поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
20.02.2009 Җәмгыять

МИН ДӘ ДЕПУТАТ БУЛМАКЧЫ ИДЕМ...


Русия Конституциясе буенча акылы камил һәм балигъ булган һәр кеше сайлый һәм сайлана ала. Якын дусларым, иптәшләрем һәм хезмәттәшләрем инде күптән мине Екатеринбург шәһәр Думасы сайлауларына кандидат булып барырга өнди иделәр. Башта бу фикер миңа эшкә ашмастай хыял булып тоелса да, бик озак уйланганнан соң, мин быел 1 мартта булачак сайлауларда үз кандидатурамны кую турындагы карарга килдем.

Нигә кирәк ул сиңа диючеләр дә булмады түгел. Иң мөһиме – минем бу сорауга үзем җавап таба алу иде. Нигә кирәк депутат булу? Гомумән, депутатлыкка ни өчен омтылалар икән? Бу сорауларга җавапны соңрак халыктан ишетәсемне белсәм, уйлап вакыт әрәм итеп тә тормаган булыр идем. Әмма уйланган вакытымда күңелем саф, теләкләрем изге иде... Җәмгыятьтәге хәзерге вәзгыятьтән, кризистан үзләренә сәяси файда алып калырга омтылган, оппозиция дип аталган буш шарлатаннарга юл куймау, конструктив рәвештә эшләү, сайлаучыларым мәнфәгатен һәрдаим кайгырту дип күзалладым максатымны.

 

Эш шунда: Өлкә Думасы депутаты ярдәмчесе булып эшләү дәверендә күп нәрсәгә төшенергә туры килде. Чын депутат халыкка бик күп хезмәт күрсәтә ала. Бары тик кирәкле вакытта кирәкле органнарга мөрәҗәгать итә белергә кирәк. Ул мөрәҗәгатьне канәгатьләндермәс борын мәсьәләне күз уңында тотарга, берәүгә дә тынгы бирмәскә. Хакимият белән халык арасында элемтә булдырып, сайлаучылар гозерен үтәргә ярдәм итәргә. Бигрәк тә олыларны ярдәмсез калдырмау һәм яшь буынны лаеклы итеп тәрбияләү өчен шартлар тудыру...

 

Гариза биргәндә шәһәребезнең татарлар иң күпләп яшәгән округының берсе – 27нче округны сайладым. Үзебезнекеләргә таянырга уйладым.

 

Үзебезнекеләр, Аллага шөкер, күп икән. Кандидат булып теркәлү өчен, иң беренче нисбәттә, кирәкле күләмдә сайлаучылар имзасын җыеп тапшыру зарур. Имза җыю өчен теләктәшләр, дуслар күп булды. Аларга рәхмәтем бик зур. Берничә көн эчендә алар ярдәме белән 600гә якын имза җыеп алдык. Минем кандидатурамны яклап кул куйган, миңа ышаныч күрсәткән якташларыбызга олы рәхмәтемне белдерәм!

 

Имза җыю дәверендә халык белән аралашу, кешеләр фикерен ишетү бик файдалы һәм кирәкле эш булып чыкты бит әле. “Үз кесәгезгә эшләр өчен халыкны алдап йөрисез, без инде сайлауларга күптән йөрмибез, сайланган депутатлардан барыбер бер файда да юк…” кебек тискәре фикерләр дә ишетергә туры килде, әмма күп кенә кешене милләтебез язмышы, телебез, балаларыбыз киләчәге борчый икәнлеге сөендерде. Әйдәгез әле, аларның кайберләрен тыңлап карыйк.

 

Мансур ага Бәдретдинов:

 

- Депутатлыкка кандидат Фәвия Сафиуллина өчен имза җыеп йөргән вакытта мин шундый нәтиҗә ясадым. Безнең кешеләрне урыныннан кузгату бик авыр икән. Битарафлар шулкадәр күп: төрле сәбәпләр табып читтә калырга тырышалар. Кайберсе ишек тә ачмый, кайберсе ишеген ачып кертсә дә ишетмәгәнеңне ишеттерә. Иң күп ишеткән нәрсә шул:

 

“У других хоть деньги есть, у неё-то что, ни денег, ничего… Что с неё взять?”

 

“От них все равно пользы никакой…”

 

“Алар үзләре өчен генә сайлана, безгә файдасы юк аның...”

 

“Мин сайлауга йөрмим дә, миңа берни кирәкми”...

 

“Татары ни, урысы ни, без барыбер бетеп барабыз инде, балаларыбыз урыска бара, урысны ала”... (карт кешеләр).

 

Җәмәгать! Соң үзебез шундый битарафлык баткагына баткан икән, ник аптырыйбыз, телебез бетеп бара, балаларыбыз башка милләт белән тормышын бәйли дип? Без үзебез тырышмасак, “менә сезгә балалар бакчасы, менә сезгә мәктәп, үз телегездә укытыгыз балаларыгызны, үз телегездә тәрбияләгез дип”, берәү дә әйтмәс. Фәвия ханымны мин күптәннән беләм, ул бит шул безне борчыган проблемаларны чишү юлында җан атып йөри, милләттәшләр белән тыгыз аралашып тора. Үзебезнең газета “Саф чишмә”нең баш мөхәррире буларак та беләбез аны. Әгәр дә ул бу сайлауларда төрле сәбәпләр буенча үтә алмаса, киләсе сайлауларда безнең депутат ул булыр дип уйлыйм, без инде читтә калмабыз.

 

Әмирҗан абый Шәяхмәтов:

 

- Безнең милли лидерыбыз юк. Милли оешмаларның исеме бар, эше юк.

 

Безгә халык ихтыяҗын белә торган инициативалы кеше кирәк. Татарларны басарга тырышалар. Милләт буларак, безнең халык булырга тиеш түгел дип баралар. Урыска бару, урысны алу гадәти хәлгә әйләнде. Татарның тамыры бетә, корый. Телне бетерү дисеңме… Элек ничек авылы-авылы белән яндырып, чукындырып йөргәннәрме, хәзер дә шул сәясәттән ерак китмәгән. Хәзер безне яндырып та торасы юк. Мәктәпләрдә, югары уку йортларында урысча. Татар авылы мәктәпләрендә русча сөйләшәләр, русча укыталар. Ә шәһәр җирендә нәрсә? Телне оныттык. Татарча сөйләшү юк, татар китаплары, газета-журнал уку юк. Татар китабы гына түгел, урысын да укымый балалар хәзер. Мәктәпләрдә шулкадәр начар укыталар, белем балаларда хәзер юк. Иң кыйммәтле уенчык – компьютерда уйнап тик утыралар. Өйдә әни-әти сабыйлары белән урысча гына сөйләшә. Ә без үзебез? Теге дөньяга китәргә ерак калмаган яшьтә булсак та, балалар, оныклар белән урысча сөйләшәбез! Кем гаепле? Иң беренче, үзебез. Элек Гитлерны җиңә алырлык бердәм, көчле халкыбыз булган. Хәзер Русияне җиңү өчен читтән килер кеше дә кирәкми! Гитлердан да зәһәррәк дошман – аракы басты, аракы томалады аңыбызны. Авылны бетерделәр – димәк, тамырны кистеләр. Бала табу юк, табар иде - торыр җир юк.

 

Безнең кешеләрне депутат итеп кертмәсләр дип куркам мин. Без куркабыз бит үзебезгә кирәкне сорарга! Совет власте вакытында һәр милләтнең санына карап депутатлар сайлаганнар. Һәр милләтнең хакимияттә үз вәкиле булган. Хәзер андый нәрсә юк! Хакимияттә татар кешесен бик сирәк очратырга була бит. Безнең менә дүрт татар депутаты - өлкәдә, дүрт татар депутаты – шәһәрдә. Алар көчле депутатлар, үзләренекен эшлиләр. Ә марилардан кем кайда бар? Беркемне дә күргәнем юк!

 

Мансур Бәдретдинов:

 

- Мариларның, чуашларның, удмуртларның омтылышы безгә караганда да азрак! Татарныкы аз гына булса да бар. Шуңа күрә хөкүмәт безне ярдәменнән ташламаска тиеш! Сабантуй уздырып, концерт куеп кына милләтне саклап калып булмый. Безгә татар балалар бакчасы, татар мәктәбе кирәк! Вакыт бит хәзер безнең файдага эшләми. Олылар картая, яшь әниләр урыс телле булып тәрбияләнгән, ул баласына ана сөте белән нәрсә сеңдерә? Һәрхәлдә, туган телдә бишек җыры җырлап үстермәячәк ул аны. Без бетәбез, урыска әйләнеп барабыз.

 

Клара апа Шәяхмәтова:

 

- Үз милләтебездән оялып яшәү күпләр гадәтенә сеңгән шул. Бер елны без Оркыя апа белән матур итеп чигелгән милли кием, калфак кидек тә даими вәкиллеккә кунакка киттек. Сез кайдан килгән халык дип, транспортта бар кешенең исе китте. Кешеләр сокланды безнең киемгә! Әнә шулай, үзебезнең киемнәрдән оялмаска, милли кием киеп, яулык бәйләп, күркәм булып йөрисе иде.

 

Безнең халыкның урыска әйләнергә тырышуы бер кырык-илле еллап элек башланды. Авыллардан бәхет эзләп чыгып киткән татарлар, кеше арасында югалып калмас өчен, урыс телен өйрәнергә тырышты, балаларын урысча укытырга омтылды. Урыс безнең татар икәнне аңламасын, бездән көлмәсен дидек, татарка дип үчекләмәсеннәр дип рус исемнәре куштык. Дөньяда күпме татар хатыны Фая, Зоя, Галя булып йөрде. Күпме ирләребез Иван, Роман, Николайга әйләнде...

 

Депутат булып барган кешегә кешеләрне милләт файдасына оештыру кирәк иде. Концерт кына да түгел. Безнең яшьтә без инде концертка йөрүне гөнаһ булыр дип куркабыз. Депутатларыбыз безне мәчетләрдә җыеп сөйләшсен иде, яңалыклар белән таныштырсын иде.

 

Мансур Бәдретдинов:

 

- Дөньяга яраклашып урыска әйләнү электән үк булган инде ул. Менә мин күпме авторитетлы кешеләрдән ишетеп беләм, архивтан үз күзләрем белән дә күргәнем бар, безнең өлкәнең төньягында Петр 1 заманында, җир бирәбез дип, татар һәм башкорт кешеләренә рус фамилияләрен алырга кушканнар. Менә шуннан киткән манкортлар, үз токымын белмәүчеләр.

 

Милли тормыш белән сәясәт бер-берсеннән аерыла алмый. Ничек кенә эшләмәсеннәр, үз кешеләребез, татарлар булсын иде хакимияттә.

 

Халык белән булган бу аралашудан соң, мин үз җилкәмдә бик зур җаваплылык тойдым. Әзерме икән әле мин халкымның бар ихтыяҗын үтәргә? Көчем җитәрме дөньякүләм икътисадый кризис һәр гаиләгә ишек шакып, өстәмә проблемалар китергән чорда аларны да чишәргә ярдәм итәргә? Булган көчне дә сайлау алды көрәшенә исраф итү дөрес адым булырмы? Әллә көчлерәк кешеләр белән берләшеп, бар булган зиһен-акылымны җигеп башлаган эшебезне дәвам итәргәме?

 

Һәм мин бу сайлауларда кандидат буларак катнашмаска дигән карарга килдем.

 

Тормыш бүген генә бетми. Киләчәгебез якты, тамырыбыз ныклы булсын өчен безнең үзебезгә дә битараф булып, өйдә генә утырмаска, активрак булырга иде.

 

Бергә булыйк, бергә эшлик, газиз кардәшләр! Без бердәм булсак, уңышларыбыз да уртак булыр!

 


Фәвия САФИУЛЛИНА, Екатеринбург
Безнең гәҗит
№ 7 | 18.02.2009
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»