|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.02.2014 Дин
Ильяс Халиков йомшак җәеп каты утыртты (ФОТО)
31 гыйнвар көнне Филармония залында “Аклыкка илтсен юллар” дип исемләнгән Ильяс Халиковның театральләшкән концерты булып узды. Елый-елый арып беттек. Ильяс Халиков концерты шактый кырыс, вәкарьле, тәкәббер Казан тамашачасына мәдәни шок ясады. Халык залга килеп чыккан әбине көлемсерәп каршы алды. Ул «Мунча ташы»ның көлкеле әбиләренә күнеккән. Герантофил юморда яшиләр. Тик бу юлы тамашачы башка форматка күнегергә мәҗбүр булды. Моның өчен аңа 5 минут кирәк булганын сизми дә калды. Без кайдадыр калган тылсымлы, самими төштәге кебек бала-чагага әверелеп, ап-ак күңелле әби-бабаларыбыз янына кайттык. Тик безнең балачакка нидер җитмәгән икән. “Кызыл эчле гәлүш” киеп йөргәнбез, дини тәрбия бирелмәгән. Концерт туган нигезенә кайтып килүче мөлаем карчык, бетеп баручы авылда изге коены саклаучы риясыз карт образлары белән баетылган. Тамаша спектакль булып формалашкан! Ә карт белән карчык япон театрындагы кебек, тамашачы белән башка телдә, нәфис ысул белән аралашты. Реализм һәм мегаполис дәртен спектакльгә ялгыш кына авылга килеп эләккән Казан “пацаны” кертте. Рома - Рамазан. Шул арада иман баскычларын, мөселманның тормыш рәвешен, замана мавыгуларының шикле ысулларын аңлатучы РИУ мөгаллиме, автор-башкаручы, дини җырлар иҗат итүче Ильяс Халиков һәм аның тормыш иптәше шагыйрә Нурфия Халикова белән бергә, безне заманча мөнәҗәтләр, экрандагы матур расемнәр, мини-кинофильмнар аша тамашага тартып кертә торды. Чыда гына, җаным. Тик кеше чыдый алмады. Бәгыре каткан дип уйланган халык, концерт ахырында ышкылдап еларга тотынды. Мәскәүдән кайтышлый концерт карарга кергән мөфти Тәлгать Таҗетдин исә залдан ук чыгып ките. Аннары күз яшьләрен сөртеп кереп, сәхнәгә менеп дулкынлана-дулкынлана рәхмәт әйтте. Артистларга: “Сез - иң зур мөфтиләр, муллалардан да оста итеп, халкыбызга иман таратасыз”, - диде. Ильяс Халиковка тирән ихтирамын әйтеп, сизмәстән кулын үбеп кочаклап алды. Чарадан фотолар: Фото # 1 Фото # 2 Фото # 3 Фото # 4 Фото # 5 Фото # 6 Фото # 7 Фото # 8 Фото # 9
Гамил НУР |
Иң күп укылган
|