поиск новостей
  • 19.03 "Ләйлә вә Мәҗнүн" Кариев театры, 18:30
  • 19.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.03 "Ут чәчәге" Кариев театры, 13:00
  • 20.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 21.03 "Анна Ахматова:Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13:00
  • 21.03 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18:30
  • 22.03 "Корт" Кариев театры, 18:30
  • 22.03 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18:30
  • 23.03 "Йосыф" Кариев театры, 18:00
  • 23.03 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 13:00
  • 23.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17:00
  • 24.03 "Әлифба:Хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 13:00
  • 24.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 17:00
  • 26.03 "Мио, минем Мио!" Кариев театры, 18:30
  • 26.03 "Җилкәнсезләр" Тинчурин театры 12:00 һәм 18:30
  • 27.03 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 19:00
  • 27.03 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Март
  • Татьяна Водопьянова - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Гайнуллин - актер
  • Ренат Вәлиуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Илшат Вәлиулла - язучы
  • Гөлнур Корбанова - шагыйрә
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Кому требуется шпаклевка, обои, по городу Казани также Арск обращаться по тел +7 (917) 266-37-64.
  • Яр Чаллыда 2-бүлмәле фатир сатыла:Яңа шәһәр, 30 комплекс. Мәйданы 52 кв.м. Планировкасы әйбәт - распашонка. Җылы, яхшы хәлдә. Хуҗасы сата. Телефон:8-9631571216
  • Хәерле көн! "Салават Купере 2" торак комплексында бөтен унайлыклары булган 2 бүлмәле квартира арендага бирелә. 3 этажда. Өр-яңа ремонт, мебель. "Бәхетле" артында урнашкан. Тәртипле татар гаиләсе эзлибез. Йорт хайваннарсыз. Төп шарт: тәртип, чисталык, вакытында түләү. Риелторларсыз. Элемтәләр өчен телефон: 89534975861
  • Студентлар өчен өстәмә эш. 8-917-880-94-77
Архив
 
07.02.2014 Спорт

Олимпиададан нәрсә көтәсез? (Cораштыру)

Бүген Сочида XXII Кышкы Олимпиада ачыла. “Эссе. Кышкы. Синең” девизлы Уеннар 23 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Оештыручылар Сочи Олимпиадасын “иң-иң” булыр, эре халыкара чаралар уздыруда яңа стандартлар билгеләр дип көтә.

Башка Олимпиадалардан аермалы буларак, XXII Уеннарда ярышлар саны 12гә арттырылды. Сочидагы корылмалар иң соңгы технологияләр буенча төзелде һәм җиһазлан­ды. Аларны иң инновацион дип атыйлар. Олимпия Уты эстафетасы тарихта иң озын юлны үтте. Эстафетада барлыгы 14 мең факел йөртүче катнашты, ут космоска да, Европаның иң биек ноктасына да менде, су төбенә дә төште. Олимпиаданың рәсми ачылу тантанасы 20 сәгать 14 минутта башлана. Стадионда чараны 40 мең тамашачы карар дип көтелә. Ә сез Уеннарны күзәтәчәксезме? Олимпиададан нәрсә көтәсез?

Хәлил ШӘЙХЕТДИ­НОВ, Татарстанның яшь­ләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары:


– Сочи Олимпиадасын көтеп алдык. Бу иң матур Уеннарның берсе булыр дип өметләнәм. Сочига килгән спортчылар, җан­атарлар илнең табигатенә, мондагы шартларга сокланып китәрләр, кабат ки­лерләр дип уйлыйм. Соңгы елларда Россиягә дөньяда караш үзгәрә бара. Универсиададан соң да халык аптырап китте. Россиянең нинди матур шәһәрләре, зур мөмкинлекләре бар икән дип. 6-13 февраль көннәрендә Сочида булырга тырышам. Үзебез­нең чаңгычыларга көч биреп торачакмын. Татарстан спортчыларының җи­ңү яуларга бөтен мөмкин­леге дә бар. Чаңгычыларга, хоккейчыларга зур өмет­ләр баглыйбыз. Ике спортчы Паралимпия уеннарына бара. Алар да “алтын” отар дигән өмет бар. Сочида чаңгы ярышын, биатлонны, мөмкинлек булса, хоккей карарга исәп бар.

Римзил ВӘЛИЕВ, җә­мәгать эшлеклесе:


– Минем кызыксынуым сүлпән. Татарстан спорт­чыларының ничек чыгыш ясавы һәм тропик климатлы төбәктә Кышкы Олим­пиаданың ничек узачагы гына кызык. Курортлар тө­бәгендә Кышкы Уеннар узуы могҗиза бит. Мин шуның өчен караячакмын. Олимпиаданы кешеләр ничек кабул итәр, сәяси ягы ничек булыр – болары да кызык. Шулай да, Уеннарга бармас идем. Ерак, ыгы-зыгы, зур акча әй­ләнгән чара – болар миңа ошамый. Россия команда­сының җиңәргә мөмкинле­ге бар дип уйлыйм. Россия кышкы спорт төрләрендә дә җиң­мәсә, бик оят булачак.

Илдус ЯНЫШЕВ, эш­мәкәр, Казан шәһәр Думасы депутаты:


– Минем өчен Олим­пиаданың физкультура бе­лән массакүләм шөгыльлә­нүгә этәрүе, күбрәк яшь­ләрне спортка җәлеп итүе һәм Сочиның россиялеләр өчен танылган ял итү урынына әйләнүе мөһим. Россия халкы ял иткәндә акчасын чит илдә калдырып кайтмыйча, үзебездә тотсын иде. Олимпиада ме­дальләр һәм рекордлар белән мактануга гына кайтып калмасын. Чөнки алар белән озак мактанып булмый. Медальләрнең халык сәламәтлеге өчен дә, икътисад өчен дә әһәмияте юк. Бу бик зур булмаган даирә кешеләре өчен генә мө­һим. Шулай ук Россия­нең спорт корылмалары төзү тәҗрибәсе туплавы да уңай күренеш. Мөмкинлек булса, Олимпиаданы барып җанлы күзәтер идем. Миңа чаңгы ярышы, хоккей, кайчандыр дзюдо бе­лән шөгыльләнгәнгә күрә көрәш төрләре, бокс та ошый. Мөһим хоккей матч­ларын, кичке вакытта, көнгә ярты сәгать булса да, карарга өлгерермен дип уйлыйм. Россия командасы беренче өчлеккә керер, минемчә.

Рәмис ЛАТЫЙПОВ, “Яңа гасыр” телеканалы журналисты:


– Олимпиада оештыруны тотарга акчасы, торырга фатиры булмаган акылсыз гаиләнең кредитка туй уздыруы белән чагыштырыр идем. Моның ил өчен файдасы булыр дип уйламыйм. Сочида футбол командасын да тота алмадылар, хоккей сарайларын нинди акчага тотарлар да кем йөрер икән анда? Билгеле, спорт сөючеләр шатланыр, Уеннарны күпчелек халык караячак. Бездә бәйрәм уз­дыра, шаккатыра беләләр. Олим­пи­а­даның Сочида узуы үзе үк шаккатыру. Әмма туйдан соң дөмберә дигән әйбер бар бит. Бездә дә Универсиада вакытында бик күңелле иде. Әмма бәйрәм тиз уза, коммуналь хезмәт өчен түләүләрне күргәч, бер дә кызык түгел. 



Ватаным Татарстан
№ 18 | 07.02.2014
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»