|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.02.2009 Шоу-бизнес
«КАДЕТСТВО» АКТЕРЫ… ТАТАР ДИСКОТЕКАСЫНДАМәскәү кинойолдызын татар дискотекасында күреп исем китте. “Кадетство” фильмында майор Василюкны уйнаучы Вадим Андреев “Чәк-чәк” дискотекасында йөри иде. Актер белән барып танышырга булдым, тик үч иткәндәй, чын исеме генә искә төшми. Әмма бу безнең аралашуга киртә булмады. Музыка туктап, сәхнәдә уеннар башлангач, актер янына киттем. – Исәнмесез, майор Василюк! Шулай дәшүемә гафу итегез, “Кадетство”дагы мәрхәмәтле укытучы абый минем хәтердә үз исемегезне күмеп киткән.
– Исәнмесез. Зыян юк, хәзер мине күпләр майор Василюк дип кабул итә.
– Сез бит чит ил актерларын да “русча сөйләттерәсез”. Тәрҗемә фильмнарны әйтүем. “Шрек”та ишәк булып сөйләвегез дә истә.
– Әйе, “Шрек”тан соң, ишәктән котыла алмый аптырадым. Режиссер да ачуы килгәндә “ишәк булма, зинһар,” дия иде. Ишәктән котылдым дигәндә генә “Василюк” тамгасы ябышты.
– Ә Казанга сезне нинди җилләр ташлады?
– Спектакль белән гострольгә килдем.
– Гастрольләргә еш йөрүегез гаиләгездә аңлашылмаучанлык тудырмыймы?
– Юк, киресенчә, янәшәдәге кешедән ял да итәргә кирәк. Тормыш иптәшем белән 28 ел бергә. Без бер-беребез өчен ир белән хатын гына түгел, ә яхшы дуслар да. Мөнәсәбәтләребез дә искитмәле.
– Бик яшьли өйләнгәнсез димәк?
– Институтта укыганда ук. Ул вакытта мин “Баламут”та төшә идем. 52 сум югары стипендия алып укысам да, акчаның җитешмәгән чагы. Беренче тапкыр съемка өчен 459 сум түләделәр. Балдаклар, костюм һәм “Славянский базар”да 25 кешелек зал алырга җитте ул акча.
– Балаларыгыз бармы?
– Улым Андрейга 28 яшь. Ул кино белән кызыксынмады. Аның үз бизнесы бар. Кеше җаны тарткан эш белән шөгыльләнергә тиеш.
– Актер эше җаныгыз теләгән эшме, әллә максатыгыз идеме?
– Максатым түгел, хыялым иде. Имтиханда борчылдым, тотлыктым, кызардым. Бер мәсәлне дә юньләп сөйләп чыга алмадым. Егетләр кирәк булганга гына алдылар мине. Калганын тормыш үзе өйрәтте.
– Рәхмәт.
P.S. Ә актер Вадим Андреев “Кадетство”да үзе уйнаган майор Василюктан әллә ни аерылмый да кебек тоелды миңа.
Автор фотосы.
Лилия КАДЫЙРОВА |
Иң күп укылган
|