поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
17.02.2009 Хатлар

АВЫЛНЫ ОНЫТМАГЫЗ!

18 гыйнварда ТНВ каналыннан "Мәдәният дөньясы" тапшыруын карадым. Тапшыру халык җырларына багышланган иде. Туры эфирдагы фикер алышуда катнашу өчен телефон номерын да тәкъдим иттеләр. Әмма күпме генә чылтыратсам да телефонны алучы булмады. Алмагач, нигә телефон номеры күрсәтәләр?! Түбәндәге фикер-тәкъдимнәремне шул "Мәдәният дөньясы"на әйтмәкче идем. Элемтәгә керә алмагач, "Т.Я."га язарга булдым.

Атналык программада "Татар халык җырлары" дип язылган булса, без, Рафаэль Ильясов, Таһир Якупов, Искәндәр Биктаһиров, Гөлзада Сафиуллина, Хәйдәр Бегичев, Вафирә Гыйззәтуллина кебек  җырчыларны күрергә өметләнеп торабыз.  Филармониядә 500ләп җырчы исәпләнәләр. Чиратлаштырып күрсәтсәләр,  елга бер булса да ишетер идек. Бу – минем беренче тәкъдимем.

 

Икенчесе. Күпчелек җырчылар җырлаганда ни сүзләре  аңлашылмый. Аларны  синтезатор тавышы күмеп китә. Ә җырчылар,  шул  форсаттан файдаланып, җырлыйсы урынга шамакайланып биеп торалар. Халык моңнарын башкарганда гармун-баян файдаланылса иде. Без бит Фәйзулла Туишев, Фәйзи Биккинин, баянчылар Рокыя Ибраһимова, Мохтар Әхмәдиев, Рәис Сафиуллин, Ганс Сәйфуллиннарның саф гармун тавышларын, әсәрләнеп тыңлап, җырның эчтәлеге турында уйланырга мәҗбүр була идек.

 

Өченче тәкъдимем. Һәр төбәкнең атказанган артистларга тиң җырчылары бар. Мәсәлән, Лениногорск районы Сарабиккол  авылында яшәүче Төхфәтуллина Фатыйманы "Сарабиккол Флера Сөләймановасы" дип йөртәләр.  Чирмешән районы Иске Үтәмеш авылында яшәүче Вильданова Фәтхыя апаны  "Үтәмеш Венера Ганиевасы", Урманасты Үтәмештә яшәүче укытучы Җәмилә Абушаеваны  "Урманасты Әлфия Афзаловасы"  диләр иде. Андыйлар күп. Шундыйларны яздырып, ТНВдан күрсәтсәләр, авылның гына түгел, телевидениенең дә  абруе артыр иде.

 

Дүртенче тәкъдимем. Нәфис сүз осталары чыгышын күрсәткәләсәләр яхшы булыр. Элек артистлар авылга да киләләр иде. Алар арасындагы тыйнак (бөек дип аңлагыз) нәфис сүз осталары образы җуелмас булып күңелгә  уелып калган. Әзәл Яһудин, Фәйзи Йосыпов, Айрат Арслановлар туган телебезнең байлыгын, матурлыгын югары осталык белән күрсәтәләр иде, тамашачының игътибарын язучылар, шагыйрьләр иҗатына юнәлтәләр иде.

 

Йомгаклап шуны әйтәсем килә – "Мәдәният дөньясы"н чыгаручылар авылны да онытмасыннар иде. Үлеп бара бит мәдәният авыл җирендә.

 


Рәхимә ХӘБИБУЛЛИНА, Лениногорск, Сарабиккол
Татарстан яшьләре
№ 18 | 10.02.2009
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»