поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
24.01.2014 Мәдәният

«Кадерле кадр» сәхифәсендә Марс Макаров

Эстрадада эшләгәндә композитор һәм виртуоз музыкант Марс Макаров хакында минем шактый күп көлкеле дә, кызыклы да тарихлар ишеткәнем бар иде. Ул тарихлардан аңлашылганча, башкаларга хас булмаган гадәт-кыланмышлар иясе булган Макаров.

Башка артистлар ашауга тотып бетергән «суточный» акчасына Польшадан тәгәрмәчле чемоданны тутырып китаплар алып кайту тарихы үзе генә ни тора. Китап дигәннән, Марс абый үзе дә язуга һәвәс. Аның шигырьләренә шагыйрь Ркаил Зәйдулла менә нинди бәя бирә: «Шигырьләрне композитор, моң иясе язганы күренеп тора – алар төзек ритм белән язылган, үз аһәңнәре бар. Теле саф, чишмә кебек челтерәп тора. Иң мөһиме – шигырьләр ясалма түгел, көчәнеп язылмаганнар. Алар самими, ихлас».

Бу арада шактый еш кунакка килде ул безнең редакциягә. Үзе язган мәзәкләрне дә алып килде. Аларны шушы ук санда, мәзәкләр битендә укый алырсыз. Бу сәхифә өчен алып килгән фотолары да, үзенең әйтүе буенча, әлегә матбугатта күренмәгән. Еллар тузаны кунган ул рәсемнәрдә күпме олпат шәхесләр, тарих.



1

 1-2. «Элекке Биләр, хәзерге Нурлат районының Чурабатыр авылында тудым. Миңа ундүрт яшь тулгач, гаиләбез Казанга күченде. Мәктәптән соң Казан музыка училищесына – баян классына укырга кердем. Диплом алуга Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә эшкә җибәрделәр. Студент вакытта ук баян өчен аранжировкалар, җырлар яза башладым. Хәсән Туфан сүзләренә язылган «Киек казлар» җыры –иң беренче җырым. Ул 1964 елда язылды. Бу фотолар бик кадерле миңа. Беренчесендә мин пианинода уйныйм. Икенче фотода Хәсән ага Туфан, ул минем пианино уйнаганны тыңлый. Әйткән сүзләре дә хәтердә әле: «Пианино тавышы өйдә уйнаганда матуррак чыга икән...» 1966 елгы фото».



3.«1968 елда Хельсинкида төшерелгән фото. Татарстаннан килгән бер төркем сәнгать әһелләре: Илһам Шакиров, Рөстәм Яхин, Айрат Арсланов, Хельсинки университетының төрки телләр галиме Гумәр Таһир, мин, Венера Шәрипова һәм Марат Әхмәтов Финляндия Президенты Урхо Кекконен белән очрашу алдыннан».
 



4.«Арчаның тимер юл вокзалында төшкән фото. Заһид Хәбибуллинның иҗат кичәсен уздырырга килүебез. Фотода мин, җырчылар Наҗия Теркулова, Эмиль Җәләлетдинов, композитор Заһид Хәбибуллин. 1969 ел».
 



5.«1980 ел. Фрунзе шәһәрендә яшәүче милләттәшләребез алдында чыгыш ясыйбыз. Әлфия Авзалованың иң популяр чагы. Баянчы егет – мин булам. Хәзер ул шәһәрнең исеме дә үзгә, Бишкәк дип атала. Элек без иңләп-буйлап йөргән җирләргә хәзер җиңел генә чыгып та булмый».
 



6.«Троицк шәһәрендә композитор Сара Садыйковага багышланган кичә узгач төшкән бу фотода да күпме газиз кешеләр. Сулдан уңга: Троицк шәһәрендә яшәүче милләттәшләребез, мин, Вакыйф Вәлиев, Фәхри Насретдинов, Сара Садыйкова, Захар Штейнберг, Мәхмүт Хөсәен, Җәвәһирә Сәләхова, Руслан Дәминов. 1981 ел».
 



7.«Гаиләм. Җәмәгатем Фирдания, кызым Иделия. Кызыбыз Казанда эстрадада бераз эшләп алгач, Америкага китте. Берничә ел инде Майами шәһәрендә яши. Кияүгә чыкты. Эше, зур йортлары, материаль яктан безгә дә булышу мөмкинлеге бар. Хатыным Фирдания пенсиягә чыккач озак эшләмәде. Иделия: «Әни, ял ит, мин бит сезгә ярдәм итә алам», – дигәч, эштән китте. Бу фото күптәннән, кызыбыз читкә киткәнче үк төшерелгән».
 



8.«Иҗат юлымда очраган шәхесләр хакында китап язу хыялын да тормышка ашырдым мин. 2011 елда менә шушы китап дөнья күрде. Китапка Хәсән Туфан, Александр Ключарёв, Хәйдәр Бигичев, Мәсгуть Имашев, Айрат Арсланов, Гали Ильясов Һәм башка бик күп атаклы сәнгать кешеләре хакында очерклар, истәлекләр тупланган».

«Салих Сәйдәшев белән Мансур Мозаффаровтан кала барлык классик композиторлар белән аралаштым һәм һәрчак аларның ярдәмен тоеп яшәдем. Татарстан радиосына рәхмәтлемен. Бик күп сандагы язмаларым хәзер дә радио фондында саклана», – ди Марс абый. Сакланадыр. Тик ешрак яңгырасын да иде алар. Чикерткә сикерткән көйләр белән шыплап тулган эфирларда яхшы музыка да яңгырарга тиештер, ләбаса.  


Земфира ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА
Сәхнә
№ 1 |
Сәхнә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»