поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
04.02.2014 Мәгариф

Фин тәрбиясе

Европада туучылар саны кими бара. Ә менә Финляндиядә бүген “бэби-бум”! Туучылар саны артуның төп сәбәбе бу илнең тотрыклылыгына гына бәйле түгел, анда әти-әни булу өчен менә дигән шартлар тудырылган. Хәер, фин гаиләләрендә бала тәрбияләү турында язылган һәм язылмаган кануннар безнең ил кешеләрен шок хәленә китерергә мөкин.

Чит илдән килгәннәргә туган телен өйрәтәләр

Узган ел Финляндиягә баргач, яңа танышларымнан гаилә мөнәсәбәтләре, бала тәрбияләү үзенчәлекләре турында сораштым.

– Ирем Деке – фин, мин рус кызы, – дип гаиләләре белән таныштырды Хельсинкида яшәүче Екатерина Мерилайнен. – Деке сигез ел Владивостокта эшләде, аның белән шунда таныштык. Өйләнешкәннән соң да Россиядә биш ел яшәдек. Улыбыз Оскар Владивостокта туды. Аннары гаиләбез белән Финляндиягә күчендек. Бирегә килеп урнашкач ук фин теле курсларына язылдым. Баланы кем белән калдырырмын, дип борчылган идем. Баксаң, Финляндиядә балалар бакчасы белән проблема юк икән, ун айлык сабыйны да урнаштырып була. Бакча мөдиренә курслар башлануы турында белешмә илтеп бирдем дә Оскарга шундук урын табылды, бер көн дә көттермәделәр. Гадәттә, ата-ана баласын өенә якынрак урнашкан бакчага йөртә, Финляндиядә дәүләт бакчалары барысы да югары дәрәҗәдә санала, яхшыга-начарга бүленмиләр. Бер бала урыны өчен 200 евро түләдек. Әгәр гаиләнең кереме түбән икән, бакча өчен түләүне дәүләт үз өстенә ала. Балаларны яшь буенча аерым төркемнәргә бүлмиләр. Бакча төрле бүлмәләрдән тора: өстәл уеннары, лего, спорт залы һәм йокы бүлмәсе. Бала шуларның теләсә кайсына кереп уйный ала, һәркайсында тәрбияче бар. Бакчага улыбыз алты яшенә кадәр йөрде, аннары мәктәпкә әзерли торган махсус урынга йөрттек. Анда улыбыз каләм тотарга, кул эшләренә өйрәнде. Җиде яшендә мәктәпкә бирдек. Дәреслекләр, дәфтәрләр, уку өчен кирәк-яраклар – һәммәсен мәктәп укучыга үзе бирә һәм ул әйберләр соңыннан да баланың үзендә кала. Фин мәктәпләрендә өй эшләрен өеп бирмиләр. Бала белемне мәктәптә алырга, ә өендә ял итәргә тиеш, дигән принцип өстенлек итә.

Аннары, Финляндиянең укыту системасының тагын бер уңай ягы – балага туган телен өйрәтү. Укучы каян гына килмәсен, аңа ана телен өйрәтүче укытучылар да, дәреслекләр дә табыла. Оскарга атнага ике дәрес рус теле укыталар. Улымның Эстониядән, Сомалидан күченеп килгән сыйныфташлары бар, аларга да туган телләрен шундый ук күләмдә өйрәтәләр. Барлык материаллар, дәресләр, мәктәптә ашау бушлай. Укытучыларга һәм мәктәп җитәкчелегенә бүләкләр тапшырырга ярамый, рәхмәттән узмыйбыз. Балаларны мәктәпкә махсус транспорт йөртә, анысы да түләүсез. Ришвәт дигән нәрсә бөтенләй юк, һәрхәлдә, минем очратканым булмады. Үзем күргәннәрдән чыгып, Финляндия – бала үстерү өчен идеаль ил, дип саныйм. Оскарга милли гореф-гадәтләребез турында өйдә үзем сөйлим, үзара русча сөйләшергә тырышабыз. Ләкин яшьтәшләреннән аерылып тормас өченме, ул фин мәдәниятенә көннән-көн ныграк якыная.

“Әни” сүзен оныттыралар”

Финляндиядә туып-үскән, бүген Хельсинкида музыкаль продюсер булып эшләүче Пика Виртанен да тормышыннан зарланмады.

– Бездә балага тугач та паспорт бирелә. Аңа шул вакыттан бирле шәхес итеп карый башлыйлар. Беркем дә, хәтта ата-анасы да, аңа кычкырырга, кимсетергә, иреген кысарга хокуксыз. Үз баласына кеше алдында тавыш күтәргән ата-ананы зур күләмдә штрафка тартырга, хәтта бу гөнаһы өчен төрмәгә утыртып та куярга мөмкиннәр. Мәктәптә дә шул ук система. Берәү дә укучыга тавыш күтәрми, шуклык өчен җәзаламый. Үзеңне бик начар тотсаң, ректор янына чакыралар, әмма ул да тыныч кына сөйләшә. Аннары, без, финнар, укытучыга исем белән генә эндәшәбез, Фәлән Фәләновна дип тормыйбыз. Әти-әнигә дә исемнәре белән эндәшәбез. Финляндиядә бала биш яшенә кадәр генә “әти”, “әни” сүзен белә, аннары ата-анасы аңа бу сүзне оныттыра, үзенә исем белән мөрәҗәгать итәргә өйрәтә башлый. 10 яшьтә “әни” дип тору Финляндиядә әдәпсезлек санала.

Тагын бер әдәпсезлек – ул 18 яшең тулган килеш әти-әни йортында яшәү. Күп кенә егетләр-кызлар бу яшьтә башка чыга, тулай торакларга, яшьләр өчен төзелгән махсус йортларга күченә. Бала аерылып чыккач, аңа әти-әнисе матди яктан булышмый, хәтта бик бай кешеләр булсалар да, ярдәм итү гадәте юк. Үзем 19 яшьтә армия урынына альтернатив хезмәткә китеп, бер ел балалар йортында эшләп алдым. Бу вакытта дәүләт миңа торак биреп торды һәм армиядә хезмәт итүчеләргә түләгән кадәр үк акча күчереп барды. Мәҗбүри хезмәтне үтәгәч, озак кына эш эзләдем. Ул вакытта да дәүләт ташламады – эшсезлек буенча пособие түләде, миңа торак арендалап торды. Хәзер инде аякка бастым, үз-үземне тәэмин итә алам. Финнарга тормышта аякка басарга әти-әниләре түгел, дәүләт булыша. Ә ата-ананың төп бурычы – балага рухи ярдәм күрсәтү, һөнәр сайларга булышу һәм үз-үзенә ышаныч булдыру, – дип сөйләде 27 яшьлек Пика.

“Финляндиядә рейтинглар да, репетиторлар да юк”

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы узган ел ахырында бер төркем алдынгы мәгариф оешмалары директорларын Финляндиягә стажировкага юллаган иде. Әлеге эшлекле сәфәр һәм аның нәтиҗәләре турында ТР Мәгарифне үстерү институты ректоры Фәнүзә Тарасова белән сөйләштек. 

- Финляндиядә белем бирү системасы тотрыклы һәм бу аларга Pisa халыкара программа нәтиҗәләре буенча 2000 елдан алдынгы позицияләрне тотарга мөмкинлек бирә, - диде ул. - Мәктәп белән яхшы җитәкчелек идарә итә һәм югары квалификацияле укытучылар эшли (ә алар укытучы булыр өчен берничә комиссия аша узарга тиеш). Укытучы дәреслек, эш тематикасын һәм формаларын үзе сайлый. Стандартлар Финляндиядә дә бар, ләкин алар нигездә күрсәтмә характерда. Анда барлык мәктәпләрнең тигез хокуклы булуы мөһимрәк. Уку йортлары бертөрле финанслана, ә билгеле бер критерийлар буенча артта калган мәктәпләр өстәмә финанс ярдәмгә ия. Финляндиядә белем бирү процессында мониторинг кулланылмый. Финнар әйтүенчә, ул укытучыларны төп белем бирү процессыннан читләштерә. Белем бирүдә югары сыйфатка ирешү шартларына укытучы һөнәренең абруйлылыгы, белем бирүдә барлык баскычларның эзлеклелеге, халыкның югары дәрәҗәдә грамоталылыгы, коррупция һәм репетиторлыкның, гомумән, булмавы, белем бирү системасының дәүләт тарафыннан финанслануы, заманча технологияләрне нәтиҗәле куллану, түләүсез туклану һәм транспорт керә.

Финляндиядә безне балачактан ук туган телгә мәхәббәт гаҗәпләндерде. Гимназияне тәмамлаганнан соң мәҗбүри имтиханнар сыйфатында ана теле һәм икенче дәүләт теле (Финляндиядә ике дәүләт теле: фин һәм швед), инглиз теле һәм математика кертелә. Калган имтиханнарны укучылар үзләре сайлый.

- Финляндия тәҗрибәсе нигезендә, Россия мәгариф системасына нинди үзгәрешләр кертергә кирәк, дип саныйсыз?

- Безгә “йомшак” укучылар белән аерым, өстәмә шөгыльләнүне кире кайтарырга кирәк. Финляндиядә бу эшне аерым укытучылар – ассистентлар алып бара. Финляндиядә бәйләнешле сөйләмгә һәм балачактан ук коммуникатив күнекмәләр формалаштыруга зур әһәмият бирелә. Бу да, минемчә, мактауга лаеклы. Биредә һәркем инглиз телендә иркен сөйләшә. Финнар телләр белүне һөнәри үсешкә һәм уңышка төп корал, дип саный.

Әлбәттә, алдынгы Европа илләре тәҗрибәсен өйрәнү файдалы, ләкин шул ук вакытта үзебезнең алдынгы карашлы педагогларның һәм, гомумән, илебездәге белем бирү системасының уңай тәҗрибәсен дә онытырга ярамый.

Сүз уңаеннан


- Фин законнары буенча, яңа туган бала белән декретта әти кеше дә утырырга хокуклы. Декретта утыручыга хезмәт хакының 80 проценты түләнеп бара.

- Бала тудыру йортыннан чыкканда әни кеше өенә бәби белән бергә дәүләт бүләген – зур тартмага тутырылган подгузниклар, шешәләр, пеленкалар алып кайта.

- Финляндиядә коляскалы хатын-кызларга транспортта йөрү бушлай.

- Бу илдә сукбай балалар юк.

Сан


* Статистика буенча, фин гаиләләренең 35 процентында – бер, 42 процентында икешәр бала тәрбияләнә, өч балалы гаиләләр саны даими артып тора.

* Балаларның 80 проценты тулы гаиләдә үсә, 15 проценты – әтисез. 


Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА
Гаилә һәм мәктәп
№ 1 |
Гаилә һәм мәктәп печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»