04.02.2014 Интернет
Интернет – ирек мәйданымы? (Россиянең элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Алексей Волин белән әңгәмә)
Интернет бүген бөтен яшәешебезне камап алды. Аннан башка тормышны күзаллау да кыен. Электрон хезмәтләр, кино, музыка, аралашу – болар бар да бүген кечкенә генә авылларга кадәр килеп җитте. Һәм алардан бүген миллионлаган халык файдалана.
Сер түгел, Интернет бүген – яхшы акча эшләү урыны да. Интернет ул – тормыш. Аның да үз кагыйдәләре, нечкәлекләре һәм проблемалары бар. Әлеге җәһәттән “Российская газета” Россиянең элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Алексей Волин белән кызыклы гына әңгәмә эшләгән. Федераль түрәнең кайбер фикерләрен сезгә дә җиткерәбез.
– Пиратлыкка каршы закон инде ярты елдан артык гамәлдә. Ул ничек эшли? Аңа төзәтмәләр кертергә кирәкмиме?
– Узган елның җәендә кабул ителгән әлеге закон ике индустрияне хезмәттәшлек итәргә мәҗбүр итте. Ул уңай нәтиҗәләр бирергә дә өлгерде. Бүген контент (сайтларда урнаштырылган текст, мультимедиа) хокукына ия булучыларның да, аннан файдаланучыларның да мәнфәгатьләре чагыша, алар бер-берләренә бернинди дәгъва белдермичә яши. Әйтик, кулланучылар үз акчасыннан колак какмый башлады, ә Интернет-мәйдан хуҗалары легаль контентта акча эшләргә өйрәнде.
Электрон коммуникацияләр ассоциациясе мәгълүматлары буенча, Интернеттан акча түләп кинофильм күчереп караган кулланучыларның саны алты миллионнан сигез миллионга арткан. Бөтендөнья челтәрендәге легаль контент 30 процентка үскән дигән сүз бу. Тагын бер кызык әйбер бар. Җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү максатыннан үткәрелгән сораштырулар күрсәткәнчә, Россия буенча легаль контенттан файдаланган өчен түләү бәясе кимегән. Хәзер кеше аз түләп, күбрәк сатып ала башлаган. Сораштыруда биш мең Интернет-кулланучы катнашкан. Нәтиҗәдә Интернеттан алып күчерелгән яки онлайнда караган фильм өчен уртача түләү бәясе Россия буенча – 400 сумнан 380 сумга, Мәскәү буенча 580 сумнан 280 сумга төшкән.
Википедия мәгълүматлары буенча, Россия кулланучылары арасында иң популяр “Игра престолов” сериалын берничек тә бушлай күчереп карап булмый. Күпләрне бу канәгатьләндерми, әлбәттә. Кинотеатрларда барган вакытта “Горько” фильмының пират версияләре челтәргә үтеп керә алмаганлыктан, әлеге фильм прокат вакытында шактый акча эшли алган. Димәк, яңа закон яхшы эшли.
– Ә чит ил фильмнары белән нәрсә булыр? Аларның “рәсми версия”сен бары тик кинода яки телевизордан гына карый алачакбызмы?
– Чит ил контенты хокукына ия булучылар да беркая китмәячәк. Аларга да Россия базарында урын бар. Өстәвенә күбесе монда турыдан-туры түгел, ә Россиядәге партнерлары аркылы эшли.
– “Халява” яратучылар әле дә Интернеттан нәрсәне дә булса бушка күчермәкче була. Аларга җәза бирергә кирәк дип саныйсызмы?
– Кызык, алар ризыкны, авиабилетларны, газета-журналларны түләп алалар бит. Һәм бу очракларда бернинди проблемалар да тумый. Кеше бушка килгән әйбернең сыйфатлы түгеллеген аңларга тиеш. Яхшы контент акча таләп итә. Яхшы кино, яхшы музыка кебек үк. Музыка белән соңрак шөгыльләнәчәкбез, бу өлкәдә пиратларны тоту кыенрак.
– Ә Интернет-бизнес ничегрәк яши? Аннан ризасызлык белдерүчеләр күпме?
– Интернет-бизнесменнар бик күптән дәүләт безгә бернинди дә игътибар бирми, өлкәне тәртиптә тотучы юк дип зарлана килделәр. Ә дәүләт бу эш белән шөгыльләнергә тотынгач, аларга бу ошамый башлады. Интернет җәмгыятьнең аерылгысыз өлеше булганга күрә дәүләт аңа игътибар бирми кала алмый. Моны аңларга кирәк. Челтәрдәге банк исәп-хисаплары, шәхси мәгълүматлар белән проблемалар килеп чыкмасын, вирус атакалары булмасын, балаларга куркыныч янамасын өчен кирәк бу.
– Күпләр Интернетка богаулар киертерләр дип курка. Моңа карата нәрсә әйтә аласыз?
– Интернетта бернинди дә богаулау юк. Бары тик безнең дәүләттә яши торган законнар һәм кагыйдәләр аңа да кагыла башлады. Дөрес, күпмедер вакыт Интернет үз тормышы белән яши килде, әйтерсең лә ул РФ биләмәсеннән читтә иде. Җитәр! Тәртипкә өйрәнергә кирәк. Минем бер мәртәбә дә Интернет-индустрия вәкилләреннән челтәрдәге ирекне бетерәләр дип ризасызлык белдергәннәрен ишеткәнем булмады. Чынлап торып эшли торган һәм акча таба белә торган җитди партнерларыбыз зарланмый. Гадәттә бездә ирек турында үзләрен әллә кемгә куйган һәм бер тиен дә акча эшли алмаган кешеләр генә шапырынырга ярата.