|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.02.2014 Җәмгыять
Татарстанда 13 кеше өшеп үлгәнКөчле суыктан Татарстанда 427 кеше зыян күргән, шул исәптән – 8 бала. Бу сәбәпләр буенча 119 республикалы, шул исәптән бер бала хастаханәгә озатылган. Суд-медицина экспертизасы мәгълүматларына караганда, аномаль суыкларда 13 кеше үлгән. 30 гыйнварга булган мәгълүматлар буенча, медик-социаль нәтиҗәләр турында ТР Хөкүмәт йортында Гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең бүгенге утырышында ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов белдерде. Аның сүзләренчә, вәзгыять начарланган һәм гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракка медикаментлар, шулай ук аяк-кулларын өшеткән кешеләрне дәвалау өчен хастаханәдә урыннар билгеләнгән. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы, һава шартлары начарланган очракта, аэропортларда, автомобиль бөкеләрендә һәм кешеләр күпләр җыелган башка урыннарда медицина бригадалары кизүен оештырырга әзер.
Юлия РЕВИНА |
Иң күп укылган
|