|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.02.2009 Шоу-бизнес
ҖЫРЧЫ АЛСУНЫ ЭЗӘРЛЕКЛӘГӘН ЕГЕТ СУД КАРАРЫН КӨТӘҖырчы Алсуны эзәрлекләгән Юрий Латенконы психиатрлар кимендә 5 елга психиатрия хастаханәсенә ябарга куша. Алсуга һәм аның иҗатына үлеп гашыйк булган бу 31 яшьлек ир-егет инде өч елга якын Алсуга өйләнергә хыяллануы турында сөйләнеп йөрде һәм бернигә карамастан барыбер аны үземнеке итәчәкмен, дип янады. Матбугатта һәм хокук саклау органнарында маньяк дигән даны чыккан Юрийны узган елның 16 октябрендә кулга алдылар. Башта аның психик халәтен өч атна дәвамында Сербский исемендәге институт табиблары тикшерде һәм, нәтиҗәдә, параноидаль шизофрения, ягъни акыл саулыгын югалткан дигән диагноз куйды. Хәзер Юрий Латенко Мәскәү төрмәсендә суд карарын көтә. Мәҗбүри дәвалануга җибәрелмәгән очракта, җырчы кызга һәм аның гаиләсе иминлегенә, бигрәк тә әти-әнисе гомеренә янап хатлар язганы, Интернетта аларның тормышы турында ялган хәбәрләр таратканы өчен ул кимендә ике елга ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин иде. Беренче суд утырышы февральдә узды. Алсу мәнфәгатьләрен судта Россиянең мактаулы адвокаты Александр Островский яклый.
Интернет укучылар беләдер, Юрий Латенко үзен “Алсувед” дип атап, соңгы елда Интернеттагы шәхси сәхифәсендә Алсу турында бик күп “тузга язмаган” әйберләр язып торды. Мәсәлән, “Алсу кияүгә чыкмады, ә әтисе аны җанатарлары эзәрлекләвеннән сакларга теләп, ялган туй ясап, Ян Абрамовка кияүгә бирде...”, “Алсуның балалары юк...” дигән кебек сүзләр таратты, “Алсуга өйләнергә каршы килсәләр җырчының әти-әнисенең бугазларын чәйнәп өзәчәкмен”, дип янаулы хатлар юллады.
Юрий Латенко Киевта яши. Узган ел аны Мәскәүгә Андрей Малаховның телевизион тапшыруына чакыралар. Мәскәүгә ул әнисе белән килә, әмма тапшыруга барырга җитешми кала - милиция Алсуны тынычлыкта калдырмаучы җанатарны сак астына ала. Юрийны тоткарлауда Ян Абрамов та катнаша. Хокук саклаучылар кулына эләккәч, Юрий кесәсендәге Алсуга атап язган чираттагы янаулы хатын алып, чак кына чәйнәп йотарга өлгерми кала. Аның эчтәлеге җырчының гаиләсен янә куркыныч уйларга этәрә. Шуңа күрә дә судка кадәр үк егетне сак астында тотарга дигән карар чыгарыла. Юрийны Киевтан чакыртып алган Андрей Малахов исә Алсуның җанатарын бик жәлләве турында әйтә, аның хакта ул: “Юрий мәхәббәт корбаны булган”, - ди.
Юрийның әнисе дә улының Алсуга карата мәхәббәте ничек итеп җинаятькә барып җитүен аңлый алмый. “Минем улым бик тыныч хоклыклы кеше иде. 1999 елда “Зимный сон” җыры белән эстрада күгендә Алсу барлыкка килгәч, Юрий аңа чын-чынлап гашыйк булды. Әле дә аның бөтен җырларын яттан белә, гитарада уйнап җырлый”, - дип сөйли ул журналистларга.
--- |
Иң күп укылган
|