поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
24.01.2014 Җәмгыять

Рафаэль Сәхабиев: «Мәхәббәт бар ул!»

Разил абый Вәлиев бүләк итеп биргән икән – Татарстанның халык артисты Рафаэль Сәхабиев җырлары тупланган дискның тузан җыеп ятканы юк. Җанга якын моңлы җыр тыңлыйсы килүгә, шундук әлеге дискка үреләм. Әлбәттә, мин Рафаэль абыйның М.Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театрындагы Дж.Россининың «Севильский цирюльник»тагы Фигаросын, П.Чайковскийның «Евгений Онегин»ындагы Онегинын, Н.Җиһановның «Алтынчәч»ендәге Ханын, Ә.Бакировның «Тукай» операсындагы Тукаен күргәнем булмады. Әмма аның җанга сары май булып яткан баритоны алай да миңа якын, тансык...

Рафаэль абый белән күрешеп сөйләшүгә сәбәп исә, әлбәттә, «Күңел тәрәзәсе» булды. Бүгенгесе көндә эшчәнлеген Опера һәм балет театрында, шулай ук Н.Җиһанов исемендәге консерваториядә педагог буларак дәвам итүче Рафаэль абыйның күңел түрендәге кадерле ядкярләре яшеренгән «чорма»га күз салу иде ният.

Кадрлар кадере

Сүз алай да иң әүвәл җыр сәнгатеннән башлана – Рафаэль абыйның җыр сәнгатенә килгән елларын, сәхнә югарылыгы белән бүгенге заманның сәнгатькә карашын чагыштырсаң, җир белән күк арасы шул:

– Без укыган, эшкә кергән вакытлар сәнгатьнең алтын чоры булган икән, – ди Рафаэль абый да. – Сәнгать кадере булган заманда яшәгәнбез. Шул ук Опера театры турында сүз йөрткәндә генә дә, безнең чорда, консерваторияне тәмамлауга, рәхәтләнеп опера театрына эшкә кала ала идек. Үзебезнең әзерлекле кадрлар икәнебезне тойдык, кадрларны кадерли беләләр иде. Ул безгә кадәр эшләгән олпат шәхесләр өчен дә шулай булган, без – сугыштан соң туган буын өчен дә шулай, яшьләргә яшел ут иде. Әмма минус яклары да булмаган түгел: мисалга, мин хәзерге чорда эшләгән булсам, камиллеккә омтылу дигән нәрсәне күбрәк тоеп, үз көчемне күбрәк сынап караган булыр идем, бәлки. Безнең чорда конкурс, көч сынашу дигән нәрсәләр бик аз иде. Бар булганы да Мәскәү һәм Ленинград белән бәйле булды. Хәзер әнә, тавышың гына булсын – җир шарының кай төбәгенә генә барып үз көчеңне сынап карый алмыйсың. Безнең чорның плюсы исә – җырчылар күп түгел иде. Хәзер бит, кая төкерсәң дә – җырчы дигәндәй. Теге уку йорты да, бусы да җырчыларны мөһерләп кенә тора.

Җырчылар күп – тавышы булганнар гына сирәк. Мин аны Казанны гына гаепләп әйтүем түгел, Мәскәүдә дә шул ук хәл: тавышсыз җырчылар кояш астында җылы урын даулау белән мәшгуль.

– Кояш барыбер иң-иңнәре – тавышы, таланты булганнарына гына җылы урын бирер әле дип ышаныйк.
..

– Менә бүген иртән генә телевизорны ачтым: тирләп-пешеп икәү җырлый, ну юк инде тавышлары! Мин бик күп җырчы булуына да каршы түгел – булсыннар алар, әмма аларны тәрбияләүче үз мәктәпләре, җырлау ысулларына өйрәтүчеләре булсын. Менә Мәскәүдә «Голос» дигән конкурс узды – бар бит бездә көчле җырчылар! Үзебезнең Динә Гариповабыз горурлыгыбызга әйләнде, быел Кузнецова дигән җырчы барлыкка килде. Сөенечле фал! Бездә дә шундый ук сынаулар уздырып карарга, шунда җиңеп чыкканнарны үстерә белергә кирәк. Дөрес, анда-санда бездә дә уза андый бәйгеләр, әмма аларда да шул ук бер үк кешеләр, үз тирәсендәге җырчылар бөтерелә. Бер дә консерваториядә белем бирүчеләргә басым ясамыйлар – минем, шәхсән, андый бер конкурс жюриена да барганым юк.

Башта хәрби, аннан – шофер, аннан – баянчы...

– 1951 ел. Түбән Кама районының Шәңгәлче авылында укытучылар гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга туган Рафаэль кечкенәдән җырчы булам дип үскән идеме?


– Юк, уемда да булмады! Кечкенә чакта хәрби кеше булу турында хыялландым. Армиядән кайтканнарның погоннарын алып, шуны үземнең бишмәткә тегеп йөрүләрне хәтерлим әле. Имеш, үскәч, мин бары тик хәрби кеше генә булам, хәрби кием генә киям. Бераз үсә төшкәч, ул хыял үзгәрә төште – шофер буласым килә башлады. Чүп түгә торган кәрзинне велосипедка әйләндереп бәйләп, «грузовик» ясауларым истә. Ә инде шактый калкулангач, Марс Макаров иҗатына үлеп гашыйк булдым. Мич арасына кереп, чыбыклы радиодан исем китеп аның уйнавын, музыкаль спектакльләр тыңларга ярата идем. Шунда хыял белән тәгаенләдем – үскәч, бары тик баянчы булачакмын.

– Булмагансыз ич...


– Булмадым шул. 1967 елда Әлмәт музыка училищесына баянчылар курсына бардык та, бик күп кеше килгәнен күреп, без монда барыбер керә алмаячакбыз инде, дип, иптәш малай белән борылып кайтып киттек. Шул вакытта анда консультант булып эшләүче Ильяс Шәрипов дигән кешегә соңыннан, рәхмәт алмавыгызга, дип әйттем дә әле – әгәр шул вакытта баянчылар бүлегенә кергән булсам, аннан чыкмаган да булыр идем.

– Ә баянга мәхәббәт каян килгән – өйдә уйнаучы булдымы?


– Әтием Әхәт саратский гармунда, тальянда уйный иде. Гармунга мәхәббәт дигәннәре йогышлы бит ул, гомумән, иҗатка тартылу кебек үк. Әти-әнием укытучылар булса да (әнкәй – рус теле, җыр, әти география, тарих укытты), бик матур җырлыйлар, бер мәҗлестән дә аларны җырлатмыйча җибәрми торганнар иде. Мин дә алардан, апам Рәмзиләдән, абыйларым Әнәс, Ансар, Рафистан күреп, кечкенәдән җыр-моңга тартылдым, тальян, баянда уйнарга өйрәндем. Энекәшем Равил дә бездән ерак китмәде.

– Биш малай, бер кыз – гаиләдә әти-әниегезгә артык иркәләнеп-назланып утырырга вакыт тәтемәгәндер?


– Юк, шәхсән үземне иркә булып үстем дип исәплим. Шуклык-шаянлык та ташып ашкан иде анысы... Әткәй белән әнкәйнең укытучыларның еллык җәйге конференциясенә китүләре аеруча искә кереп калган. Бөтен шаярышулар шул вакыт белән бәйле кебек. Ул вакытларда безне алып калган әбигә Алла ярдәм биргәндер инде... Әмма зурдан кубып, этлекләр эшләп үстек дип әйтә алмыйм. Безгә бервакытта да бармак белән дә чиртмәгән әти-әнинең кырыс бер генә җөмләсе булды: «Бөтен авыл диярлек безнең укучылар, безнең йөзгә кызыллык китермәссездер, шәт».

«Синең белән сөйләшмим башка!»

– Хәрби кеше, машина йөртүче, баянчы булу хыяллары... Җырчы булырга теләп консерваториягә укырга керү ничек килеп чыкты?


– Әлмәттән баянчылар алырга тиешле бүлеккә кереп тә карый алмыйча кайтып киткәч, урта мәктәпне тәмамладым. Аннан ПТУга укырга кердем, үзешчән сәнгатькә тартылып, хорга йөри башладым. Шул вакытта Түбән Камада музыка училищесы ачылды. Мин ул вакытта хорга йөреп чыныгу, «синең тавышың бар» дигән бәяләмә алган егет идем. Училище турында әнкәй әйтте. Шундый училище ачылган икән, кереп карамыйсыңмы, янәсе. Тәвәккәлләдем һәм укырга да кердем.

– Анда озак тоткарланмагансыз гына.


– Бер елдан Казанга – консерваториягә укырга кердем шул. Аның сәбәбе – мине армия сафларына алу куркынычы бар иде. Югары уку йортында укыганнарны алмыйлар, мин дә шуңа югары уку йорты студенты булып куйдым. Язмышымны Казан белән бәйләдем, Мөслим Магомаевы булган тармакта хезмәт куя башладым.

– Нигә нәкъ менә Мөслим Магомаев?


– Мөслим Магомаев кебек башка җырчы юк. Мин дус булып йөргәннәрнең берәрсе Магомайга чак кына кыек сүз тидерә башласа да: «Синең белән сөйләшмим башка!» – дип борылып китәм. Ул арабызда булмаса да, әлегәчә аннан да көчлерәк җырчы юк! Аны бөтен дөнья белә – чит илгә командировкаларга барганда аның дискын сорыйлар иде. Магомаевның китеп баруын бик авыр кичердем, елап та алдым. Оныгым Нариман ул чакта үксеп-үксеп елады – ул да Магомайны тыңлап үсте, аның конкурсында Гран-при алды бит.

– Нариман яшендә чагыгызда авылдан чыгып китеп, Казанны җыр сәнгате аша яулый башлавыгызны әти-әниегез ничек кабул иткән иде соң, Рафаэль абый?


– Алар сәнгать юлын сайлавыма бик сөенде. Шулай берчак әнкәйгә шактый гына вакыт бүлнистә ятарга туры килгән иде. Ул шунда да минем турыда мәкаләләр чыккан «Азат хатын» журналын кыстырып алып барган иде. Гомумән, алар өчен иң мөһиме эстетик югарылык иде. Әткәй дә риза-бәхил булды. Тарих, әдәбият, сәнгать – алар өчен гомер-гомергә иң югары өч баскыч булып кала бирде.

«Пүчтәк җырлар заманы»

– Рафаэль абый, Сезнең беренче гастролегез турында беләсем килә: толыпларга төренеп, кышкы юлдан атта юыртып булдымы ул?


– 1974 елда опера һәм балет театрында стажер булып эшли башладым. Шул елны җәен Зифа Басыйрова төркеме белән бер айга гастрольгә Әгерҗе районына чыгып киттек. Анда Илһам Шакиров чорындагы толыплар-чаналар юк, безнең вакытка «Кубань» автобусы чыккан иде. Трактор арбаларында да йөрештердек, әмма безгә кадәрге олпат артистлар кебек үк «чаналы» юллар күрмәдек – җиңел чорга туры килдек.

– Халык мәхәббәтен яулау җиңел бирелдеме?


– Халык мине яратты дип әйтә алмыйм – бәлки, яратмагандыр да. Классик сәнгать көндәлек эшем булды, эстрадага да бармак аша карамадым кебек. Чын ышану белән сәнгатьне яратып эшләдем. Опера театрына халык йөрмәгән вакытларны да күрергә, ул чакларда да күңелне төшермичә эшләргә өйрәндем. Дөресен генә әйткәндә, бездә – опера сәнгатендә хезмәт итүчеләр кебек җырчылар беркайда да юк бит ул. Мәскәүне генә ал – анда классик классик булып кала, ул эстрадага керми. Ә бездә күпме универсаль дәрәҗәдәге профессиональ җырчылар бар! Шул ук Зилә, Венералар – алар бит эстраданы да, операны да параллель рәвештә югары кимәлдә алып бара белә. Шәхсән мин бүгенгесе көндә опера театрында ярты ставкада солист, консерваториядә педагог-доцент буларак кына эшлим, җырлаганым юк диярлек. Ә болай күбрәк эстрада җырларын алып барырга тырышам – шуларны башкарасы килә.

– Иҗат дөньясы болай да бик четерекле тармак – гаделсезлекләр белән очрашып, иҗади кризис кичергәнегез булдымы?


– Иҗади кризис булганы юк. Әмма гаделсезлекләрне күреп үпкәләүләр булгандыр. Хәзер менә өлкән буын җырчыларга игътибар юк диярлек – шулай ук күңел күтәрелә торган фал түгел. Әнә Мәскәүнең «Голубой огонек»ларына карагыз – нинди генә ретро җырчылар килми дә, кемгә генә игътибар күрсәтмиләр алар. Ә бездә телевизорны ача торган түгел: һаман шул бер үк йөзләр, гел яшьләр, бер үк тармак кешеләре. Иҗатта да безнең чор өчен күңел төшенкелеге чоры – кинәнеп эшлисе килә. Җырлыйм, дисәң, җыр язарлык композиторлары юк – өч тиенлек җыр башкарыр яшьтә түгел бит инде мин. Җыр күтәреп киләләр ул, тыңлап карыйм да: «Җырың пүчтәк», – дип, турысын әйтеп борып җибәрәм. Иҗат бит ул очсызлану яисә актуальлегеңне югалтмас өчен генә кеше каршында бөтерелү дигән сүз түгел, ул киңрәк һәм югарырак төшенчә булырга тиеш. Һәрхәлдә, минем өчен шулай.

Аерылышу юньле әйбер түгел

– Рафаэль абый, Сез ике тапкыр гаилә корган кеше – бу иҗади кешенең еш гашыйк булу галәмәте белән бәйлеме?


– Мәскәү җырчылары мактанып сөйли бит: биш тапкыр өйләндем, дүрт тапкыр кияүгә чыктым, янәсе. Мин андыйларга: «Хайван икәнсең», – дип бәя бирәм. Гаилә кору бер булырга тиеш! Аерылышуның юньле әйбер булмаганы турында дини китапларда да әйтелә – ул һәр як өчен четерекле, авыр хәл. Анда бит балалар зыян күрә: бала өчен әти-әнисенең аерылышуы – фаҗига. Минем беренче гаиләмнән китүдә гаебем юк – беренче хатыным Лалә үзенә икенче кеше сайлады... Ә болай мин гаиләмне иртәрәк кордым кебек – 22 яшемдә гаилә башлыгы идем инде. Үземнән ике яшькә кече кунак кызына күзем төште дә аралаша башладык. Гаилә буларак 14 еллап яшәдек: ике улыбыз – Таһир белән Илдар туды. Гаиләм таркалгач, үземнән 12 яшькә кече чибәр кыз – Эльвирага өйләндем. Бүген кызыбыз Камиләгә 21 яшь.

– Белүемчә, сез – ике гаилә аралашып яшисез?


– Вакыт узгач, үпкәләр басылгач, Лалә белән дуслаштык. Вакытында миңа үпкәләгән улларым да үсеп җиткәч: «Без синең гаепсез икәнеңне аңладык, әти», – дигән сүзне әйтте. Хәзер гаиләләребез белән аралашып яшибез, кунакка килеп йөриләр. Лалә белән Эльвира үзара телефоннан да сөйләшеп торалар, ул яктан бар да тәртип. Эльвира гомумән бик акыллы, зирәк хатын-кыз була белде – бервакытта да арага көнләшү хисе кертмәде. Улларым да Камилә белән аралашып яши.

– Еллар узу белән, мәхәббәт дигән кыйммәт тоныкланамы ул, Рафаэль абый, гомумән, ул хис бар дип исәплисезме?


– Мәхәббәт бар ул! Яшь вакыттагысы кайнаррак буладыр анысы: чибәр кешегә күз төшү, гашыйк булу, аннан соң шул кешенең эчке кичереш-дөньясы матур икән, хис ныгу, шул тойгының сагыну-ияләнүгә әверелүе – ул кадерле мәхәббәт баскычлары. Мәхәббәт дигәннәренең җиңел узганнары да була, әмма тирән сеңгәннәре дә бар. Бөек кешеләр дә: «Мәхәббәт бар ул!» – дип язгач, ул хис бар инде! Чын мәхәббәт ир-ат тормышында берәү генә булмый һәм ул бер генә булмаска да тиеш! Гомер буена берәү генә булса, яшәп тә торасы юк ич инде. Никадәр яшисең – шулкадәр яратырга тиешсең. Әмма Сезнең сүзгә дә мөһер сукмыйча булмый: яшь барган саен, ул хис үзгәрә, балаларга, оныкларга күчә.

– Әмма иҗат кешесе өчен гашыйк булмыйча яшәү мөмкин дә түгелдер?

– Мин чәчелеп йөри торган кеше түгел – артист гашыйк булырга тиеш, әмма ул кемнеңдер язмышы белән уйнау дигәнне аңлатмый. Матурлыкны күрә беләм, сокланам, илһам алам һәм үз гаиләмнең кадерен, кыйммәтен аңлыйм. Бүгенге бәхетем минем өчен бик кадерле. Өлкәнәя-өлкәнәя ул тойгы арта гына – шуңадырмы, әлегә бу матур дөньяны ташлап китәсе дә килми... 


Гөлнара ҖӘЛИЛОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»