03.02.2014 Авыл
Сөт җитештерү нигә кими?
Узган елдан башлап, хуҗалыкларга сатылган сөтнең сыйфатына карап, бер литрга ике сум чамасы субсидия бирелә. Төрле дәүләт программалары нигезендә терлекчелек тармагына башкача ярдәм итү күләме дә арта. Нәтиҗәләр генә көтелгәнчә түгел. Россия буенча савым сыерларының баш саны узган елларда ничек кимегән булса, һаман шулай. РФ Авыл хуҗалыгы белгечләре әйтүенчә, 2014 елда сөт җитештерүнең күләме узган елгыдан 4 процентка кимүе көтелә.
Крестьян-фермер хуҗалыкларында, киресенчә, сөт җитештерү әкренләп булса да арта. Гәрчә, дәүләт ни сәбәпледер, җитештерелгән сөт өчен аларга субсидия бирүне кирәк тапмаса да. Гомумән алганда, сөткә бәяләрнең бераз күтәрелүе авыл халкында киләчәккә өмет уята.
Татарстанда узган тәүлектә 2768 тонна сөт җитештерелгән. Бу тирә-яктагы 4-5 регион хуҗалыкларында җитештерелгән сөтне бергә кушып санаганнан да артык. Сөтнең узган ел белән чагыштырганда азрак булуы гына уйландыра. Мөмкинлекләр була торып та, кайбер хуҗалыкларда сөт җитештерүнең күләме һаман кими баруның сәбәбе нәрсәдә? Хәлне уңай якка үзгәртү өчен ниләр эшләргә?
Исәпкә бар, санга юк
Россиянең сөт җитештерү индустриясе сазлыкка баткан авыр йөк автомобилен хәтерләтә. Зур көч куеп, бер уентыктан чыга да, икенчесенә килеп төртелә. Әледән-әле иткә, сөткә бәяләр төшеп, хуҗалыкларның терлекчелек тармагына булган өметен кисә яки сөт базарын төрле катнашмалар кушып ясалган продукция басып китә. Нәтиҗәдә ит һәм сөт җитештерүнең файдасы кими. Хуҗалыклар, барлы-юклы табышыннан колак кагып, зыянга эшли башлый. Мондый шартларда бердәнбер юл – мөгезле эре терлекнең баш санын киметү генә кала.
Ил җитәкчелеге терлекчелек тармагына ярдәм күрсәтә-күрсәтүен. Россия сөт җитештерүчеләр берлеге рәисе Андрей Даниленко әйтүенчә, сыйфатлы сөт өчен хуҗалыкларга узган ел дәвамында 8,4 миллиард сум акча бирелгән. Шуның нәтиҗәсе буларак сөт җитештерүдә түбән тәгәрәү темпы кимегән. Әмма иткә озатылган сыер урынына яңасын булдыру өчен дә ким дигәндә берничә ел кирәк бит. Нәтиҗәдә сөт җитештерү күләме 1 миллион 500 мең тоннага кимегән. Статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, без хәзер 1960 еллар күрсәткечләре дәрәҗәсенә төшеп утырганбыз.
Дүрт ел рәттән килгән корылык, Россиянең төрле төбәкләрендә әледән-әле кабатланып торучы табигать капризларына бәйле рәвештә терлек азыгы әзерләүгә чыгымнарның һаман арта баруы һәм тагын күп төрле кыенлыклар терлекчелек тармагында моңарчы сакланып килгән ныклык запасын шактый киметте. Тик терлекчелеккә дәүләт ярдәменең чагыштырмача бик аз булуы да борчый. Хуҗалыклар дүрт күз белән көтеп алган мондый ярдәм, чынлыкта, кызу көндә комга сипкән бер уч су сыман. Аның белән генә терлекчелек тармагына сизелерлек үзгәреш кертеп булмый.
Тагын бер аяныч хәл – шәхси хуҗалыкларда җитештерелгән сөт өчен бәяләрнең һаман да бик түбән булуы. Урыннардан алынган хәбәрләргә караганда, кайбер авылларда сөт җыючылар шәхси хуҗалыклар белән бер литр сөткә нибары 15-16 сумнан һәм аннан да түбәнрәк бәядән исәп-хисап ясый. Гәрчә, эшкәртү предприятиеләре 1 литр сөтнең майлылыгына һәм аксым күләменә карап 23-24 сум түләсә дә.
Кулларына сугучы булмагач...
Сөт җитештерү өчен субсидия бирүнең тәртибен һәм күләмен үзгәртү буенча фикер-тәкъдимнәр элек тә бар иде, хәзер дә ишетелеп тора. Ни өчендер Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы җаваплы хезмәткәрләре генә аны ишетеп бетерми. Урыннарда хуҗалык җитәкчеләре үзләренең ризасызлыгын турыдан-туры белдерәселәре килми. Ни өчен дигәндә, акмаса да, тама бит. Өстәгеләрнең ачуын китерсәң, субсидияләрдән коры калуың да бар.
Югыйсә, дәүләт өчен сыер хуҗасының кем булуы, ягъни инвестор яки крестьян-фермер булу-булмавының нинди әһәмияте бар? Кулланучы өчен дә сөтнең шәхси хуҗалыкта яки җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә җитештерелүе алай ук мөһим түгел. Бары тик сөте генә яхшы сыйфатлы булсын. Аннан килеп, Россиянең сөт елгалары һаман да саега барган бер вакытта, хуҗалыклардан кабул ителгән сөтне ни өчен югары һәм беренче сортларга бүлеп маташырга? Хөкүмәт өчен иң беренче чиратта халыкны яхшы сыйфатлы сөт белән тәэмин итү мөһимрәк түгелме икән? Бәс, шулай булгач, җитештерүчене күбрәк кызыксындыру да тиештер бит инде.
Изге урын буш тормас дигәндәй, сөт һәм сөт продукцияләреннән бушап калган кибет киштәләрен бүген коры сөт кушылган яки арзанлы пальма мае, маргарин һәм башка күп төрле катнашмалар белән болгатылган ясалма продукция басып бара. Кулларына ныгытып сугучы булмагач, торган саен азына бара андыйлар. Рәсми мәгълүматларга караганда, кибет киштәләрендә мондый сөт һәм сөт продукцияләре инде сөтнең 35 процентын, сыер маеның 85 процентын тәшкил итә. Кулланучылар сәламәтлегенә (ә алар арасында сабыйлар һәм өлкән яшьтәгеләр дә шактый) төзәтеп булмаслык зыян салынуы – бер хәл. Ясалма продукция белән сәүдә итү күләме арткан саен, авылда сыер асрап азаплануның кирәге калмый. Хуҗалыклар исә миллионнарча сум керемнән колак кага.
Мисаллар эзләп ерак барасы юк. Республика хокук саклау һәм төрле контроль органнары үткәргән тикшерү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, бүген Татарстанга янәшә төбәкләрдән төрле юллар белән кертелүче ясалма сөт һәм сөт продуктлары ташкыны артканнан-арта. Шундый “юмарт” күршеләребез арасында Ульян, Нижгар, Пенза һәм Самара өлкәләре аеруча зур “тырышлык” куя. Арада безнең эшкәртүчеләр исеме астында ялган продукция җитештерүчеләр дә бар.
Үзебезнекеләр дә кимен куймый. Тикшерүләр нәтиҗәсендә ясалма продукция җитештерүчеләр арасында “Тандем” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, “Вамин-Татарстан” филиаллары, Казан сөт комбинаты, Балтач, Мамадыш, Яңа Чишмә, Бөгелмә сөт эшкәртү комбинатлары булуы ачыкланды.