поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
27.01.2014 Бәйрәм

Премияләр яңгыры “Бердәмлек”кә дә эләкте

17 январьда Самараның “Ренессанс” кунакханәсендә “Губернатор призына журналистлар конкурсы”нда һәм Бөтенроссия Журналистлар берлегенең Самара бүлеге уздырган “Алтын каләм” конкурсында җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасы уздырылды.

Өлкә губернаторы Николай МЕРКУШКИН һәм Бөтенроссия Журналистлар берлегенең Самара бүлеге җитәкчесе Ирина ЦВЕТКОВА җиңүче журналистларга төрле дәрәҗәдәге дипломнар һәм премияләр тапшырдылар.

Өлкә журналистлары арасында унбишенче тапкыр уздырылучы “Алтын каләм” конкурсы һәм икенче “Губернатор призына журналистлар конкурсы” бергә уздырылды. Үткән елда губернатор конкурсында 195 кеше катнашкан булса, быел исә аларның саны 255кә җитте. Шулар арасыннан 96 иң лаеклы журналист лауреат исеменә лаек булды һәм беренче дәрәҗә диплом алучыларга - 100 мең сум, икенче урынга - 60 мең, өченче урынга 40 мең сум премия тапшырылды. Шулай ук хуплау премиясе дә бар иде. Аңа лаеклыларга 25 мең сум, ә шәхси батырлык премиясенә лаек булган ике журналистка 300әр мең сум акча алуга сертификат бирелде.

Тантана башында Николай Меркушкин регионыбызның социаль-икътисади үсеше юнә-лешләрен билгеләп үтте. Аның фикеренчә, губерна аэрокосмонавтика сәнәгате кластерын үстерергә тиеш. Бу юнәлештә эш башланган да инде. Мәсәлән, 28 декабрьдә Самарада җитеш-терелгән ракета космоска очырылган. Ул бөтендөнья базары көндәшләренә каршы торырлык сыйфатлы итеп ясалган һәм орбитага бик зур күләмдә йөк чыгара ала. “ЦСКБ-Прогресс” оешмасы авыр йөк ташучы икенче ракета өстендә эшли башлаган.

Губернатор автосәнәгать темасын да читләп узмады. АвтоВАЗга сыйфатлы автомобильләр җитештерергә күптән вакыт инде. Без конкурентлардан бик нык калышабыз, диде ул. Мәсәлән, үткән елда Кытайда җитештерелгән автомобильләр 30 процентка күбрәк сатылган булса, безнекеләр 13 процентка ким сатылган.

2014 ел регион икътисады өчен бик авыр булыр, дип көтелә. Николай Иванович фикеренчә, кризисны җиңү өчен хөкүмәт һәм эшмәкәрләр берләшергә тиеш. Журналистлар да өлкәбез үсешенә вакытында һәм дөреслеккә туры килерлек итеп язылган материаллары белән үз өлешләрен кертә алалар. Бүген җирле үзидарә турында материаллар көнүзәк темага әверелергә тиеш. “Чөнки тиздән җирле үзидарә өлкәсендә реформалар башланырга тора, - диде губернатор. - Шәхсән, дәүләт вәкаләтләренең бер өлеше регионнарга биреләчәк. Бу авыл һәм шәһәр районнарына да кагыла”.

Кереш сүздән соң губернатор әйдәп баручы журналистларны котлау тантанасына күчте. Лауреатлар арасында ВГТРК - "Самара", “Губерния”, “Терра”, “Скат” тележурналистлары, интернет-блогерлар, “Волжская коммуна”, “Самарское обозрение”, “Социальная газета” кебек зур тиражлы һәм абруйлы газеталар хәбәрчеләренең фамилияләре арасында минем дә, “Бердәмлек” газетасы хәбәрчесе Эльмира Шәвәлиеваның да, исеме яңгырады.

Губернатор Николай Меркушкин кулыннан “Репортер” номинациясендә өченче дәрәҗә диплом, роза чәчәкләре һәм премия алу күңелне күтәрә, эшкә дәрт-дәрман арттыра торган гамәл икән. Тыйнак эшемне күргәннәре өчен рәхмәтләр әйтеп сәхнәдән төшкәндә, күңелемдәге иң зур рәхмәтләр баш мөхәрриребез Рәфгать абый Әһлиуллинга әйтелмичә калды. Менә бүген, форсаттан файдаланып, “Бердәмлек” укучылары алдында шул рәхмәтләремне җиткерәм. Ул бит мине, үзгәртеп кору башланган елларда штатлар кыскартылу нәтиҗәсендә эшсез калган кешене, эшкә алган иде. Секретарь-машинистка булып бер ай гына эшләгәнмендер, ул миңа хәбәрче йөкләмәләре, ягъни мәкаләләр язуны тәкъдим итә башлады. Шулай акрынлап язу талантым ачылды. Ә Рәфгать абый язмаларымны һәрдаим кире кайтарып: “Эшләнеп бетмәгән, җиңел юл белән киткәнсең, фактларны тикшермәгәнсең...” - дип, кабат-кабат язмаларым өстендә эшләргә мәҗбүр итә иде. Ул әле дә шулай, һаман яхшыртырга, һаман матурлатырга, чистарак тел белән язарга өнди. Мөхәрриребез шундый булмаса, мин генә түгел, “Бердәмлек”тә эшләп киткән күп кенә хезмәттәшләребез дә үзләрендә язучы талантын ача алмаган булырлар иде. Рәхмәт сезгә, Рәфгать абый!

Ул да бу көнне Бөтенроссия Журналистлар берлегенең Самара бүлеге үткәргән “Алтын каләм” конкурсының “Милли мәсьәлә” номинациясендә премия белән бүләкләнде. Шулай ук “Парк Гагарина” интернет-портал хәбәрчесе Руслан Шәрипов та губернатор премиясен алу бәхетенә иреште.

Бу премияләр һәм дипломнар яңгыр кебек яуган көнне Европаның Журналистлар ассоциациясе вице-премьеры, Россия Журналистлар берлеге секретаре Надежда Ажгихина губернаторга пресса белән актив эшләгәне өчен Россия Журналистлар берлегенең дипломын тапшырды. Бу премия соңгы тапкыр ун ел элек бирелгән булган.

Губернатор журналистлар белән өстәл артында да күп аралашты. Ул “Бердәмлек”нең баш мөхәррире белән дә сөйләшеп торды. Ахырда Николай Иванович барыбызга да эшләгән эшләребез өчен рәхмәтләр әйтеп, яңа елда да уртак фикердә булып, Самара өлкәсе үсешенә бик күп файдалы өлеш кертүебезгә ышаныч белдерде.

Югарыдагы рәсемдә: Николай МЕРКУШКИН Эльмира ШӘВӘЛИЕВАга премия тапшыргач.



Губернатор администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Нәзиф ЕНАЛЕЕВ һәм Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН;


 


Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»