтергә, күңелләргә күчеп дәвам итә. Нишлисең, үкенеч-әрнүләр аша үлем дигән хәтәр хакыйкать безне бер тетрәндереп ала да, тагын тормышның иске эзенә төшеп, бер-беребезнең кадере хакында онытып гомер сөрә башлыйбыз...

Соңгы тапкыр күрешү... Ра­зил Вәлиев, Ләис Зөлкарнәй һәм мин Эльсның хәлен белергә дип өенә барган идек (2002 ел). Сүз ара сүз чыгып, аның шигырьләрен искә алдык. Китабыңны тәки бастырмадың, дигәч:

– Башта – иртәрәк, дидем, аннары... соңладым, дип йөрдем. Шулай гомер узып китте, – диде ул.

– Синең шигырьләрең беркайчан да искерми бит! – дигәч:

– Анысын дөрес әйтәсез! – диде дә шаркылдап көлеп куйды. Үзен бәйсез тоеп, дөньяны рәхәт сискәндереп, саллы борын астыннан мул иреннәрен җәеп, тирбәлеп, Эльсча көлүнең моңсу кайтавазы иде бу...

Шул мәлдә туган ямансу тынлыкка бирешмәс өчен, мин әллә кай елларда кулъязмасын укыганда ятланып калган бер шигырен сөйли башладым. Эльс Гаделев бер кулы белән дирижёрлык иткәндәй, сүз куәсенә көч биреп, миңа кушылды.

Тегермәнгә барасым килә минем,
Бураларын кагасым килә минем,
Ап-ак онын кабасым килә минем,
Ап-ак булып каласым килә минем.

Бу шигырьдә ниндидер самими омтылыш, ак моңсулык, шагыйрьнең асылы, җан рухияте, җир йөзендәге яшәү мәгънәсе, ихлас күңеленең яктылыгы чагыладыр сыман.

Татарстан китап нәшрияты Эльс Гаделевнең китабын дөньяга чыгарырга җыена. Шагыйрь үзе исән чакта, сайлый-сайлый, бик аз гына күләмле итеп туплаган булган. Без инде аның архивындагы муллыкка чик куймадык. Сүз хикмәтенең кайчан тоныкланып, кайчан тагын җемелдәп кабынасы – Вакыт ихтыярында. Хак бәягә ул гына хөкемдар.

Булачак китапның ачылышында урын алачак сүземне Сибгат ага Хәким язып калдырган юллар белән тәмамлыйсым килә:

«Эльс Гадел шигырьләре... Шулайдыр дип уйлыйдыр идем аны, язадыр, яшереп, качырып язадыр дип. Дөрес икән. Язганы ачык, үз кичерешләре – шагыйрь булыйм дип түгел, шигырь итеп әйтергә теләүдән туган юллар. Дәгъвасыз, гөнаһсыз юллар...»
 



1

 СССРның атаклы дикторы Юрий Левитан белән. 1960 ел

Гомәр Бәширов белән. 1982 ел



 Яшь диктор Эльс Гаделев. 1959 ел



 Телестудиядә. Сулдан уңга Рөстәм Нәбиуллин, Аяз Гыйләҗев, Мөхәммәт Мәһдиев, Әхтәм Зарипов, Рәдиф Гаташ, Луара Шакирҗанова, Марсель Галиев, Эльс Гаделев, Эдуард Сираҗетдинов, Рафаэль Сәхабиев.
 


Марсель ГАЛИЕВ
Безнең мирас
№ 1 |
Безнең мирас печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»