29.01.2014 Мәдәният
Мөхәррир икәнсең, генерал бул!
Төзелеш институтын тәмамлагач, миңа төрле вазыйфаларда казганырга туры килде. Юл мастеры, өлкән, баш инженер, начальник урынбасары булып эшләгәндә проектта шулай каралган, норматив документлар болай куша, федераль законның фәләненче маддәсендә тегеләй әйтелгән, фәләненче кодексның төгәненче пунктында төгән диелгән дип һәм башка сылтамаларга таянып, хозурыңдагыларны җүләр калдыргалап, акыллы булып йөри аласың әле.
Ә менә үзең башлык камыты кисәң хәл үзгәрә: язылмаган кануннар хәрәкәткә килеп, тез астыңа ора, астан казыйлар, баш очыңда күсәк уйный, кыскасы, тырпаеп кына әллә кая китеп булмый башлый. Вазыйфаң һәрдаим өстәгеләр белән аралашканда да, кул астыңдагылар белән эш йөрткәндә дә сыгылмалылык таләп итә. Ә бу җанны талкый. Шуңа да талкынулардан ял итүнең үтемле чарасы – күңелеңә ятышлы шөгыль табу. Бар марка җыючылар, бар авиамодельчеләр, экстремаль спорт төрләренә мөкиббән китүчеләр байтак. Бер танышым шырпыдан гаҗәеп корылмалар ясый, икенчесе шешә эченә кертеп җилкәнле кораб корырга маһир. Минем үземне исә гаҗизлектән язу эше белән мавыгу коткара. Ләкин кемгә нәрсә, кәҗәгә кәбестә дигәндәй, миңа иҗатташ танышларга караганда төзелеш белән бәйле һөнәр ияләре – вуздашлар һәм хезмәттәшләр барыбер җанга якынрак. Төзелеш оешмалары ихаталарына, биналарына керсәм, сулыш ачыла төшә сыман. Яңа түшәлгән асфальт исе дә тансык. Ә менә филология бүлегендә укып, төп кәсеп сыйфатында язу һөнәрен сайлаганнарга, ихтимал, редакция һавасы ныграк килешәдер. Мин кайнашкан берләшмәдә генераль директорны үзе артында генерал дип кенә атыйлар. Аның карамагында меңнәрчә кеше, эшчеләр, белгечләр, берсеннән-берсе куәтле техника, катлаулы агрегатлар, байтак матди ресурслар һәм ел да башкарыла торган эш күләме зур саннар белән исәпләнә. Бер караганда, 10-15 кеше белән идарә итүче мөхәррирне шундый җитәкче белән чагыштыру урынсыз кебек. Хәлбуки, мөхәррир дәрәҗәсен, минемчә, ул җитәкләгән штат түгел, ә газетасы яки журналы җәлеп иткән укучылары саны күрсәтә. Әйтик, йөз мең тиражлыныкы, шартлы рәвештә Р генерал булсын, 15-30 меңле икән – полковник дип торыйк, 10 мең һәм күбрәк – подполковник, 5 мең тирәсенеке – майор, ә аска таба капитан...
Фаразымча, мөхәррир, кәнәфиенә утыргач та, язудан шып тыелырга тиеш. Юкса ошбу урын аңа нибары үз китапларын дөньяга чыгару чарасы гына булып калачак. Нәтиҗәдә, аның кул астындагылар эшне “Аккош, Чуртан һәм Кысла” мәсәлендәгечә өстери башлаячак һәм макулатура ишәйтү көненә калган басманың тиражы бөтенләй кимеп, “татарча укымыйлар” дип сүгенүдән һәм милләтне сүгүдән гайре чара да калмаячак. Тагын бер хәтәр як: баш мөхәррир язган әсәрне, әгәр ул хәтта чүп булса да, гади мөхәррир кире борырга яки төзәтергә кыймый һәм нәтиҗәдә кайчандыр ару саналган иҗатыңның да бәясе төшә. Газета яки журнал, аудиториясе кечкенә булуга карамастан, үз-үзен яшәтә алса, мөхәррир һичьюгы безнең укучыларыбыз затлы дип күзгә төтен җибәрә ала. Бүтән басмалар белән затсыз милләттәшләр генә кызыксына булып чыга моның кешечәгә “тәрҗемәсе”. Сер түгел, хезмәтең ташка үлчим генә булып, асрама көненә калып, шуңа канәгать булып яшисең икән, телисеңме-юкмы, ризык бирүче, ышыкка сыендыручы кубызына биеми булмый. Хәтта филгә дә циркныкы хәленә төшү котылгысыз. Кайбер әдәби һәм матбугат басмалары инде байтактан салым түләүчеләр җилкәсендә җан асрый. Ягъни, карап торганнары – дәүләт абзый алларына чыгарып куйган җамаяк. Мондый җамаякка күнү ирекле яшәүгә омтылышны бетереп кенә калмый, аны танымауга, үзлегеннән яши алучыларны өнәмәүгә китереп җиткерә. Зарур, талантлы авторлар эзләү һәм табу кайгысы калмавы бер хәл, “җимле тагарак”ка борын төрткән тар даирә андыйларны якын җибәрмәү, күрмәмешкә салышу, хәтта читкә тибәрү хәсрәтендә ут йота башлый.
Язганнарым әдәби басмаларга, матбугат чараларына хөкүмәттән ярдәм тиеш түгел дигән фикер уздыру булып аңлашылмасын. Минемчә, ярдәм бик кирәк һәм ул беренче чиратта үз-үзләрен асрый алучыларга, халык өчен зарурларга, әнә шул сыйфатларын хуплап, тиражны искә алып юнәлтелергә тиеш. Башкача булганда, начаррак эшләүчеләрне хуплау килеп чыга лабаса.
“Т.Я.”ның узган елгы 3 август санында басылган язмасында язучы Рәфыйкъ Юныс кайбер бәгъзе мөхтәрәмнәребезнең иҗади карьераларын ГУЛАГ тегермәненнән, сугыш афәтеннән могҗиза белән исән калган өлкән буын шагыйрьләренең 30лап китабын демонстратив рәвештә чүплеккә чыгарып яндырудан башлауларын бәян иткән иде. Гөнаһлы баштан, әллә соң кайчандыр көнебезне “Тыңлагыз, Казан сөйли” дип, татар моңы озатылышында башлаган затлы “Татарстан” радиобызның бай фондында сакланган чын җырчылар башкарган чын җырларыбыз язмаларын да кемнәрдер чүплектә яндырдылар микән дип уйлап куям. Тукай елында Заһидулла Яруллинның “Тукай маршы” язмасының да “һәр татарның йөрәгендә” булган радио тарафыннан бер тапкыр да әйләндерелмәве мине тәмам пошаманга салды. Әле дә ярый әдәбиятыбыз, мәдәниятебез, җырларыбыз хәле өчен борчылучы, үзләрен милләт хадиме, милләтпәрвәрләр дип тәкъдим итүчеләребез бетмәгән. “Голос” проектында җиңүчеләрнең берсе Эльмира Кәлимуллинаның интернетта татар эстрадасы хакында каравыл кычкыру кирәклеген искәртүе дә сабыр савытларын түгелдермәгәе...
Төп әдәби журналыбыз – “Казан утлары” да Рауль Мирхәйдәров атлы авторга бер ара туган телендә язучыларыбыз төшенә дә кермәгән әдәби мәйданнарда детектив романнарын бер-бер артлы дөньяга чыгару насыйп итте. Бу очракта журнал татарның шундый урыс телле язучысы барлыгын кат-кат искәртү максатын күздә тотты бугай. Бу башлангычны әнисе татар Чыңгыз Айтматовның ил, дөнья таныган җитди әдәби әсәрләренә юл биреп тә дәвам итеп булыр иде. Урыс телендә язучы Локман ага Закировның бер тын белән укыла торган җан тетрәткеч әдәби әсәрләрен дә туган телебездә яңгырату зарур тоела.
Озын сүзнең кыскасы, милләтебез басмаларында эшләүче мөхәррирләргә “прапорщик” дәрәҗәсе һич төс түгел, алар “генерал” булсыннар, “маршал” дәрәҗәсенә ирешсеннәр иде.