поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
18.02.2009 Язмыш

МАННУР САТТАРОВ: «ТӨШМӘСЕН ЛӘ КҮЗЕҢ МАТУР ЯРЛАРГА»

Кешелек дөньясына кайгы-хәсрәт китергән Бөек Ватан сугышы тәмамлануга алты дистә елдан артык вакыт узса да, аның ачы кайтавазы әле бүген дә үзен сиздереп тора. Гомерендә бер мәртәбә дә авыз тутырып “әти” дип әйтә алмаган балалар хәзер инде үзләре әби-бабай яшендә. Канлы ут эчендә йөргән чал ветераннарыбызның да сафы елдан-ел сирәгәя бара. Бөек Җиңү көнендә аларның моңсу йөзләрендә һәрчак яшь тамчылары ялтырый.

Утлар, сулар кичкән шундый ветераннарның берсе - Маннур Саттаров. Аның исеме Татарстан җирлегендә әдәбият сөючеләргә һәм киң катлам укучыларга яхшы таныш. Беренче чиратта без аны үзенчәлекле юмористик шигырьләр авторы буларак беләбез. Республика матбугатында аның иҗаты даими рәвештә басылып килә. Әле күптән түгел генә аның «Төшмәсен лә күзең матур ярга» дигән кечкенә генә китапчыгы дөнья күрде. Биредә Маннур ага сугыштагы тәүге саф мәхәббәте хакында бәян итә.

 

Маннур Саттаров сугышның башыннан ахырына чаклы көрәшкән сирәк каһарманнарыбызның берсе. Киләсе елга 90 яшен тутырачак чал чәчле егетебез  безнең редакциядә дә кунак булып китте. Әйе, әйе, егет. Мөхтәрәм яшькә җитсә дә Маннур абый өйдә зарланып утыручылардан түгел. Ул гел хәрәкәттә, гел иҗат итә. Гүя сугыш урлаган гамсез яшьлек еллары өчен дә тыныч тормышның кадерен белеп яшәп калырга ашыга.

 

Бөек Ватан сугышы алдыннан Архангельски шәһәрендә армиядә хезмәт итә идем,- дип башлап җибәрде гвардия разведкасы капитаны булып хезмәт иткән Маннур абый сүзен. - Куйбышев, хәзерге Самара, өлкәсеннән 1941 елны сугышка китеп бардым. Безне атлар белән бер вагонга төяп озаттылар. Миңа җиңел артиллерия составында дошман белән сугышырга туры килде. Мәскәү янындагы сугышларда, Көньяк-көнбатыш фронта, Брянск, Үзәк фронтта булдым. Орел шәһәрен азат итүдә катнаштым. Днепрга, Белоруссиягә барып җиттек.

 

Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен Маннур аганы бик күп орден-медальләр белән бүләклиләр. Сугыш тәмамланганда, Польша җирендә ул яраланып, госпитальгә эләгә. Анда өч ай дәваланып ята. Бөек Җиңү хәбәрен дә шунда ишетә.

 

- Маннур абый, Сезнең сугыштагы мәхәбәтегез хакында бәян иткән китапчыгыгыз да дөнья күрде...

 

- Әйе китапны мин «Төшмәсен лә күзең матур ярга» дип атадым. Изольда исемле украин кызы белән танышуыма минем теш сызлавым сәбәп булды. Теш сызлауның нәрсә икәнен күпләр белә. Сугыш вакытында ул әле икеләтә бәла. Дивизион командирыннан рөхсәт алдым да, табиб эзләп хастаханәгә  киттем... Ә табиб минем алдыма фәрештә булып килеп басты. Изольданың матурлыгына сокланып туймаслык. Тештән котылгач, бөтен батырлыгымны җыеп, адресын да сорап алдым әле мин аның. Шулай итеп безнең арада мәхәббәт хатлары йөри башлады. Ул миңа хат алышу дәверендә 3 фотосүрәтен җибәрде. Китапка аларны да урнаштырдым.

 

- Маннур абый, ярты сәгать генә күреп калган туташ хакында китап язгансыз. Ә 50 елдан артык гомер иткән хатыныгыз турында...

 

- Аңа мин күп кенә шигырьләремне багышладым. Без аның белән сугыштан соң, 1954 елда кавыштык. Исеме Гөлфия иде. Ул күренекле галим Хәмит Мөштәри кызы. Хатыным белән өч ул тәрбияләп үстердек. Аллага шөкер, алар барысы да бу тормышта үз урыннарын таптылар.

 

Маннур абый бик яшьтән иҗат итә башлаган кеше. Әле укырга кергәнче үк, ул авыл малайларына турында шигъри такмаклар чыгара торган булган. Тәүге такмагын әле бүген дә хәтерли ул.

 

Гани байлар абзарына,

Карга оя ясаган.

Кәшәфетдин карны ачкач,

Бака тотып ашаган.

 

Үз шигырьләре басылган «Яшь Ленинчы» һәм «Пионер каләме» басмаларын Маннур ага бүген дә кадерләп саклый.

 

“Мылтыклы Шүрәле” дип исемләнгән сатирик шигырьләр җыентыгы һәваскәр сәнгать әһелләренең өстәл китабы булып хезмәт итте. Ул халык тарафыннан да яратып укылды. “Письма фронтового друга” дигән китапчыгы узган ел басылып чыккан. Гарасатны үз башыннан кичергән шәхеснең документаль язмалары киләчәктә туган якны өйрәнүчеләр һәм хәрби тарихчылар өчен кыйммәтле чыганак булып торачак.

 

Тынгысыз ветеранның тагын бер хыялы бар. Ул үзенең гомер буе язганнарын саллы китап итеп туплаган. Китапның тәүге (сигнал) нөсхәсе дөнья күрсә дә, аны тиражлап нәшер итү җае табылмый икән. Сыныкка сылтау табыла дигәндәй, кризис килеп чыкты бит әле. Әммә әлеге хезмәт Җиңүнең 65 еллыгына, һичшиксез, нәшер ителер дигән өметтә калыйк.

 

Тиздән 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне. Шушы олугъ бәйрәмдә без иң әвәл үз куллары белән Ватаныбызны саклаган, ләкин дан шөһрәткә кызыкмаган, тыйнак ветераннарыбызны олыларга тиешбез. Маннур ага Саттаров кебек янып торган, яшәешкә, гүзәллеккә гашыйк ил солдатлары тумас борын картайган беҗгәк бәндәләр өчен менә дигән өлге, үрнәк булып тора. Озын гомер Сезгә, Маннур ага! 

 

Дмитрий БУНТУКОВ фотосы.

 


Мөршидә КЫЯМОВА
Интертат.ру
№ --- | 18.02.2009
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»