поиск новостей
  • 19.03 "Ләйлә вә Мәҗнүн" Кариев театры, 18:30
  • 19.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.03 "Ут чәчәге" Кариев театры, 13:00
  • 20.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 21.03 "Анна Ахматова:Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13:00
  • 21.03 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18:30
  • 22.03 "Корт" Кариев театры, 18:30
  • 22.03 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18:30
  • 23.03 "Йосыф" Кариев театры, 18:00
  • 23.03 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 13:00
  • 23.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17:00
  • 24.03 "Әлифба:Хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 13:00
  • 24.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 17:00
  • 26.03 "Мио, минем Мио!" Кариев театры, 18:30
  • 26.03 "Җилкәнсезләр" Тинчурин театры 12:00 һәм 18:30
  • 27.03 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 19:00
  • 27.03 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Март
  • Татьяна Водопьянова - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Гайнуллин - актер
  • Ренат Вәлиуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Илшат Вәлиулла - язучы
  • Гөлнур Корбанова - шагыйрә
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Кому требуется шпаклевка, обои, по городу Казани также Арск обращаться по тел +7 (917) 266-37-64.
  • Яр Чаллыда 2-бүлмәле фатир сатыла:Яңа шәһәр, 30 комплекс. Мәйданы 52 кв.м. Планировкасы әйбәт - распашонка. Җылы, яхшы хәлдә. Хуҗасы сата. Телефон:8-9631571216
  • Хәерле көн! "Салават Купере 2" торак комплексында бөтен унайлыклары булган 2 бүлмәле квартира арендага бирелә. 3 этажда. Өр-яңа ремонт, мебель. "Бәхетле" артында урнашкан. Тәртипле татар гаиләсе эзлибез. Йорт хайваннарсыз. Төп шарт: тәртип, чисталык, вакытында түләү. Риелторларсыз. Элемтәләр өчен телефон: 89534975861
  • Студентлар өчен өстәмә эш. 8-917-880-94-77
Архив
 
30.01.2014 Мәдәният

Әлфия Хәбибуллина: "Халыкның зәвыгын тырыша-тырыша үзебез бетерәбез"

Нәфис сүз остасы Әлфия Хәбибуллина үзен ала карга дип саный. Татар эстрадасының бүгенге торышы турында без аның белән шактый озак гапләштек.

– Сез филармониядә эшли башлагансыздыр инде?

– Чынлап та 25 ел элек эшемне филармониядә башлаган идем. Унбер ел эшләдем мин анда. Әмма күптән инде анда эстрада бүлеге юк. Үзгәртеп кору чоры башлангач, бүлегебез таркалды, без үз көнебезне үзебез күрә башладык. Хәзер анда симфония оркестры һәм лектория генә калды. Хәер, соңрак халык уен кораллары бүлеге ачылды.

– Ничек уйлыйсыз: филармониядә кабат эстрада бүлеген тергезү зарарлыгы бармы?


– Начар булмас иде бу. Әйтик, җырчылар филармониядә эшләгәндә худсовет иләге аша уза иде. Мәскәү тарификациясе дигән нәрсә гамәлдә булды. Без өч ел саен имтихан бирә идек. Җырчылар үз җырларын, нәфис сүз осталары сөйләячәк сүзләрен сәнгать советы – худсовет аша уздырып кына халыкка җиткерде. Әлеге таләп юкка чыккач, сәхнәдә нәфис сүз югалды дип әйтер идем. Хәзер, зур, нәфис әсәрләр сөйләүгә караганда, мәзәкләр җыелмасы сөйләүне кулай күрәләр. Безнең радио-телевидение дә анекдотлар чыгаруга уңай карый. Югыйсә, безнең әдәбият зур, яхшы бит. Мин монда шигырьләр генә түгел, нәсерләрне, хикәяләрне, романнарны да күз алдымда тотам. Романнардагы үткен, гыйбрәтле фикерләрне дә, өзек-өзек итеп алып, халыкка җиткерергә була.

– Илдар Кыямов кебек кайбер нәфис сүз осталары җиткерә бугай инде.

– Андыйлар бик аз. Беренчедән, Илдарның төп эше – телевидениедә алып баручы. Ул сәхнәгә сирәк чыга. Бу җәһәттә мин үземне ала карга дип саныйм. Зур шәһәр буламы, кечкенә генә авылмы, концерт белән барасың, залда 30-40 тамашачы да утырырга мөмкин.

– Алдарак Мәскәү тарификациясе дигән бер гыйбарә ычкындырган идегез. Һөнәрилегегезнең ни дәрәҗәдә булуына бәяме ул, әллә хезмәткә түләүгә дә кагыламы?


– Әйе, элек өч ел саен тикшереп, яхшырак күренгәннәрнең хезмәт хакын күтәрәләр, йомшаграк күренгәннәрнең төшерәләр иде. Хәтта Татарстанның халык артисты исемен алганнарның да, тарификацияне уза алмыйча, бер-ике ел дәүләт ансамблендә, хорда җырлаганнары булды. Кыскасы, эстрададан китеп торырга мәҗбүр итәләр иде. Ул вакытта безне иләктән бик каты илиләр иде. Шуңа күрә ул заманда сәнгать тә сафрак, чистарак, артистлар да азрак булгандыр. Билгеле, хәзер җырга уку өчен талантның кирәге шулкадәр генә. Акча кирәк. Никадәр генә талантлы булсаң да, бүген акчаң булмаса, анда кереп укый, аннан соң сәхнәгә чыга алмыйсың.

– Теге вакытта Рәшит Шамкаев сәхнәгә чыгып мәзәк сөйли алмаган булыр иде дип уйлыйсызмы?


– Чынлап та, мәзәкне сәхнәгә чыгаручы, мөгаен, Рәшит абый булгандыр. Әмма мәзәкне ничек сөйлисең, ниндиен сөйлисең бит.

– Шамкаев сәхнәгә чыгуга ук, халык көлә башлый. Калын кашлы, юка башлы дип сөйли башласа...


– Ул шәхес. Әмма ләкин Мәскәү тарификация әлеге мәзәкләргә ничек карар – анысын әйтә алмыйм.

– Кайбер артистлар, район башлыклары, баерак җитәкчеләр белән алдан сөйләшеп, концертның бәхәсен килештереп куя иде.


– Хәзер андый сөйләшеп куюлар юк диярлек. Бармак белән санарлык өч-дүрт артистның концертын гына сатып алырга мөмкиннәр. Элегрәк, айлар буе хезмәт хаклары түләмәгәндә шулай иде. Авылларга баргач, колхозлар сатып ала да, итләтә, майлата, яшелчәләтә түли иде. Аны Казанга алып кайткач, акчага алмаштырып, мәш килеп йөргән заманнар бар иде.

– Атказанган исемегез бармы?


– Юк. Аның өчен, мөгаен, сәхнәдә мәзәк сөйләп йөрергә һәм артыннан йөрергә кирәктер. Минем ялынып йөрисем килми.

– Сез кемнәр белән концерт куеп йөрисез, кемнең төркемендә эшлисез?


– Нигездә Нурзадә белән йөрим. Бәширә, Эльвира Хәйруллина белән дә чыгабыз. Әле менә Габделфәт чакырды.

– Нурзадәне талантлы артист дип саныйсызмы?


– Беләсезме: бик тырыш. Автор-башкаручы буларак танылды ул. Үз җырларын башкара. Миңа калса, аның тырышлыгын халык күрә, ярата.

– Габделфәт тә тырышмы? Әллә башкача алдырамы? Мин, мәсәлән, аның үз кибетендә санфаянс сатылуын сөйләвен ошатмадым.


– Әле аның белән чыгышлар ясап йөргәнем юк. Чыксам, җиткерермен. Чынлап та, бу хакта җырчы үзе түгел, урынлы дип тапса, алып баручы әйтергә тиештер.

– Хәзер күпләр үзләрен йолдыз дип саный. Чынбарлыкта күбесе йолдызчык кына бит?


– Безнең артистлар эшелоннарга бүленә. Беренче эшелонда торучылар – Салават, Хәния, Габделфәт, Айдар Галимов, Гүзәл Уразова.

– Зәйнәп юкмыни?


– Соңгы вакытта ул сәхнәгә сирәгрәк чыга башлады. Миңа калса, Уразова ул – Зәйнәпнең күчермәсе. Аңа ошатып җырлый, аның җырларына өстенлек бирә.

– Хәзер үзешчәннәр белән һөнәриләр арасындагы аерма юкка чыкты диярлек.


– Бер караганда, халык арасында талантлар күп. Мин үзем дә үзешчән сәнгатьтә катнашып үстем. Хәзер, чынлап та, үзешчән сәнгать төшенчәсе юкка чыкты диярлек. Хәзер бөтенесе – җырлый белгәне дә, белмәгәне дә – һөнәри.

– Менә Актаныштагы “Агыйдел” җыр һәм бию ансамбленә дәүләт статусы бирделәр. Мөгаен, оешканына бер генә ел булгач, аңа зур таләпләр куеп булмыйдыр. Сабыйның башына сукмыйк дип әйтүем.

– Нәрсә дип әйтим инде. Менә Буа театры, Әтнә театры да хәзер дәүләт статусы алды.

– Әллә соң дәүләт статусы биреп, өстәгеләр үзләре һәвәскәрләр белән һөнәриләр арасындагы аерманы бетерәме?


– Минемчә, исемне һәм сәнгатьне ваклау бу. Әгәр дәүләт статусы ала икән, инде ул хезмәте өчен дәүләттән акча ала, бюджетта утыра. Анда фәкать һөнәриләр генә булырга тиеш.

– Әгәр Буага, шул ук Актанышка вуз бетергән, биеп-җырлап остарган сәнгатькәрләр килеп урнашса, яки элек тә шундый осталар булса, алар һөнәри була ич инде. Аннан соң без бит чик куя алмыйбыз: кемдер бик яхшы биеп-җырлап һәвәскәрлектән һөнәригә дә күчәргә мөмкин.


– Чынлап та, үзешчәннәр арасында һөнәриләрдән дә остарак биючеләр, җырлаучылар булырга мөмкин.

– Менә инде сез 14 ел ирекле “йөзү”дә. Ашарга җитәме соң? “Бәхетле”гә кереп буламы?


– “Бәхетле”гә кереп булмый, “Пятерочка+”ка җитә.

– Сәнгать советларын хәзер тергезеп булмыймы соң? Әллә бу бер хыял гынамы?


– Моның өчен бөтен җырчыларны туплый торган бер оешма булырга тиеш.

– Базар шартларында бу мөмкинме соң?


– Әнә бит театрлар базар шартларында коллектив булып яши.

– Биш йөз җырчы бар диләр. Һәрберсенең үз коллективы булса, аларга ничек бина җиткермәк кирәк? Әле бит “ялгыз бүре”ләр дип әйтимме, сирәк-мирәк кенә, елга бер-ике генә концерт куючы Рамил Миндиярлар бар. Әнә Флера Сөләйманова һаман җырлап тора. Беренче эшелонга кермәсә дә, ул бит затлы җырчы. Минемчә, Илһам абый кебек бик мәртәбәле шәхес.

– Чыннан да, алар – күренекле, олы җырчылар. Флера апаның тавышы бүген дә чишмә кебек матур, табигый. Мәсәлән, 12 гыйнвар көнне “Мәйдан” музыка телеканалы, оешуына 1 ел тулу уңаеннан, филармониядә бик күркәм концерт оештырды. Флера апа анда бик матур җырлады. Мин аны театр училищесын бетереп эшкә килгәннән бирле беләм. Ул вакытта Искәндәр Биктаһиров төркемендә Флера апа да бар иде. Без бергәләп гастрольгә чыгып киттек. Ул чакта 78 концерт куйдык. Шуңа күрә аны бик яхшы беләм дип уйлыйм. Советлар Союзы буйлап түгел, Татарстан районнарында, Казан тирәсендә генә йөрдек. Дөрес, элек техника юнәтү бик кыен иде. Колхоз машинасы илтеп куя, әби-бабайларда кунабыз...

– 25 ел сәхнәдә булуыгызга нәтиҗә ясап нәрсә әйтергә була?


– Беркайчан да заман шаукымына бирелеп, лирикага хыянәт иткәнем булмады. Кайбер җырчыларның, сөйләмә әле шул лирикаңны, концертның дәрәҗәсен төшерә, дигәне бар. Ничек инде ул концертка зыян салсын! Гадәттә концерт барышында өч мәртәбә ялгызың чыгыш ясыйсың. Шуның икесе – юмор, берсе лирика була. Ни өчендер нәкъ менә лирикадан соң халык яхшырак кул чаба һәм чәчәкне дә шуннан соң бирә. Хисле чыгышка халык сусаган. Моны сәхнәдәшләрем дә ишетсен, аңласын иде. Әле менә узган елның 8 декабрендә Ленин исемендәге мәдәният сараенда юбилейга әзерлек шикеллерәк кечкенә генә концертымны уздырдым (8 март тирәсендә “Казан” милли-мәдәният үзәгендә шуны кабатларга исәплим). Шунда үзем өчен кечкенә генә бер ачыш ясадым. Сәхнәгә бөтенләй онытылып барган жанрны – мәсәлләрне алып чыктым. Казан сәхнәләренә чыгар алдыннан, гадәттә авылларда йөреп, чыгышыңны шомартасың. Гадәттә авылларда алда, беренче рәттә бала-чага утыра. Балалардан, мәсәлнең нәрсә икәнен беләсезме, дип сорыйм. Җилкә сикертәләр. Инде шик туа башлады: әллә хәзер мәктәп программаларыннан мәсәлләрне төшереп калдырдылармы икән?! Мин шигырь яки мәсәл сөйләгәндә туп-туры басып, катып калып сөйләмим. Алар театральләштерелгән була. Әйтик, “Яла ягучы белән елан”. Сергей Крыловның Габдулла Шамуков тәрҗемәсендәге мәсәле бу. Аны “Җәһәннәмдә шайтаннар бию” музыкасы белән куйдым. Дүрт нәсәл сөйләдем, һәрберсе шулай эшкәртелгән иде. Халык бик яхшы кабул итте. Халыкның зәвыгы бетмәгән, тырыша-тырыша без аны үзебез бетерәбез икән. Онытылып барган менә шушындый әсәрләрне сәхнәгә алып чыккач, халыкның чын зәвыклы икәне күренә. Басып диярлек кул чаптылар. Минем өчен зур ачыш булды бу. Сәхнәнең ала каргасы тагын нинди мөгез чыгара ала икән дип уйлагандыр шәт хезмәттәшләрем. Беренчедән, онытылган жанр. Икенчедән, анда образлар күп. Образ итеп сөйләп була. Өченчедән, юмор белән язылган. Дүртенчедән тәрбияви ягы бар. Йомгаклап тәрбия биреп куя. Башка нәфис сүз осталары да бу жанрны күтәреп алса иде. Бер үзем генә эстрадага әлләни үзгәреш кертә алмам. Моны телевидение дә күтәреп алса, халыкка җиткерсә, милләттәшләребезнең зәвыгын күтәрү, әдәбиятыбызны пропагандалау өчен әйбәт булыр иде. Әнә язучыларыбыз чаң кага. Халык китап укымый диләр. Югыйсә, ул әсәрләрдәге фикерләрне без халыкка җиткерегә, шулай әсәр белән, язучы белән кызыксыну уятырга тиеш.

– Кайбер нәфис сүз осталары җырчыларга пародия ясый. Сез кемгә булса да пародия ясыйсызмы?


– Юк. Мин башка жанрда эшлим. Инде юморга килгәндә, юмористларның рәсми булмаган үз бергәлеге бар. “Җомга киче” тапшыруларында алар еш чыгыш ясый. Минем амплуа башка: үз гомеремдә сәхнәдә мәзәк сөйләгәнем юк. Мин бары тик язучылар язган әсәрләрне генә сөйлим. Әйтик, “Чаян” журналы битләреннән шаян шигырьләр алам. Гамил Афзал, Шәүкәт Галиев шигырьләрен яратып сөйлим. Камил Кәримовның шаян хикәяләре бар. Аның белән утырып сөйләшеп, рөхсәт алып, кайбер җирләрен хатын-кыз сөйләүчегә яраклаштырып, халыкка җиткерәм. Зөлфәт Хәкимнең юморларын да сөйлим. Лирикага килгәндә миңа хатын-кыз әсәрләре якын. Асылда Шәмсия Җиһангирова, Эльмира Шәрифуллина шигырьләренә өстенлек бирәм. Тәслимә Низаминың кызыклы гына, матур гына “Болгар” поэмасы бар. Инде юмор өлкәсенә килгәндә, хатын-кызга юмор табу бик кыен. Чөнки күп юмор ир-ат исеменнән, ир-атлар тарафыннан язылган.

– Кайбер ир-ат нәфис сүз осталары хатын-кыз булып киенеп чыга.


– Белмим инде, бәлкем халыкка кызыктыр. Менә “Новые русские бабки” бар телевидениедә. Һаман шул урыстан калышмыйбыз дип кыланалардыр.

– Урыс эстрадасы Көнбатыштан урлый, татар эстрадасы – урыстан, дип әйтәләр. Килешәсезме? Хәзерге җырларның ни сүзе, ни көе истә калмый.


– Мин үзем беренче чиратта сүзгә игътибар итәм. Җырчыларга шаккатам: күбесе, шигырь юк, берәрсенә заказ бирергә кирәк әле, дип йөри. Йә Раббым, ач шигырь китабын! Ачкан саен җыр язарлык шигырьләр бар. Хәзер, гомумән, эстрада җыр сатып алуга корылган. Җыр яздыру, бик кыйммәткә төшә. Ишетүемчә, иң арзаны 10 мең сум тора. Кыскасы, 10 нан 50 меңгә кадәр диләр. Аранжировка ясату кыйммәт. Мөгаен, җырларның төрлесе кирәктер. Салмак яисә кызу җырлар бар. Уен җырлары, такмаклар. Халыкның зәвыгы да үзгәреп тора. Хәзер бит чик юк: халык Көнбатыш артистларын да, төрек җырчыларын да тыңлый. Шуңа күрә бер кысада гына калып булмый.

– Әле бит рэп та бар. Әйтик, Илфак Шиһаповның хатыны Илсөя Бәдретдинова нәрсә җырлый?


– Ул шансон җырлый. Илсөянең җырларын мәгънәсез дип әйтмәс идем. Анда төп басым музыкага түгел, сүзгә ясала. Һәрхәлдә кешене уйланырга мәҗбүр итә торган җырлар. Халык аны беренче чиратта сүз, публицистика дип кабул итә. 


Рәшит МИНҺАҖ
Ватаным Татарстан
№ 13 | 29.01.2014
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»