поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
27.01.2014 Икътисад

Исәнме, кризис!

Базар аналитиклары бүген кризис турында авыз тутырып сөйли. Иң популяр басмалар халыкны тәфсилләп, ләззәтләнеп, килеп туган авыр хәл, киләчәктә тагын да авыррак булачагы хакындагы фаразлар белән тиендерә. Кемнәрдер без яңа аяк бас­кан 2014 елның икътисадта салмак кына түбән төшү белән барачагын, кемнәрдер икътисадый, сәяси һәм социаль катастрофалар вәгъдә итә.

Элеккеге финанс министры Алексей Кудрин, мәсә­лән, алда торган елны яңа меңьеллыкның иң начар елы булыр дип фаразлый һәм халыкка тоз һәм шырпы запаслары булдырырга ки­ңәш итә, икътисадның моделен алыштырмыйча, финанс упкыныннан чыгып булмаячак дип тәкрарлый. Яңа икътисад моделе кирәклеге турында ләч­тит сатучы икътисадчылар хәзер җитәрлек, аның нинди булырга тиешлеген әйтүчесе генә юк. Кризисның төп сә­бәпләре контрольсез кәгазь акча басу һәм банк процентлары икәнен искә алсак, яңа модель алтын һәм көмеш акчага корылган һәм риба табышыннан башка булырга тиеш икәнлеге аңлашыла, тик бер генә аналитикның да йөрә­гендә моны танырга кыюлык җитми. Бөтен дөньяны үз кулларында тотучы финанс спекулянтлары үзлә­ренең җиңел табышларыннан баш тартырлар да иртәгә ниндидер яңа гадел икътисад моделе урнашыр дип хыялланырга ярамый, яңа сис­темалар гадәттә озак вакытлы кан коюлардан соң гына туа.

Тоз һәм шырпы кытлыгы гадәттә илдә нәкъ менә гражданнар сугышы булганда гына яисә куәтле тышкы агрессия очрагында гына барлыкка килә. 2014 елда эш боларга ук барып җитмәс һәм тоз белән шырпыны тынычлыкта калдырырга кирәк дип саныйм мин үзем. Дөрес, кискен социаль тетрәнүләр алдан кисә­теп кил­ми, кисәк кенә башлана да илнең сәяси картасын берничә көндә үзгәртеп тә ташлый. Без моны 1991-1992 еллар кисеш­кән мизгел­ләрдә бер кичердек, шуңа күрә кризис дип артык башны ташка орырлык итеп кайгырырга ярамый. Кризиска тыныч карарга тагын Сөләй­ман пәйгам­бәрнең йөзеге турындагы риваять тә ярдәм итә. Ул ри­ваятьнең берничә варианты бар. Берсен монда китерик. Тормышы бик нык авыраеп күңел­сез була башласа, ул кулындагы йөзегенә карап көлеп җибәрә торган булган, имеш. Тормышының шатлыклы һәм күтәренке мизгел­ләрендә тагын шул йөзеккә карап моң­суланып та китә торган булган диләр. Йөзеккә исә: “Барысы да үтә, монысы да үтәчәк”, – дип язылган икән. Йөрәкләрен менә шушы фәл­сәфә белән сугаручылар, кризис ничек кенә кискен булмасын, аның аша җиңел үтәчәк.

Минем үземнең акча янчыгым 2008-2009 елгы катастрофаны да сизмәде, яңа башланып килүче кризиска да бик әллә ни исе китмәс төсле, чөнки ул Хуҗа Насретдинның көче шикелле. Бервакыт урам­да картлар гәпләшеп утыра икән. “Яшь чактагы көчләр бетте инде ул, хәзер куәт калмады”, – дип уфтаналар ди. Ху­җа бер дә аптырап тормаган: “Минем куәтем нәкъ яшь чактагы шикелле”, – дип куйган. “Ничек?” – дип аптырашканнар картлар. “Без­нең капка тө­бендә зур таш ята. Мин аны яшь чакта да күтәрә алмый идем, хәзер дә кулымнан килми”, – дигән хуҗа. Әле дә күп кенә акча янчыклары телләр­дән төшмәгән кризисны әллә ни сизми. Эрерәк капиталы һәм малы булганнар гына финас давылы шартларында активларын ничек сак­ларга дип борчыла. Кемдер акчасына күчемсез милек­ алып калырга тырыша, кемдер алтын коелмалар ала, кемдер үзенә евро-доллар­лардан тор­ган “кәр­җин” булдырып мәшәкать­ләнә. Бу актив­лар­ның берсе дә ышанычлы түгел, әлбәттә. 2013 елда алтын бәясе төшү сәбәпле, Швейцария банкы 10 млрд долларлык югалту кичерде һәм акционерларына дивидендлар тү­ләүдән баш тартырга мәҗбүр булды. Көнбатышның кәгазь валюталары да бер түбән си­керә, бер югары омтыла, финанс катастрофасы башланса, алар белән ни буласын алдан әйтеп булмый.

Күчемсез милек базары – шулай ук кризис­ка бик сизгер индикатор. 2012 елның сен­тяб­рендә, әйтик, Казанда 2625 фатир сатылган, 2013 елның сентябрендә 1426 гына. Түбәнәю 46 процентка якын. Шуңа күрә инде аналитик­лар үткән сентябрьне күчем­сез милек базары өчен “кара сентябрь” дип тамгалап та өл­г­ер­де. Квадрат метр­ларга бәяләр исә ноя­брьдән башлап түбән тәгәрәргә тотынган: ноябрь­дә түбәнәю 0,3 процент кына булса, де­кабрь­дә инде 2,3 процент тәшкил итә. Кризис классик схема белән барса, түбәнәю проценты ике урынлы саннар белән исәплә­нә башлаячак. 2008-2009 елгы кризис мисалы моны ачык күрсәтә. 2008 елның июлендә Казанда квадрат метрның уртача бәясе 41641 сум булса, 2009 елның августына, ай саен салмак кына түбәнәеп, 35396 сумлык “төп”­не капшаган, ягъни түбәнәю бер ел эчендә 15 процентка якын булган. 2008 елгы финанс чоңгы­лыннан чыгу тиз булды, чөн­ки нефть бәясе тиз күтәрелде. Яңа аяк басып килүче кризисны исә барлык аналитик­лар да озак сроклы һәм төпкә төшү тирән булачак дип бәяли.

Европаның кис­кен кризис кичерә торган илләре – Грециядә, Болга­риядә бүген фатир бәяләре бөтенләй пүчтәк дәрәҗәдә, хәтта курорт шәһәрләрендә дә фатирны юнь бәягә сатып алырга мөмкин. Бу күзлектән караганда, фатир сатарга теләүчеләргә ашыгырга, ә алырга теләүче­ләргә берни­чә ай сабыр итәргә кирәк дигән сүз бу. Дөрес, инфляция тәгәрмәче ике, хәтта өч урынлы саннар белән әйләнә башласа, бәяләр түбән төш­мәячәк. Тик бу очракта инде сату да, алу да отышлы булмаячак.

Активларның, димәк, бер­­­се дә ышанычлы түгел. Бер генә ышанычлы һәм сак­ларга кирәк булган актив бар, ул – сәламәтлек. Шуңа күрә тартасыз икән, ташлагыз, аракылы-сыралы өстәл­ләр­дән читләшегез, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнегез. Стресс ки­чер­мәгез. Стресстан котылырга Хәсән әл Басри дигән мөселман галименең дүрт яшәү кагыйдәсе булыша. Монда шуның бар кеше өчен дә ярый торган икесен китерик. Тәкъдиргә ышанучы буларак, ул: “Минем ризыгым миннән башка беркемгә дә кермәячәк дип уйладым да, йөрәгем тынычланды. Минем эшлисе эшемне миннән башка берәү дә эшләмәячәк дип уйладым да, үз эшем белән мәшгуль булдым”, – ди. Стресска каршы гына түгел, кризиска каршы да бик яхшы рецепт булыр иде бу, әгәр кабул итсәләр. 

Авыр көннәр килер дип, акча туплыйсызмы?

Россиядә һәр өченче кеше, алай-болай булмагае дип, акчасын җыеп бара. Кешеләрнең күпчелеге 243 мең сумнан азрак сумманы акчага да санамый икән, “кара” көннәр килсә, алар белән котылып калып булмый, диләр. Туп­ланган акча 45 яшьтән өлкән кешеләрдә генә бар, алар сораштыруда катнашучыларның 54 процентын тәшкил итә. Халыкның 62 процентының “кара” көнгә дип җыеп куйган акчасы юк. Андыйларның күпчелеге – яшьләр. Һәр өченче кеше (39 процент) ерак киләчәк турында түгел, ә тиздән алыначак әйбер өчен генә акчасын җыеп бара. Күпчелек фатир яки йорт сатып алыр өчен акча туп­лый (25 процент), картлык көненә, дөнья хәлен белеп булмый дип акча туплаучылар – 28 процент. Акчасын болай гына җыеп баручылар да бар, алар 25 процентны тәшкил итә. 6 процент акча җыймый, “бу – кирәксез эш” дип белдергән. Дөнья хәлен, чыннан да, белеп булмый, ә сез акча туплыйсызмы?

Ратмир АХИЯРОВ, рәс­сам, дизайнер:


– Акчаны җыяр һәм аны акыл белән тотар өчен кимендә яһүд булып туарга кирәктер. Татарга килгәндә, кесәдә биш сум акча булса да, без – курыкмыйча йорт сала башлап, аны җиренә җиткерә торган халык. Үземә килгәндә, әллә ни зур запасларым юк, шулай да алай болай була калса, һәрвакыт 100 мең сум тирәсе акчам була. Ир-егет кесәсендә акча булырга тиеш. Икенче кызым туганга кадәр дә бераз тупланган капитал бар иде, хәзер су кебек ага да бетә. Байлык туплау турындагы китапларда, үзен финанс яктан азмы-күпме ышанычлы тойсын өчен, кешенең 3-6 айлык хезмәт хакы күләмендә запас акчасы булырга тиеш дип язылган. Мин бу ка­гый­дәне истә тотарга тырышам, ләкин чынбарлыкның – үз ка­гый­дәләре.

Илназ КАДЫЙРОВ, чәч­тараш:


– Бик җыяр идем дә, бу­рычлар күп, фатир өчен кредит түлисе бар, эшләп алган акча шунда керә дә бетә. Минем кебек яшәүчеләр байтак. Үзе­мә эшләгәч, хезмәт хакын көн дә алып барам, ә безнең акча клиентларга бәйле. Күп булса, ярыйсы гына эшләп була, клиентлар аз була икән, кесә ягы такыр дигән сүз. Керем төрлечә була, ләкин шулай да айга 40 мең сум эшләргә тырышам. Акчаны машина сатып алыр яки үз салонымны ачар өчен җыяр идем. Ләкин заманнар әллә нинди, акчаны җыю куркыныч. Бу илдә төрле­се булды бит, гомер буена бил бөгеп, эшләгән акчалары янган кешеләр күз алдыбызда!

Илдар БАЯЗИТОВ, “Яр­дәм” мәчете имамы:


– Акча туплаганым юк. Без­нең эштә һәрвакыт акча җитми, шуңа тапкан малны мәхәллә ихтыяҗларына кулланабыз. Ислам да комарлыкны яратмый, Коръән Кәримдә дә бу турыда сүрә бар. Кайбер кеше балалары, хатынына саранланып, аларның тормышларын кайгыртмыйча, банк­ларда акчасын саклый. Бу бер дә дөрес түгел.

Равилә ШӘЙДУЛЛИНА, эшмәкәр:


– Татарлар – сакчыл мил­ләт. Мине әти-әни һәрвакыт ке­сәңдә акча булсын дип өйрәт­те. Бүген ашарга теләгән ризы­гыңны ашамасаң ашама, ләкин иртәгәсе көнең тыныч булсын өчен, кесәңдә акча тот! Шуңа күрә акчаны туздырып бете­рү яклы түгелмен. Бүген акчаң бар, ә иртәгә, Аллам сакласын, чирләп китсәң, ни булыр? Кешегә барып ялынасымы? Юк, бу минем яшәү принцибы түгел. Бүген белән яшә­гән ке­шеләрне аңламыйм. Яшь чакта эшләп, туплаган акчама кооператив фатир сатып алган идем, иремнең дә туй ясарлык запасы булды. Үзем акчаны тупламыйм, тапкан малны бизнесны үстерер өчен кулланам.


Рәшит ФӘТХРАХМАНОВ
Ватаным Татарстан
№ 11 | 25.01.2014
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»